16+

Кырымда Татарстан ФАПлары ачылды

Кырымда бер атна эчендә 20 модульле фельдшер акушерлык пункты ачылды. Алар барысы да Азнакай "Нефтемаш" заводында төзелгән.

Кырымда Татарстан ФАПлары ачылды

Кырымда бер атна эчендә 20 модульле фельдшер акушерлык пункты ачылды. Алар барысы да Азнакай "Нефтемаш" заводында төзелгән.

Медицина учреждениеләре ачылу тантанасында катнашкан Россия сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова Кырымга республика буларак формалашу чорында ярдәм күрсәткәне өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Тән температурасы күтәрелеп китсә дә, кан басымын үлчәргә кирәк булганда да табибка мөрәҗәгать итәбез. Авылларда фельдшерлык акушерлык пунктлары аеруча да кирәк. Россиянең кайбер төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда бу өлкәдә хәл яхшы, кечкенә авылларда да дәүләт программасы кысаларында ФАПлар төзелә.

- Татарстанда 325 ФАП эшли инде. Министр Вероника Скворцова безне бу юнәлештә үрнәк итеп китерә, - ди Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адел Вафин. - Безнең республика тәҗрибәсе Кырымга да кирәк. Анда кыска гына вакыт эчендә шактый зур эшләр башкару мөһим, бу халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшыртуга бәйле.

Уңайлылык, пациентларны кабул итү өчен шартлар булдырудан тыш, заманча ФАПлар бюджет чыгымнарын экономияләргә дә ярдәм итә. Кырымда фельдшерлык пунктлары элек тә булган анысы, әмма күбесенең торышы канәгатьләнерлек түгел. Әйтик, Киров районы Красносельский авылында авыруларны дәвалый торган бина җылытылмаган да, суны медицина хезмәткәрләренә чиләкләп ташырга туры килгән. Совет районы Маковка авылында бөтенләй пациентларны шәхси йортта кабул итәргә мәҗбүр булганнар. Хәзер исә авыл халкы яңа фельдшерлык пунктлары ачылуга сөенеп бетә алмый. Заманча биналарда тиешле җайланмалар кайтартылган, кандагы шикәр нормасын билгеләү мөмкинлеге дә бар, гинеколог, уролог хезмәтеннән дә файдаланырга була.

Беренче ФАПлар Кырымда былтыр ачылган иде. Ул чакта Азнакай "Нефтемаш" заводында төзелгән модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылу Кырым халкы өчен зур вакыйгаларның берсе булды. Азнакай заводының бу өлкәдә тәҗрибәсе җитәрлек. Күпләргә таныш әфлисун төсендәге түбәле ФАПларны алар инде 2012 елдан бирле төзи. Әлеге фельдшерлык пунктлары Татарстан чикләрен үтеп Кабарда-Балкар Республикасында, Көньяк Осетиягә дә озатылды.

- Киләсе елга Кырымда тагын 22 яңа бина ачу нияте бар, 19 амбулатория төзетү дә планда. Авылларда медицина ярдәмен һәркем өчен дә уңайлы итү дәүләтнең төп бурычларының берсе, - ди Кырым Республикасы Дәүләт Советы рәисе Константин Бахарев.

Шул ук көнне Вероника Скворцова Севастопольдә "ашыгыч ярдәм" модульле подстанциясен ачуда да катнашты. Анысы да Татарстанда, "Нефтемаш"та ясалган. Мондый модульле подстанция Севастопольдә Россиядә беренче булып ачылды. Адел Вафин әйтүенчә, бу тәҗрибә яңа микрорайоннар өчен уңай һәм ул таралачак әле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading