16+

Россиянең баш санитар табибы республиканы нәрсә өчен шелтәләде?

2015 елда Казанда узган Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты Роспотребнадзор хезмәткәрләре өчен аеруча зур сынау булган. Ведомствоның 364 белгече 146 спорт корылмасында кизү торган, аэропортта 61 мең кешене тикшергән, кагыйдә бозулар табылу аркасында, өч мең тонна ризык юк ителгән, сыйфатны раслый торган документы булмаган, яраклылык вакыты чыккан алты мең...

Россиянең баш санитар табибы республиканы нәрсә өчен шелтәләде?

2015 елда Казанда узган Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты Роспотребнадзор хезмәткәрләре өчен аеруча зур сынау булган. Ведомствоның 364 белгече 146 спорт корылмасында кизү торган, аэропортта 61 мең кешене тикшергән, кагыйдә бозулар табылу аркасында, өч мең тонна ризык юк ителгән, сыйфатны раслый торган документы булмаган, яраклылык вакыты чыккан алты мең...

Нәтиҗәдә, ярышлар барган көннәрдә спортчылар, кунаклар һәм шәһәр халкында бер инфекцион авыру да ачыкланмаган.

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарә җитәкчесе Марина Патяшинаның сөйләр сүзе күп булды - 40 минут хисап тотты. Аның әйтүенчә, республикада гриппка каршы прививка ясатучылар һаман да аз - нибары 27 процент, ә Россиядә уртача күрсәткеч - 30 проценттан күбрәк. Соңгы биш елны карасак, прививка ясатучылар биш процентка артып, грипп белән авыручылар 12 тапкырга кимегән.

Баксаң, балалар һәм үсмерләр арасында туберкулез белән авыручылар арта икән, былтыр 70 очрак теркәлгән,
- Әти-әниләре баш тарту аркасында, ул балаларга мәктәптә манту ясалмаган булган. Ясалса, авыруны иртәрәк тә ачыклап булыр иде. Мантуның ки­рәклеге хакында респуб­ликаның Мәгариф министрлыгы белән дә, мәктәп җитәкчеләре белән аңлату эшләре үткәрдек. Туберкулезга тикшермичә, баланы коллективка кабул итмәү мәсьәләсе дә кузгатылды, Татарстан прокуратурасы бу тәкъдимне хуплады, - дип сөйләде Патяшина.

Котырган хайваннарның кешеләргә ташлану очраклары былтыр сигез процентка арткан. 26 районда күрсәткеч республиканың уртача күрсәткеченнән артып киткән, ә сигез районда зыян күрүчеләр уртача күрсәткечтән 1,5-3 тапкыр күбрәк. Киекләрнең санын киметү нияте белән 12 районда, өстәмә рәвештә, 3,5 миллион сум бүлеп бирелгән. Марина Патяшина сөйләвенчә, бу эш барлык районнарда алып барылмаса, аның мәгънәсе дә булмый. Коллегияне видеоэлемтә аша күзәтеп утырган район башлыкларына котырган хайваннар белән көрәшү эшен көчәйтеп җибәрергә кушылды.
Халыкны эчәргә яраклы сыйфатлы су белән тәэмин итү мәсьәләсе дә көн кадагында. Гомумән алганда, вазгыять канәгатьләнерлек, әмма бу яктан хәлләре мөшкел булган районнар да җитәрлек: Спас, Мөслим, Әгерҗе, Чүпрәле, Яңа Чишмә, Арча һ.б. Патяшинадан район җитәкчеләренә чираттагы мөрәҗәгать: су чыганакларын чистартып, һәрчак тәртиптә тотарга һәм яңаларын борауларга.
Роспотребнадзор белгечләре аш-су өлкәсен дә энә күзе аша үткәрә. 2015 елда санкцияләр исемлегендәге бер тонна күләмендә 14 партия импорт продукциясе кулга алынган.

Эш урыннарында агулану очраклары да теркәлгән. «Камский бекон» җаваплылыгы чик­ләнгән җәмгыятьтә, шәхси саклану чаралары кулланмау аркасында, ике кеше сероводород һәм аммиак парлары белән агуланып, берсе җан биргән.

Былтыр халыкның гозерләре дә чиктән ашкан: 2014 ел белән чагыштырганда, 2015тә мөрәҗәгатьләр 23 процентка арткан (14 меңләп гариза кабул ителгән). Аларның күпчелеге Казан, Түбән Кама, Лаеш һәм Мөслим кешеләреннән килгән. Тикшерү барышында шул ачыкланган: һәр икенче гариза нигезле.
Сүз уңаеннан, Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе «Вконтакте» социаль челтәрендә үз төркемен ачкан («Защита прав потребителей. Роспотребнадзор по РТ» дип атала). Анда даими рәвештә яңалыклар эленә, белгечләр кулланучыларның сорауларына җавап бирә.

- Соңгы вакытта косметология хезмәтләре күрсәтә торган матурлык салоннарына шикаятьләр күп килә. Былтыр 200дән артык хатын-кыз, бушлай косметология хезмәтенә алданып, нәтиҗәдә, берничә тюбик крем алып, 100 меңлек кредит белән утырып калдылар. Белгечләребез шул салоннарны тикшереп, продукция­ләрдә дә, хезмәт күрсәтү килешүләрендә дә бихисап кагыйдә бозулар тапты. Штрафларның гомуми суммасы ике миллион сумнан артты. Моннан тыш, кулланучыларга матурлык салоннары тарафыннан өч миллион сум кире кайтарылды, - дип сөйләде Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарә җитәкчесе.

Коллегиядә Россия Роспотребнадзор җитәкчесе - илнең баш санитар табибы Анна Попова да катнашты. Аны республика мәктәпләрендә 95 процент укучыларның төшке аш ашавы сөендерсә, ВИЧ белән авыручыларның узган елда дүрт процентка артуы көендерде.

- Бу - Татарстан өчен күп! 27 процент халыкның гриппка каршы прививка ясатуы да җитәрлек түгел, - дип шелтәләп алды баш санитар табиб. Дөрес, мактау сүзләре дә мулдан яуды.
Соңгы булып Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сүз алды.

- Киләсе елда Казанда - Дзюдо буенча Европа чемпионаты, башка төрле спорт ярышлары, 2017 елда - FIFAның Конфедерацияләр Кубогы, 2018 елда - Футбол буенча дөнья чемпионаты, 2019 елда WorldSkills - Эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпионаты үтәчәк. Димәк, Роспотребнадзор җилкәсенә зур эш ятачак, әмма без сезгә һәрьяклап ярдәм күрсәтәчәкбез, - дип ышандырды Президент.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading