16+

Тәмәке тартучы ирләр үпкә рагыннан күбрәк үлә

18 ноябрь - Халыкара тәмәкедән баш тарту көне.

Тәмәке тартучы ирләр үпкә рагыннан күбрәк үлә

18 ноябрь - Халыкара тәмәкедән баш тарту көне.

Онкопатологияләрнең берсе - үпкә рагының киң таралуы тәмәке тарту белән бәйле. Аның киң таралуы тәмәке тарту белән бәйле. Республика клиник онкология диспансерының беренче торакаль бүлеге табиб-онкологы Константин Трофимов сүзләренчә, шундый диагноз куелган пациентларның 85-90%ы - тәмәке тартучылар.
Кызганыч, үпкә рагыннан интегүче авырулар арасында үлем очраклары бик югары. Онкология авырулары арасында үлем-китем буенча бу патология беренче урында тора.

Өстәвенә, ул бик аянычлы нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, хәтта яман шеш иртә стадиядә табылса да. Эш шунда ки, хәтта зур булмаган күләмдә булса да, бу төр яман шеш үзен агрессив тотарга мөмкин һәм метастазалар бөтен организм буенча тарала ала.
Безнең көннәрдә үпкә рагының дүртенче стадиясе булган 85% пациент авыру ачыкланган елда ук үлә.

Пациентларның төп өлеше- 62-64 яшендәге тәмәке тартучы ир-атлар.
Ир-атлар арасында уртача 21,5-22% онкопатология нәкъ менә үпкәләр рагына (беренче урын) туры килә, хатын-кызлар арасында үпкә рагы 6-8 урында тора.
"Көн дәвамында тарткан тәмәке санына кешенең ничә ел дәвамында тәмәке көйрәтүен тапкырлыйбыз, ә аннары 20 елга бүләбез", - ди онколог.
Әгәр индекс бу санның 30ына тигез булса яки аннан да зуррак булса, үпкә рагы белән авыру куркынычы бермәбер күләмдә арта.
Үпкәләрдәге хроник авырулар (ХОБЛ, туберкулез) - куркыныч тудыручы тагын бер җитди фактор булып тора. Кеше тартмаса да, аның үпкә юлларында ялкынсыну участоклары бар, бу куркыныч. Шулай булгач, үз көнен тәмәке көйрәтүдән башка күз алдына китерә алмаган кешеләргә үз якыннары турында да уйларга кирәк.

Үпкә яман шеше ничек тиз үсә?
— Бу зур гетероген (төрле) төркем. Ул еллар буе үсәргә мөмкин. Әйтик, шундый клиник мисаллар бар, 15-17 ел эчендә шеш сантиметр зурлыгында үскән. Ләкин, шулай ук шактый тиз үсәргә дә мөмкин. Гомумән, үпкә рагы - катлаулы һәм төгәл диагноз кую өчен авыр патология. Бүгенге көндә мөмкин булган скрининг методлар юк. Флюорография урынына ел саен рентген ясау да булышмаячак. Аны билгеле бер симптомнар булганда гына үтәргә мөмкин. Әлбәттә, мәгълүмати яктан компьютер томографиясенең  кыйммәте югары. Әмма аны бөтен кешегә дә беркайчан да эшләмәячәкләр. Аны бары тик тәмәке тарту стажы зур булган өлкән яшьтәге ир-атларга гына яки 15 ел элек тәмәке тартуны ташлаган ир-атларга гына эшләргә кирәк.

Шулай ук клиник күрсәтмәләр буенча күкрәк читлеге органнарына компьютер томографиясе һәм бронхофиброскопия процедурасын ике ай һәм ай дәвамында ютәл узмаган пациентларга киңәш итәргә мөмкин. "Үпкә рагы" диагнозы куелган ике кешене мисал итеп алыйк, аның берсе тарта, икенчесе ташлаган. Элек тәмәке көйрәткән кешене дәвалау буенча фаразлар күпкә куанычлырак, - ди табиб-онколог Константин Трофимов.

Электрон сигаретлар, вейплар турында белгеч нәрсә уйлый?
Табиб сүзләренчә, электрон сигарет, вейплар нәкъ шундый ук зыян китерә. Кеше даими рәвештә авыз куышлыгының лайлалы тышчасын "яндыра". Анда авыр металл тозлар булмаса да, ул термик йогынты ясый. Моннан тыш, тәмәке тартучы үпкәсенә ароматизаторлар кереп утыра һәм аларны чыгарып булмый, диярлек. Бу агулану белән бер.

Фото: https://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading