16+

Ир-ат ничә тапкыр әти була ала?

Интернетта Голландия кешесе Джон Мейерның 600 дән артык баласы бар дигән мәгълүмат чыкты. Ир-егеткә хәзер 42 яшь. Беренче тапкыр ул 2007 елда донор буларак спермасын тапшырган. Рәсми мәгълүматлар буенча, Мейерның 550 баласы бар, әмма аларның саны 1 меңнән дә артык булуы ихтимал икән. Күптән түгел генә суд донор әфәндене алга таба да сперма тапшырудан тыйган. 

Ир-ат ничә тапкыр әти була ала?

Интернетта Голландия кешесе Джон Мейерның 600 дән артык баласы бар дигән мәгълүмат чыкты. Ир-егеткә хәзер 42 яшь. Беренче тапкыр ул 2007 елда донор буларак спермасын тапшырган. Рәсми мәгълүматлар буенча, Мейерның 550 баласы бар, әмма аларның саны 1 меңнән дә артык булуы ихтимал икән. Күптән түгел генә суд донор әфәндене алга таба да сперма тапшырудан тыйган. 

Уролог-андролог, медицина фәннәре докторы, профессор Михаил Корякин сүзләренчә, әгәр сәламәтлеге идеаль булса, ир-ат ел дәвамында 120 генетик материал порциясе тапшыра ала. “Теоретик яктан карасак, сексуаль активлык чорында (16 яшьтән 80 яшькә кадәр) ир-атның 7680 баласы дөньяга килергә мөмкин. Әлбәттә һәр материал порциясе 100 процент үсеш алу шарты белән. Әмма чынлыкта мондый хәл булганы юк әле”, - ди табиб. 

Билгеле булганча, балага узу хатын-кыз сәламәтлегенә генә түгел, ир-атныкына да нык бәйле. Кызганычка, ир-атларның репродуктивлык сәләтенең билгеләрен тыштан гына белеп булмый, моның өчен тикшеренүләр уздырырга кирәк. Беренче чиратта спермограмманы тикшертергә. Бу анализ ярдәмендә репродуктив функциягә тәэсир итә торган күрсәткечләрне өйрәнәләр. 

Спермограмма сыйфаты начараю берничә факторга бәйле. Бу дөрес тукланмау, начар гадәтләр, яшәү рәвеше булырга мөмкин. Шулай ук күкәй күзәнәк аталанганчы булачак әти организмында кирәкле витаминнар һәм микроэлементлар булу да шарт.

Әгәр дә бер генә күкәй күзәнәк аталана икән, күп күләмдә сәламәт сперматозоидлар нәрсәгә кирәк соң дигән сорау туа. Берсе генә җитмимени? Юк икән шул. 1 мл спермада 20 млн сперматозоидтан да азрак икән (ягъни, 40 млн тирәсе күзәнәк), хатын-кыз табигый юл белән балага уза алмаска мөмкин. Шулай ук моңа спермаларның хәрәкәтчәнлеге, формасы, ни кадәр озак яшәве дә йогынты ясый. 

Сперма барлыкка килү тышкы факторларга нык бәйле булганлыктан, эякулят сыйфатын яхшырту өчен ир-ат кулыннан килгәннең барысын да эшләргә тиеш.

Мисалга, яшәү рәвешен үзгәртергә: стресс күләмен мөмкин кадәр киметергә, артык авырлыктан котылырга, хроник инфекцияләрен дәваларга, начар гадәтләрдән арынырга һ.б. 

Җенес күзәнәкләре барлыкка килүдә икенче мөһим фактор ул –  “төзелеш материаллары” сыйфаты. Ягъни, туклану, витаминнар кабул итү, тиешле күләмдә калорияләр һ.б. 

Витаминнарга килгәндә, аларны йөккә узганчы 3-6 ай эчәргә. Бу хатын-кызларга да, булачак әтиләргә дә кагыла. Бигрәк тә 35 яшьтән узган ир-атларга организмнарын витаминнар белән баету мөһим. 

Әгәр дә сездә түбәндәге билгеләр бар икән, витаминнарны әти булырга әзерләнүче ирләр генә түгел, профилактик чара буларак та эчәргә киңәш ителә. 
Пеләшләнү билгеләре булса; тәнегездә озак төзәлә торган яралар —организмга цинк җитмәүне аңлата. 
Селен аз булу простатит һәм иммунитет төшүгә китерә. 

Хроник арыганлык билгеләре булса; озак авырудан соң тернәкләнә алмасагыз; олигоспермия, астеноспермия булганда; эрекция начар, ә эякуляция тиз булса шулай ук витаминнар эчәргә киңәш ителә.

Фото: freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading