16+

Ничек 100гә җитәргә?

Хәзер, медицина алга киткән заманда, кешенең гомерен озайтырга мөмкин, ди белгечләр. Вакытында тиешле анализларны тапшырып, сәламәтлегеңне тикшертеп торсаң, күп кенә авыруларны вакытында ачыклап дәваларга, һәм хәтта 100 яшькә кадәр яшәргә була, имеш. Бию гомерне озайта Сания Габидуллинага 68 яшь, шуңа да карамастан, кызлар кебек әле ул, күз тимәсен үзенә. 40...

Ничек 100гә җитәргә?

Хәзер, медицина алга киткән заманда, кешенең гомерен озайтырга мөмкин, ди белгечләр. Вакытында тиешле анализларны тапшырып, сәламәтлегеңне тикшертеп торсаң, күп кенә авыруларны вакытында ачыклап дәваларга, һәм хәтта 100 яшькә кадәр яшәргә була, имеш. Бию гомерне озайта Сания Габидуллинага 68 яшь, шуңа да карамастан, кызлар кебек әле ул, күз тимәсен үзенә. 40...

Хәзер, медицина алга киткән заманда, кешенең гомерен озайтырга мөмкин, ди белгечләр. Вакытында тиешле анализларны тапшырып, сәламәтлегеңне тикшертеп торсаң, күп кенә авыруларны вакытында ачыклап дәваларга, һәм хәтта 100 яшькә кадәр яшәргә була, имеш.
Бию гомерне озайта
Сания Габидуллинага 68 яшь, шуңа да карамастан, кызлар кебек әле ул, күз тимәсен үзенә. 40 елдан артык педиатр булып эшләүче Сания ханым үзенең яшәү кагыйдәсен булдырган. Беренчесе - ул һәр көнне кичке сәгать уннан да калмыйча йок­ларга ята. Икенчесе - дөрес туклану гомер озынлыгына тәэсир итә дип саный. Сания апа беркайчан да майлы, кыздырган ит ашамый. Кыздырылган теләсә нинди ризык ул - яман шеш, ди Сания ханым. Шулай ук баллы тәм-томнардан, яңа пешкән камыр ризыкларыннан да тыелып тора. Макарон, консерв, ысланган әй­берләр ашамый. Кичке 7дән соң бөтенләй ашамаска тырыша. Иртә белән ач карынга 1 стакан чиста су эчә, аннары 30 минут‑1 сәгатьтән соң гына иртәнге ашка утыра.
- Гомумән, көне буена 1,5-2 литр су эчәргә кирәк, мин, гадәттә, чиста суны суыткычта катырам да, икенче көнне, җылынгач, эчәм, кешенең һәр күзәнәге су белән туклана. Күп ашау да организм өчен авыр. Шуңа да һәр нәрсәне бер стакан порциясендә генә ашарга кирәк. Өченче кагыйдә - физкультура белән шөгыльләнү. Фитнеска йөрү мәҗбүри түгел, музыка кабызып куясың да рәхәтләнеп бии­сең. Иртән 10‑15 минут буе зарядка ясау файдалы, кеше гел хәрәкәтләнергә тиеш. Ярты гомерем җәяү йөреп узды минем, - ди Сания ханым.
Тагын бер мөһим нәрсә: стресс - кешенең иң явыз дошманы. Борчылулардан мөмкин кадәр качарга кирәк, ди әңгәмәдәшем. Күп кеше юк‑барга хафалана, чыгырыннан чыга, кыскасы, үзен‑үзе бетерә. Болар барысы да кешенең гомер озынлыгын кыскарта.
Кичке унда йокларга ятарга кирәк
Медицина профилактикасы республика үзәгендә гигиена буенча табиб Роза Алимова, кешенең гомер озынлыгы яшәү сыйфатыннан тора, ди.
- Бу күп факторларга бәйле. Моңа нәселдәнлек, сәламәт яшәү рәвеше алып бару, туклану, кешенең эмоциональ халәте, холкы, тиешенчә ял итү дә керә. Әйтик, кеше көненә 7‑8 сәгать йокларга тиеш. Шунысы да мөһим, нәкъ менә 22.00дән 1.00гә кадәр булган йокы иң кирәклесе, организмны тулысынча ял иттерә торганы булып санала. 50 процент очракта гомер озынлыгы сәламәт яшәү рәвеше алып баруга бәйле. Моны галимнәр дә раслады. Депрессия дә гомер озынлыгына тәэсир итә. Кәеф булмау, хәлсезлек, күңел төшенкелеге ике атнадан артыграк күзәтелә икән, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Кайчан, нәрсә?
Төрле яшьләрдә үтәргә тиешле мөһим тикшеренүләр
30-40 яшь
Сидек тапшыру
Кандагы шикәрне, холестеринны тикшертү (шикәр - 3,3-5,5 милли моль норма, холестерин 5 милли мольдән артмаска тиеш)
Хатын-кызларга: 3 елга бер тапкыр цитологик мазок тапшыру
Флюорография
50 яшьтән соң
Хатын-кызларга: маммолог (ике елга бер тапкыр) күкрәктә төерләр абайласагыз, табибка иртәрәк барырга
Ир-атларга: урологка барырга
- бит тиресен ай саен күзәтеп торырга (төсе үзгәрмәгәнме, миңнәр барлыкка килмәгәнме)
- Күзне тикшертү. (ике елга бер тапкыр)
- ишетү сәләтен тикшертү (елга бер тапкыр)
- эндокринологка барырга, кандагы гормон дәрәҗәсен тикшертергә
- колоноскопия ясату, зарлар булмаса, алга таба эчәкләрне ун елга бер тикшертсәң дә җитә.
Йөзем ашау файдалы
Салих МӨБАРӘКОВ, Казан, 99 яшь:
- 8 балалы ишле гаиләдә үстем. Кечкенәдән тегүчелек белән шөгыльләндем. Оныгым Азаматның хатыны Лариса иртә белән уянган вакытыма боткалар пешереп куя, кадер-хөрмәттә, тәрбиядә яшим, шөкер. Озак яшәүнең сере: эчмәдем, тартмадым, шук, шаян кеше идем. Кызларыма пәлтәләргә кадәр тегеп кидерә идем, 100 яшемә дә яңа костюм тегәргә әле исәп.
Зәйнәп ИБРАҺИМОВА, Апас, Сатламыш авы­лы,101 яшь:
- Гомерем буе колхозда эшләдем, каенана, каенатам бик сабыр, акыллы кешеләр иде, тормыш иптәшем белән дә тату яшәдек, балаларым тәртипле булдылар. Тыныч тормыш гомерне озайта. 100 яшьлек юбилеема район башлыгы ак шәл бүләк иткән иде, шул шәлгә туры килгән пәлтә кирәк инде хәзер. Догаларны гел кабатлап торам, алайса онытыла, йөрмәсәм дә, яхшы ишетәм, күрәм әле, Аллага шөкер. Барыгызга да йөзем җимеше ашарга киңәш итәм, ул хәтерне дә яхшырта, сәламәтлеккә дә файдалы.
Кадерниса ШӘФИГУЛЛИНА, Әлмәт, Салкын Алан авылы, 108 яшь (оныгы Фир­дәвес ярдәме белән сөйли):
- Июльдә, исән булсам, 109 яшь тула инде. 4 яшемнән әти-әнисез калдым. Мине асрамага алган хуҗалар бик яхшы кешеләр булды, кыерсытмадылар. Ирем сугыштан кайтмады, ике баламны ялгызым үстердем. Озак еллар балалар йортында эшләдем. Үлә алмыйм менә. Ходай Тәгалә шундый озын гомер насыйп иткәндер, күрәсең. Ярдәменнән ташламасын инде!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading