16+

"Халык контроле" Казандагы дару бәяләрен тикшерергә чыкты

Бүген кайбер даруханәчеләр тынычлану өчен үзләре дә дару эчәрлек хәлгә җиткәндер. Ник дигәндә, "Бердәм Россия" партиясенең "Халык контроле" чарасы кысаларында проектның Татарстандагы бүлек җитәкчесе, Дәүләт Советы депутаты Ксения Владимирова белән бергә журналистлар Казандагы дару бәяләрен тикшерергә чыкты. Россия хөкүмәте 2014 елның 30 декабрендә социаль әһәмиятле препаратлар исемлеген раслап, анда җитештерүченең...

Бүген кайбер даруханәчеләр тынычлану өчен үзләре дә дару эчәрлек хәлгә җиткәндер. Ник дигәндә, "Бердәм Россия" партиясенең "Халык контроле" чарасы кысаларында проектның Татарстандагы бүлек җитәкчесе, Дәүләт Советы депутаты Ксения Владимирова белән бергә журналистлар Казандагы дару бәяләрен тикшерергә чыкты.

Россия хөкүмәте 2014 елның 30 декабрендә социаль әһәмиятле препаратлар исемлеген раслап, анда җитештерүченең даруны ничә сумнан арттырмыйча сатарга тиешлеге күрсәтелгән. Даруханәләр куйган өстәмә бәя исә 30 проценттан да артырга тиеш түгел. Исемлектә 800 препарат булса да, тикшерү өчен халык иң еш куллана торган 26сы сайлап алынды.

Беренче даруханәгә бер көтү журналист килеп кергәч, шунда эшләүчеләр гаҗәпкә калды. Биш минуттан даруханә мөдире дә килеп җитте. Аның белән бергә Ксения Владимирова 26 даруның бәясен язып алды.

Шунысы гаҗәп, күршедәге даруханә ишегендә безне "Даруханә техник сәбәпләр аркасында 15.20 сәгатькә кадәр эшләми" дигән язу каршы алды.

Өченче даруханә хезмәткәрләре дә, билгеле, ипи-тоз белән басып тормады. "Безне әле күптән түгел генә прокуратура тикшереп китте бит", - дип, канәгатьсезлек белдерде даруханәче. Шулай да Ксения Владимирова үз эшен башкарып чыкты. Беренче даруханә белән чагыштырганда, өченчесендә кайбер препаратларның бәясе дүрт тапкырга югарырак булуы ачыкланды.

"Халык контроле" вәкилләре язып алган дару хаклары Татарстан прокуратурасы белән Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстадагы идарәсенә җибәреләчәк.

Язманы тулы килеш "Шәһри Казан"ның киләсе санында укыгыз.

"Халык контроле" Казан даруханәләренә рейдка чыкты (ВИДЕО - 1 бүлек)

"Халык контроле" Казан даруханәләренә рейдка чыкты (ВИДЕО - 2 бүлек)

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading