Ак халатлы коткаручылар, икенче тормыш бүләк итүчеләр... Табиблар турында бу сүзләрне еш ишетергә туры килә. Июнь аеның өченче якшәмбесендә ел саен медицина хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.
Әлеге һөнәрнең дәрәҗәсен күтәргән, табибларга карата игътибарны арттыра торган бу көн зур мәгънәгә ия. Бәйрәм алдыннан Казан "Гаилә" үзәгендә гомуми эш стажы 100 елдан арткан табиб династияләрен хөрмәтләделәр.
Казанда барлыгы 89 табиб династиясе исәпләнә икән. Тантаналы чарада аларның унысын Казан мэриясеннән рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр. Күбесе медицинага зур өлеш керткән, күпләргә таныш табиблар. Үзләренә генә хас алымнарны, дәвалау серләрен буыннан-буынга күчергән медицина хезмәткәрләре гаиләләре. Аларны котларга Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан шәһәре буенча сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Илнур Хәлфиев һәм Республика балалар клиник хастаханәсенең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев тә килгәннәр иде.
Тантана гаиләләр турында тарихлар, скрипка моңы, җыр белән үрелеп барды. Табиб династияләре арасында гомуми эш стажы 200 елдан арткан гаиләләр дә бар иде. Шәрәфисламов-Мөхәмәдиев (240 ел), Вахламов-Игнатов (285 ел), Терегуловлар (250 ел) нәселләре әнә шундыйлардан. Сигал, Печерица-Криницкая, Слепуха, Хәмитов-Сингатуллиннар, Клепиков-Фишелевлар, Шамовлар династияләренең дә тәҗрибәләре җитәрлек.
Хөрмәтләнгән табиб династияләренең кайберләре белән якынрак таныштык.
Байгильдеев-Шакиров-Сабитовлар нәселендә медицинага мәхәббәт бишенче буынга кадәр күчеп килгән. Әлеге династиянең гомуми эш стажы 304 ел. Нәселдә медицина өлкәсенә юл салучы 1912 елгы Мәрьям Байгильдеева. Ул Сеченов исемендәге I Мәскәү медицина институтын тәмамлаган. ТАССР Министрлар Советы каршындагы даруханә идарәсе башлыгы вазифасына кадәр күтәрелә ул. Сугыш елларындагы эшчәнлеге өчен орден, медальләр белән бүләкләнгән. Династиянең иң яшь вәкиле 1985 елгы Динә Сабитова (Шакирова) бүген 7нче балалар сырхауханәсендә педиатр булып эшли. «Минем яраткан балалар табибы» премиясе лауреаты иясе.
Шәрәфисламов-Мөхәмәдиев нәселе дә медицина өлкәсендә зур урын тота. Шәрәфисламовлар гаиләсендә медицинаны фәнни яктан өйрәнүчеләр дә җитәрлек. Династиянең икенче буын вәкиле Искәндәр Шәрәфисламов Татарстанда фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премиясе белән дә бүләкләнгән. Ул республиканың атказанган табибы. Хатыны Венера да медицина юлын сайлаган. Инде 29 ел ул неврология өлкәсендә эшли. Әлеге һөнәрне сайлауга аңа әнисе Сания апа да этәргеч ясаган. Сания ханым үзе дә 52 ел эш стажы булган акушер-гинеколог. Озак еллар Казанның 4нче бала тудыру йортында эшләгән. Күптән лаеклы ялда булса да, һөнәренә карата кызыксыну кимемәгән анда. Хәзер дә ясаган операцияләрен, бала тудырырга ярдәм иткән чакларны сагынып искә ала.
-Хатын-кызларны савыктыру, ахырдан аларның килеп рәхмәт әйтүләреннән дә рәхәт мизгелләр бармы икән? Соңгы елларда хатын-кызлар арасында балага уза алмау очраклары арта бара. Гүзәл затлар үзләрен сакласын иде. Матур булам дип, юка киенеп йөрү сәламәтлеккә зыян китерә икәнен дә онытмасыннар. Хатын-кызның эчке ныклыгы - төп матурлык, - ди Сания апа.
Шамовлар нәселенең атаклы Шамов хастаханәсенә бер канашы да юк. Белгәнебезчә, сәүдәгәр Яков Шамов олыгайган көнендә үзенең «гөнаһларын юу өчен» чиркәү төзетергә уйлаган. Әмма, табиблар аны чиркәү урынына хастаханә төзергә күндергәннәр.
- Шамов шикелле хастаханә төзетүчеләр булсын иде ул бүген дә, - ди Афина Шамова. Ул Шамовлар нәселендә медицина юлын башлап җибәрүчеләрнең берсе. Бүген 80 яшендә булына карамастан, Афина ханым эшләвен дәвам итә. Ул «Бибиколь» оешмасында фәнни консультант. Медицина өлкәсендә эш стажы 56 елдан да артып киткән инде. Озак еллар Республика балалар клиник хастаханәсендә табиб булып эшләгән. Татарстанның атказанган табибы. 3 монография, 300 фәнни эш авторы. Чит илләрдә узган халыкара конференцияләрдә еш кына Татарстанны таныта ул.
- Мин балалар табибы булып эшләгән 1960 елларда республикада 1000 балага 50 үлем очрагы туры килә иде. Сабыйлар йогышлы авырулардан интекте. Балалар арасында үлү очракларын киметүгә ирештек. Тора-бара бу проблема икенче планга күченде. Дөрес, балаларда экология, дөрес тукланмау белән бәйле башка төр авырулар барлыкка килә башлады. Ул чакта эш никадәр авыр буса да, күтәренке күңел, булганына шөкер итеп эшләде табиблар. Медицина хезмәткәрләренең дәрәҗәләре дә югары иде. Хәзер күңел төшә. Табибларга халыкның ышанычы кими бара. Күпләр түләүле медицинаны сайлый, әмма, түләүле - ул әле иң яхшысы дигән сүз түгел. Гомумән, яхшы табибка белем генә җитми, дип саныйм. Беренче чиратта, пациентка карата ягымлы, игътибарлы булу, аны аңлау кирәк. Минем оныгым Тимур Шамов 18нче шәһәр сырхаунасендә эшли.
Ике атна эшләгәч: «Миңа сез иң яхшы табиб дип әйттеләр", - дип сөенеп кайтты ул. Баксаң, авыруны игьтибар белән тыңлаган, киңәшләрен биргән. Хәле авыраеп китүен сизеп, авыруга чәй эчергән булып чыкты. Авыру исә шуңа канәгать булып оныгымны иң яхшысы дип атаган. Үземнең эш тәҗрибәмнән дә чыгып әйтә алам, табиб ягымлылыгын, көчен кызганмаска тиеш. Шул чакта гына ул тыныч күңел белән эшли ала. Мин дежур вакытта берсендә бик авыр хәлдәге бер бала үлде. Мин бик кайгырдым, еладым. Ә баланың әнисе мине тынычландырды. «Сез кулдан килгәннең барысын да эшләдегез. Сезнең гаебегез юк»,- диде. Менә шулай табибны гаепләмәслек итеп, намус белән эшли белгән табиблар күбрәк булсын иде. Халык арасында медицина хезмәткәрләренә карата ышанычны арттырырга кирәк. Мондый чаралар бу юнәлештә ярдәм итә. Табибларның хезмәт хакларын арттыру турында да уйласыннар иде. Күбесенең кереме гаиләсен туендырырга да җитми, - ди Афина ханым.
Әлеге тантананы Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан шәһәре буенча сәламәтлек саклау идарәсе, Казан шәһәр Думасы, Казанның ЗАГС идарәсе оештырган иде. Республика балалар клиник хастаханәсенең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев "Казан" гаилә үзәгендә табиб династияләрен хөрмәтләүнең күркәм традициягә әверелүен теләде.
- Без хөрмәткә лаек табиб династияләренең эшчәнлеген бәяләп, аларны бүләкләү мөмкинлеген һәрвакыт табарга тырышабыз", - диде ул.
Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар