16+

Косметолог Эльвира Кулик хатын-кызларга үз киңәшләрен бирә

Яз җитү белән йөз тиресе үзгәрә: корый, кубаклана, төссезләнә. Еш кына моңа һава торышының үзгәрүе, витаминнар җитмәү сәбәпче була. Көндәлек тормышта бит тиресен ничек карарга, матур булып калу өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында косметолог Эльвира Куликтан киңәш сорадык.

Косметолог Эльвира Кулик хатын-кызларга үз киңәшләрен бирә

Яз җитү белән йөз тиресе үзгәрә: корый, кубаклана, төссезләнә. Еш кына моңа һава торышының үзгәрүе, витаминнар җитмәү сәбәпче була. Көндәлек тормышта бит тиресен ничек карарга, матур булып калу өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында косметолог Эльвира Куликтан киңәш сорадык.

- Көндәлек тормышта бит тиресен карау кагыйдәләре турында сөйләп китмәссезме?

- Гомумән, тирене карау өч этаптан тора: чистарту, дымландыру һәм тукландыру. Атнага бер тапкыр гоммаж, йомшак пилинг яисә скраб белән тирене чистартырга - еш кулланырга ярамый, чөнки тире корырга мөмкин. Башка көннәрне гель, лосьон, молочколар кулланырга. Бит тиресе майлы булганнарга гельләр, ә коры булганнарга молочко кулланырга киңәш ителә. Битне сабын белән юарга ярамый, чөнки сабын шулай ук бит тиресен корыта.

Икенче этап - тирене дымландыру. Моның өчен җиңел кремнар, сыворотка, битлекләр кулланыла. Аларның составында гиалурон кислотасы, сөт кислотасы, җиләк-җимеш кислотасы, коллаген һәм пантенол булырга тиеш.

Киләсе этап - тирене тукландыру. Моның өчен составында протеиннар, липидлар булган кремнар, битлекләр кулланыла.

- Көндезге һәм төнге кремнар бар дибез. Аларның аермасы нәрсәдә?

- Гомумән, көндезге крем битне дымландыру өчен, ә төнгесе тукландыру өчен эшләнелә. Әмма һәркемдә дә икесе дә булырга тиеш дигән сүз түгел. Берсен генә алып, көненә ике тапкыр куллансаң да була, зур аерма юк. Битне дымландыруны көндез, урамга чыгар алдыннан сәгать ярым алдан эшләргә, ә менә тукландыра торган кремнарны кич белән йокларга ике сәгать кала сыларга кирәк.

- Нинди халык ысулларыннан файдаланырга киңәш итәр идегез?

- Битне юу мәсьәләсенә тукталып китәсем килә. Аны краннан ага торган су белән юарга киңәш ителми, чөнки кран суында катнашмалар күп. Cу чистартылган булса яхшы. Шулай ук битне эрегән су, яшел чәй, юкә яисә ромашка төнәтмәләре белән юарга мөмкин. Юкә төнәтмәсе коры бит тиресе, ромашка төнәтмәсе ялкынсынган бит тиресе өчен файдалы. Иртән йөзне боз кисәге дә уятып җибәрә. Шәхсән үзем тониклар яратам. Алар бит тиресен бик яхшы чистарта. Әйтик, кран суы белән битегезне юдыгыз ди. Аннан соң тоник белән чистартып алсагыз, кран суының пычрагыннан да арыначаксыз.

- Өй шартларында ясала торган берәр файдалы битлек тә тәкъдим итсәгез...

-Тиренең су-липид балансын көйләү өчен майлы битлек тәкъдим итәм. Моның өчен бер аш кашыгы каймакка ярты бал кашыгы нинди дә булса май кушарга кирәк (көнбагыш, зәйтүн, миндаль, абрикос майлары). Шуны биткә сыларга һәм 20-25 минут тотарга. Шуннан соң, калган майны сөртеп алып, битне юарга.

- Битне ничә яшьтән карый башларга?

- Бит тиресе белән бәйле проблемалар күпчелек очракта яшүсмер вакытта башлана. Бу гормоннар белән бәйле. Проблемалардан арыну өчен кирәкле дәвалау билгелибез, еш кына битне карау шул яшүсмер вакыттан башлана да инде.

- Бит тиресе сәламәт булуга тышкы факторлар гына тәэсир итмидер. Тагын нәрсә мөһим?

- Әлбәттә, тирегә тыштан гына тәэсир итү зур нәтиҗә бирми. Матур күренү өчен витаминнар кулланырга, көненә 1,5-2 литр тирәсе газсыз чиста су, соклар, яшел чәй эчәргә кирәк. Күбрәк җиләк-җимеш ашау, саф һавада йөрү сорала. Моннан кала, яхшы йокы һәм күтәренке кәефнең әһәмияте зур. Шуны әйтәсе килә: кеше, аеруча хатын-кыз үзен карарга тиеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading