16+

Әти-әниләре педагог булса да медицина өлкәсен сайлаган ул

Кардиолог-табиб, терапевт Альбина Шаһидуллина инде тугыз ел үз эшенә тугры булып хезмәт итә. “Медицина хезмәткәре булып эшләү һөнәр түгел, яшәү рәвеше”, – ди үзе һөнәре турында сөйләшкәндә.

Әти-әниләре педагог булса да медицина өлкәсен сайлаган ул

Кардиолог-табиб, терапевт Альбина Шаһидуллина инде тугыз ел үз эшенә тугры булып хезмәт итә. “Медицина хезмәткәре булып эшләү һөнәр түгел, яшәү рәвеше”, – ди үзе һөнәре турында сөйләшкәндә.

Әти-әнисе кызларының табиб булырга теләвен хуплаган гына, шул ук вакытта, кызлары рухи, мәдәни тәрбия алсын дип тә тырышкан. Әңгәмәдәшемнең әнисе Мөслим районы Таш елга авылыннан. Әтисе Әгерҗе якларыннан – Тирсәдән.

Гади халык белән үз итеп аралаша белү, эчкерсезлек Альбинага балачакта сеңгән. Пациентлары аны ихласлыгы өчен үз итә.

– Булачак һөнәремне сайлагач та, беренче адымнарымны ясаганда апам Фәнилә һәм аның ире Рәис абый Хафизовлар зур ярдәм итте миңа, ышаныч бирде. Сүз уңаеннан, алар Татарстанда тешне имплантацияләү буенча беренчеләрдән булып шәхси стоматология үзәге ачкан кешеләр, – ди әңгәмәдәшем.

Альбина Фәнис кызы бер урында таптанып торучылардан түгел. “Медико-профилактика эше”, “Терапия” , “Кардиология” белгечлеген дә үзләштергән. Йөрәк авырулы кешеләргә кичектергесез ярдәм күрсәтү буенча тәҗрибәсе дә бар.

Альбина – сөекле хатын, яраткан әни. Ире Марсель белән кызлары Ясминәне үстерә алар. Табиб төп игътибарын гаиләсенә бирә. Ясминә җырга, биюгә оста. Кызларының талантын үстерү өчен аның белән даими шөгыльләнергә, төрле түгәрәкләргә йөртергә тырышалар. Еш кына сәяхәт итәләр. Төрле чит җирләрне күрү үз туган ягыңның кадерен белергә, яхшы кәеф тупларга, рухи яктан баерга ярдәм итә, диләр. Альбина китаплар укырга ярата.

– Кызыбыз әле кечкенә булса да табиб булырга телим, ди. Ирем белән аның теләген һәрчак хуплаячакбыз һәм хыялларын тормышка ашыруда ярдәм итәчәкбез. Нинди һөнәр иясе булса да, иң мөһиме – кеше үз эшеңә җаваплы

карарга тиеш. Чын табиб ул – пациентлары алдында җаваплылык тоеп эшләүче. Кеше гомере синең гамәлләреңә бәйле икәнне онытмаска кирәк. Савыккан пациентларның рәхмәтле елмаюларын, шатлыклы карашларын күрү үзе бер рәхәтлек бирә. Бу җиңел эш түгел. Сабырлык, мәхәббәт сорый, – ди Альбина.

Табиб Альбина Шаһидуллинадан йөрәк авыруларын кисәтү өчен 5 киңәш:

1. Кан басымын һәм пульсны даими үлчәп торыгыз. Кеше кан басымы югары күтәрелеп тә моны сизми икән, бу организм өчен яхшы түгел.

2. Дөрес туклануга игътибар бирегез. Тозлы, ысланган ризыклар ашарга киңәш ителми.

3. Начар гадәтләрдән арынырга тырышыгыз. Спирлы эчемлекләрне чамасыз куллану, тәмәке тарту сәламәтлеккә зыянлы.

4. Ял итә белегез. Тиешенчә йоклагыз, саф һавада күбрәк булыгыз.

5. Хәрәкәттә бәрәкәт икәнен онытмагыз. Физик күнегүләр кешегә үзен формада тотарга ярдәм итә. Йөрәк авыртулы кешеләргә күнегүләрне табиб белән киңәшләшеп сайларга кирәк.

____________________________

Гомер бәйрәмең белән!

5 июньдә Шаһидуллина Альбина Фәнис кызы туган көнен билгеләп үтә.

Аны чын күңелдән шушы гомер бәйрәме белән тәбрик итәбез, эшендә уңышлар, яңа үрләр телибез. Пациентларыңның бары елмаюлы карашын тоярга гына насыйп булсын. Үзеңә дә Аллаһы Тәгалә сәламәтлек, күңел тынычлыгы, озын, хәерле гомер бирсен.

Гаиләбезнең учагын саклаучы кадерле әни, тугры, сөекле хатын булганың өчен рәхмәт сиңа. Без сине бик яратабыз.

Яннарыңда торсын һәрчак

Ышанычлы дусларың.

Исән-саулык белән генә

Узсын тормыш юлларың.

Иң изге теләкләр белән туганнарың һәм якыннарың

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading