16+

Кырылабыз ич... Аборт ясатуны тыяргамы, әллә юкмы?

Хатын-кызларны аборт ясамаска күндерергә кирәк! Сәламәтлек саклау министры вазифасына йөкләнгән Марсель Миңнуллинның Чаллы шәһәрендә сәламәтлекне саклау эшчәнлеге йомгаклары буенча үткәрелгән медицина советында җиткергән әлеге фикере киң җәмәгатьчелекне берникадәр гаҗәпкә дә калдырды. 

Кырылабыз ич... Аборт ясатуны тыяргамы, әллә юкмы?

Хатын-кызларны аборт ясамаска күндерергә кирәк! Сәламәтлек саклау министры вазифасына йөкләнгән Марсель Миңнуллинның Чаллы шәһәрендә сәламәтлекне саклау эшчәнлеге йомгаклары буенча үткәрелгән медицина советында җиткергән әлеге фикере киң җәмәгатьчелекне берникадәр гаҗәпкә дә калдырды. 

Уталмаган басу түгел
Киресенчә, гөлләр тәрбиясе биреп эшкәртелгән тармак. Моңа кадәрге елларга күз салсаң да эшнең тукталганы юк. Табиблар болай да яңа гомерне саклап калу яклы, югары җитәкчелек тә сыртын кабарткан демография мәсьәләсен төрлечә хәл итәргә омтыла. Бәби табучы хатын-кызларга матди ярдәм белән сугарылган программалар гына да ничаклы. Ләкин моңа да карамастан абортлар барыбер ясала. Шулай да, Татарстанда ул узган ел белән чагыштырганда 4,9 процентка кимегән. Боз кузгалган, димәк. 

Соңгы елларда абортларның заманча ысулы популярлашты – йөклелекне дарулар ярдәмендә өзәләр. Анысы да зыянлы, ләкин башкалары белән чагыштырганда отышлырак, ди белгечләр. Йөклелек 6-8 атна чагында табиб биргән ике төймә даруны бер-бер артлы эчкәч тә кайчак ахыры хәтәр – дарулар көче белән ясалма тулгак барлыкка килә дә организмнан яралгы этеп чыгарылганнан соң кан китәргә мөмкин. 

– Аборт дип сүз кузгаткан йөкле хатын-кыз белән бездән соң өстәмә психологлар да сөйләшә. Тынлык вакыты да бирәбез, күпчелегенең фикере үзгәреп килә. Күндерергә көч җитеп бетмәсә генә, кайбер очракларда медицина күрсәтмәләре белән дарулы абортка килеп “ялганабыз”. Йөклелек өзелгәч тә хатын-кызны 15 көнләп тикшерәбез әле. Һәр эшнең ахыры бар, менә шунысы аянычлы булмасын иде, – ди Казанның 7нче шәһәр хастаханәсенең акушерлык һәм гинекология буенча баш табиб урынбасары Татьяна Шиһабетдинова. 

Табиблар әлеге даруларны даруханәләрдә сатылмый дип ышандырсалар да, интернет кибетләренең иркенләп сату итүе сагайта. Хатын-кызның йөклелекне өзәргә карар итүе – бер, ә монысы икенче бәла. Ахырын уйламыйча, теге заманның орчык ярдәмендә яшерен бала төшерүенә тиң гамәл. Менә кайда ул борчуга салган тагын бер “чуан”. 

Чуаны “юан” да...
Марсель әфәнде менә шул “чуан”ның үлек җыярга керешүеннан сагая кебек. Һәрхәлдә, безгә шулай тоела. Ни дисәң дә аек акыл һәм саклык белән эш итәргә кирәк. Борынгылар әйтмешли, талны бөгәбез дип, сындырып куюбыз бар. Ә вазгытьтә “түмгәк”ләр җитәрлек. Сөртендеңме бетте. 

Дистә елдан бирле абортларга кагылышлы бер үк бәхәс куба, тик чишелешсез кала. Нигәме? Бөтен ягын да уйлап җиткермәгәнлектән... Хәтерегездәме, Мәскәү һәм Бөтенроссия патриархы Кирил абортларны тыю петициясен имзалаган иде. Нияте дә изгеләрдән, шау-шу да зурдан купты, тик яклау тапмады. Чөнки, абортларны мәҗбүри медицина иминиятләштерүе системасыннан төшерүне таләп итүе, эшне әнә теге “чуанга” китереп ялгый иде. Абортлар өчен бушлай бирелгән акчаны дәүләт кулыннан алу – түләүле хастаханәләргә юл ача. Тегеләренә бер дигән бизнес. Ә ярлы ябага кая бара? 

Гаилә институтын ныгыту җәһәтендә яшьләргә туры юл күрсәтеп, рухи-әхлакый кыйммәтләрне җиткерү мөһимлеген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да хуплаган иде, ә ике ай элек кенә чиркәү әһелләренең кияүдәге хатыннарга ирләренең язмача рөхсәтеннән башка аборт ясауны тыярга дигән фикерен ул ишетмәмешкә салышты. 

Патриархның таләбе саллы: бала ялын озынайту, абортларны рекламалаган һәм абротны рөхсәтсез ясаган очракта җавапка тартуларын сорый. Тик моның өчен җәмгыятьне әүвәл сүтеп, системасын яңадан җыярга кирәкмиме икән? Чиратта социаль бүленеш; яшьләрнең никах белән генә яшәүгә күнүләре. Аннан ир белән бала атасы дигән төшенчәләр дә икесе нәрсә бит әле, канун алдындагы вазифалары икесенең ике төрле. Йөкле хатын-кызга кемнең кемлеген дәлилләгәнче, ягъни ДНК ясатып, суд заллары аша үткәнче... 

Абортлар вакыты чикле, соңлап ясалган 22 атналыгына өлгергәндә дә яралгы инде 500 грамм авырлык җыярга өлгерә. Кеше булып җитешкән җанны, социаль һәм медицина күрсәтмәләре булмаганда, табиблар да саклап калырга тырыша. Мәгәр халыкта фикерләр төрле. Күпләр каршы, ә менә чиркәү әһелләренең фикерен хуплаучылар да бар.

– “Россия Федерациясендә гражданнарның сәламәтлеген саклау нигезләре турында”гы Федераль канунның 56нчы маддәсе 1нче пунктында йөклелекне ясалма рәвештә өзү хатын-кызның ризалыгы белән генә үз теләгеннән чыгып эшләнә диелә. Чиркәү әһелләренең тәкъдиме Дәүләт Думасына ук килеп ирешмәсә дә, кызыклы бит. Әйе, баланың әтисе җәһәтендә кыенлыклар туарга да мөмкин, чөнки күп гаиләләр никахларын рәсмиләштерми. Әгәр дә гаилә ЗАГСта теркәлмәгән икән, ир ЗАГСка барып баланың әтисе икәнлегенә гариза язса, канун буенча ул баласының әтисе булып санала. Гаилә рәсми теркәлсә, ир автомат рәвештә бала әтисе булып языла. Чиркәү әһелләренең тәкъдиме белән әйтеп үтелгән пунктка, ирнең яисә әтисенең ризалыгы белән ише өстәмәләр кертүдә кыенлыклар юк. Гаилә кодексында бала тәрбияләүдә, ягъни баланы үстерү, укыту, аралашу җәһәтендә ир белән хатынның хокуклары, бурычлары бертигез икән, әлеге кодексының гомуми нигезләмәсе ягыннан чыгып фикер йөрткәндә, абортка ир кешешенең дә ризалыгы мөһим бит. Нишләп хәзер генә уйланалар икән? Юрист буларак минем өчен дә кызык бу. Гаилә кодексында гаиләне планлаштыру турында да сүз бар. Димәк, йөклелекне өзү җәһәтендә дә, мантыйкый фикер йөрткәндә, ике яктан ризалык кирәк, минемчә, – ди юрист Җәлил Мостафин. 

Кырылабыз ич...
Белгечләр фаразлавынча, демографияне җайга салу өчен бүген һәр гаиләнең ким дигәндә 4 бала табуы шарт. Кул кушырып утырсак, 2035 елга кадәр ел саен 21 мең кешегә кимеп барачакбыз, диләр. 

Хәер, бу хәл бер Россияне генә борчымый. Американың кайбер штатларында да бала төшерү тыелган. Польша да абортларга карата кискен таләпләр керткән – хатын-кыз саулыгына зыян килсә генә хатын-кызга көмәнен төшерергә рөхсәт бирелә. Ә Россиядә әлегә бала төшерү ниятендә “иркенлек”. 

Хатын-кызларны аборт ясатудан тыелырга өндәп, баласын табарга күндерү мөмкин эшме? Җәмгыятьнең социаль хәленә күз салсак икеләндерә билгеле. Ләкин бит тарихта моннан да кыенрак еллар булган – нәкъ менә җитмәүчәнлек тинтерәткәндә, ачлык интектергәндә, абортлар тыелганга хатын-кыз бала тапкан. Чарасызлыктан. Элеккеге еллардагы чарасызлык үзе аерым мәсьәлә, ә бүген бу сүз бөтенләй башка мәгънәгә ия. Ни өченме? 

Кыен хәлдә, авырлык үзәгендә калган хатын-кызларны бүген канат астына алучы ярдәм үзәкләре бар. Казандагы “Умиление” балаларны һәм гаиләне яклау үзәге әнә шундыйлардан. 

– Узган ел Татарстанда кыен хәлдә калган 690 хатын-кызга безнең тарафтан ярдәм күрсәтелде. Аларның 553е нәкъ менә хатын-кызлар консультациясе аша мөрәҗәгать иткән иде. 69 йөкле хатын-кызны аборт ясатмаска күндерә алдык, аның 11е балигъ булмаган яшьтәгеләр иде бит. Без комплекслы эш алып барабыз. Табиблар катнашында семинарлар үткәрәбез, укытабыз. Чөнки хатын-кыз йөкле икәнлеген беренче табиб теленнән ишетә, димәк, дөрес итеп әйтү дә табибтан тора. Безнең җәмгыятьтә олырак буыннан күчкәндерме, гаиләдә ике бала бар икән, шул җитте дигән эчке бер кагыйдә яши. Өченче балага узгач, хатын-кызларның куркып кала. Дәүләтнең бушлай җир кишәрлеге бирү ише ярдәмен дә кирәксенми. Чөнки аның каян бирәселәре суга сәнәк беән язылган, ышанычы юк. Бу вакытта үгетләргә керешсәң ул сине ишетми, һәр сүзеңне кире кага. Шуңа да аның эчке дөньясын дөресләү, тормышка карашын үзгәртер өчен тирәнтен эш алып барырга кирәк. Бүген бер генә хастаханәдә дә йөкле хатын-кызлар белән психологлар сөйләшми торып, аборт ясалмый. Монысы да абортларны кисәтүдә зур эш. Аннары безнең үзәк хатын-кызларга бала тудыру йортына кирәкле әйберләр алырга да булыша, йөклелек чоры дәвамында гуманитар ярдәм дә күрсәтә. Февраль аенда яңа проектка керештек. Бала тудыру йортыннан чыкканнан соң хатын-кыз тагын бер сына, ягъни арый. Андыйларга без социаль бала караучылар билгелибез. Ягъни, өйләренә барып балаларын да карыйлар, хуҗалык эшләренә дә булышалар. Ә хатын-кыз шул арада көч туплый, тормышка берегә. Ныгып киткәч, ул үзе дә бирешми. Чынлыкта бит хатын-кызны балага узгач та: “Мин арыдым, башка түзәрлек хәлем юк” – дигән уй аборт юлына бора, – ди үзәкнең вице-президенты Аида Фиогбе. 

Министрның сүзләрен хуплаган үзәккә бүген 500ләп гаилә сыенган. Димәк, үгет-нәсыйхәтнең көче зур... Яңарган иске сүзне ил белән күтәреп алсалар да зыяны юк. 

фото: https://ru.freepik.com/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading