Диспансер элек ничек иде дә хәзер ничек? Бу сорауга 90 яшьлек Барый Габдрахимовтан да (рәсемдә) нигезлерәк итеп җавап бирүче башка булмас иде. Чөнки ул - үзе шушы диспансерны төзеткән, шунда 45 ел эшләп, лаеклы ялга киткән кеше. Беренче баш табиб ягъни. Гөнаһ шомлыгына каршы, авыру аны да аямаган.
- Мин төзеп чыкканда, бу тартма гына иде. Шулай да кешеләрне салып дәваладык инде. Һәр палатада нибары бактериягә каршы лампалар гына бар иде. Шул... Ә хәзер биредәге уңайлыкларны санап бетерә торган түгел. Дәвалау бөтенләй яңача хәзер. Палатада да менә шул гына җитми дип әйтергә юк. Суыткычы бар, душы бар, - дип тезеп китә Барый ага.
Юбиляр коллектив
«Татнефть» ачык акционерлык җәмгыяте һәм Әлмәт шәһәренең медсанчастена юл алабыз. Шунысын да әйтергә кирәк, коллектив быел медсанчастьның 60 еллыгын билгеләп үтә. «Татнефть»нең төбәк медицина диагностика үзәге - Европа дәрәҗәсендәге югары технологияле медицина учреждениясе. Биредә бик катлаулы югары технологияле операцияләр уңышлы башкарыла. Эре медицина үзәкләренең һәм Россия фәнни институтларының әйдәп баручы белгечләре юкка гына бирегә тәҗрибә уртаклашырга җыелмый. Чөнки чын-чынлап медицинаның иң катлаулы тармакларының берсе булган кардиохирургия өлкәсендәге казанышлар тартып китерә аларны. Медсанчасть бүгенге көндә йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүчеләргә ярдәм күрсәтү буенча специальләшүче төбәк дәвалау-диагностика үзәге булып тора. Соңгы биш елда гына да әлеге юнәлештәге операцияләр саны биш тапкырга арткан. Ягъни 2008 елда шундый 57 операция ясалган булса, быел исә 250 операция ясау планлаштырыла. Югары медицина технологияләре үзәге ачылганнан соң мәшһүр академик, кардиохирург Ренат Акчурин да еш була Әлмәттә. Һәр килүендә осталык дәресләре уздыра. Медсанчастьта йөрәккә ясалган 500нче (2012 ел), 1000нче (2014) операцияләрне ясауда да катнаша ул. Беренче гибрид операция дә аның катнашында уза. Нефтьчеләр белән тыгыз элемтәнең тагын бер чагылышы: Татарстанның көньяк-көнчыгышында кардиохирургияне үстерүдәге биниһая хезмәтләре өчен, 2012 елдан «Татнефть»нең мактаулы нефтьчесе исемен дә йөртә табиб.
Комментарийлар