16+

Пациентның канәгать булуы мөһим: Казанда медицинаның дәрәҗәсен арттыру турында сөйләштеләр

Казанда узган халыкара конференциядә медицинада идарә итү сыйфаты: хезмәт күрсәтүнең дәрәҗәсен арттыру, яңа алымнар куллану, башка ил тәҗрибәсен куллану турында сөйләштеләр. - Идарә итү өлкәсенә яңа инструментларын кертүдә Казан үзенчәлек­ле мәйданчык булып тора. Табиб һәм аның эше пациентны һәрвакыт канәгатьләндерергә тиеш - без шуңа омтылабыз. Сыйфатны үлчәп була. Аның дәрәҗәсен...

Казанда узган халыкара конференциядә медицинада идарә итү сыйфаты: хезмәт күрсәтүнең дәрәҗәсен арттыру, яңа алымнар куллану, башка ил тәҗрибәсен куллану турында сөйләштеләр.
- Идарә итү өлкәсенә яңа инструментларын кертүдә Казан үзенчәлек­ле мәйданчык булып тора. Табиб һәм аның эше пациентны һәрвакыт канәгатьләндерергә тиеш - без шуңа омтылабыз. Сыйфатны үлчәп була. Аның дәрәҗәсен үстерүдә медицина учреждениеләре җитәкчеләренең генә түгел, табибларның, шәфкать туташларының да роле зур, - диде сәламәтлек саклау министры Адел Вафин.
Чит ил тәҗрибәсенә килгәндә, медицина өлкәсендә тәртип ягыннан Швеция аерылып тора. Бу илдә халык түли торган салым күләме Россия­дәгедән күпкә югарырак, әмма медицина ярдәме күпчелек очракта түләүсез. Бары тик кайбер очракларда гына өстәмә түләү каралган һәм ул елына 200 евродан да артмый. Швециянең Россиядәге сәүдә һәм инвестиция советының сәламәтлек саклау проектлары җитәкчесе Елена Каплиева сүзләренә караганда, сәламәтлек саклау өлкәсендә идарә итүнең сыйфаты күпме акча бүлеп бирелүенә генә карамый. Әйтик, АКШ һәм Евросоюз белән чагыштырганда, Швеция сәламәтлек саклау өлкәсенә азрак акча бүлеп бирә, әмма идарә итү сыйфаты буенча аларны уздыра.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading