16+

"Шәһри Казан" журналистының хастаханәдәге маҗаралары

Интернет яки телефон аша язылу мөмкинлеге, ләкин хастаханәгә барырга кирәк...

"Шәһри Казан" журналистының хастаханәдәге маҗаралары

Интернет яки телефон аша язылу мөмкинлеге, ләкин хастаханәгә барырга кирәк...

Гаҗәп илдә яшибез, җәмәгать. Иксез-чиксез тоелган җиребезнең урман-сулары, табигый казылмалары белән дан тоткан ил бит ул! Әлеге байлыклар һәркемгә мул тормышта яшәргә мөмкинлек бирер иде.

Бу уйларның башымда яңадан калкып чыгуы юктан түгел. Ковид безне дә читләтеп үтмәде. Бәлки бу чир белән беренче тапкыр гына очрашуыбыз түгелдер дә, әмма раслануы – тәүге мәртәбә. Иремә шундый диагноз куелгач, берничә көнгә соңрак авырый башлаган миндә дә шул зәхмәттер инде дигән шик туды. Аек акыл белән фикер йөртсәк, һәм санитар таләпләрне үтәгән очракта, миңа сырхауханәгә барырга ярамый иде, чөнки коронавирус йоктырган кеше белән бер түбә астында яшим. Шуңа тамак төбе һәм борыннан алына торган анализны өйгә килеп алырга тиешләр дип уйладым. Хәзер үземә үк көлке: кайсы илдә яшәгәнеңне оныттыңмы әллә, беркатлым?

Сырхауханәдә телефонга җавап бирүләреннән күзләрем маңгайга сикереп менә язды. Ничә елга беренче тапкыр мондый бәхет тәтеде бит! Башка вакытта хет егылып үл, әмма чакырып торган өзек-өзек тавышлардан башка нәрсәне ишетеп булмый иде.

Сырхауханәгә үземә килергә куштылар. Хәлем шәптән булмаса да, бардым инде. Шимбә һәм бәйрәм яллары бергә туры килгәч, оешманы күпләр эшләми дип уйлагандырмы, кеше артык күп булмады. Тик мине башка нәрсә гаҗәпләндерде: йөткерүче һәм температуралы кешеләр дә, вакцина кадатырга килүчеләр дә бер үк урынга мәгълүмат алырга һәм, төрле бүлмәләргә булса да, бер үк коридорда чират торалар. Прививка ясатырга килеп, чир ияртеп кайтып китмәсләр дигән гарантияне кем бирә ала?!

Әллә вакцина кадатканнар, әллә барысы да авырып чыкканнар – сәбәбен төгәл әйтә алмыйм, тик сырхауханәнең бер генә вәкилендә дә гади битлек һәм гади ак халаттан башка саклану чарасын күрмәдем. Әллә коронавируска да шул дәрәҗәдә күнегеп беттекме инде?
Икенче тапкыр кайчан килергә кирәклеген әйттеләр. Бу юлы мин үземдә ковид барлыгын тәгаен белә идем, чөнки тапшырган ПЦР тестның нәтиҗәсе билгеле булды. Таныш бүлмәнең ишеген “саклап” өч сәгать басып торырга туры килде. Минем кебек диагнозлы кешеләр тагын булганына иманым камил. Менә шундыйлар янында өлкәнрәк яшьтәге бер ханым вакцина кадатырга ярамаганлыгы турында белешмә кәгазе алырга чират торуы турында сөйләде. Аны өч айга гына бирәләр икән, бу – икенче тапкыр алырга йөрүе.

Ул кәгазьгә ия булу өчен анализлар тапшырырга, әллә ничә мәртәбә сырхауханә бусагасын атлап керергә кирәк икән. Тагын парадокс: прививка ясатып, хроник чирләр кузгалмасын өчен, ковид белән авыручы кешеләр янәшәсендә өчәр сәгать һәм берничә мәртәбә чиратта торырга кирәк. Юкка гына кан басымы төшеп, косасы килмәгәндер инде ул апаның. Андый чиратларда моңарчы борчымаган урыннарың да авырта башлар.

Шушы мәхшәрләрне күреп, электрон чиратлар нәрсәгә уйлап табылды икән ул дигән сорау да күңелне бораулый башлады. Бездә бит әле төрле юнәлештәге табибларга язылу өчен генә дә сырхауханәгә килү мәҗбүри. Интернет яки телефон аша язылу мөмкинлеген бетергәннәр. Нәрсә өчен болай эшләнелә – үзләренә эш арттыру яки чир тарату өченме? Аңлашылмый. Мәсәлән, бер әби эндокринологка язылырга дип килгән. Ә ул табиб башта авырган, хәзер гаилә хәле буенча яллар алган. Телефон аша мәгълүмат алып һәм язылып булмаганга, мескен карчык бирегә килгән инде. Әле тагын берничә мәртәбә киләсе булачак. Ә андыйлар күп.

Мәкалә башында илебезнең байлыклары турында юкка гына сүз кузгатмадым. Шулардан кергән табыш медицинаны тәртиптә тотар өчен генә җитәрлек ләбаса...

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шулкадэр дорес язылган,узем язган кебек укыдым. Нэфселэрен тыя алмыйлар шул инде алар хэзер . Халыкны да кубрэк авырып улсеннэр дип йортэлэр инде шушы чиратларда.

    Мөһим

    loading