16+

Сабантуйда ГТО нормаларын тапшырдылар

«Президент белән бергә» республика хәрәкәте активистлары Сабантуйларда «Спортлы Татарстан» мәйданчыкларын оештырды. Әлеге мәйданчыкларда республика халкы ГТО нормаларын тапшырып карады. Иң активлары «Президент белән бергә» хәрәкәтеннән истәлекле бүләкләр һәм грамоталар алды. Әлеге чаралардан район җитәкчелеге дә читтә калмады - ГТО нормаларын тапшырып карауда алар да көчләрен сынадылар. «Президент белән бергә» активистлары...

«Президент белән бергә» республика хәрәкәте активистлары Сабантуйларда «Спортлы Татарстан» мәйданчыкларын оештырды. Әлеге мәйданчыкларда республика халкы ГТО нормаларын тапшырып карады. Иң активлары «Президент белән бергә» хәрәкәтеннән истәлекле бүләкләр һәм грамоталар алды. Әлеге чаралардан район җитәкчелеге дә читтә калмады - ГТО нормаларын тапшырып карауда алар да көчләрен сынадылар.
«Президент белән бергә» активистлары сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга һәм халыкны спорт белән шөгыльләндерүгә зур игътибар бирә. Татарстан бүген спорт белән шөгыльләнү өчен иң яхшы инфраструктураларга ия булуы белән дә мактана ала. Инде берничә ел рәттән республика зур спорт ярышлары уздыру урыны буларак та сайланып килә. Илкүләм генә түгел, дөньякүләм узышлар да еш оештырыла бездә. Бик тиздән Казан Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын каршы алырга әзерләнә, 2018 елда Футбол буенча дөнья чем­пионатын кабул итәчәкбез.
Фото: Кама Тамагы районы башлыгы Павел Лоханов ГТО нормаларын беренчеләрдән тапшырды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading