16+

«Яхшы табиб булу өчен, үзеңне корбан итәсең...»

Гадилә апа Җиһангәрәеваны Түбән Камада белмәгән бала-чага һәм ата-ана юктыр. 52 ел Гиппократ антына тугры калып эшләгән һәм яшәгән табибә бүген дә балалар хастаханәсендәге эшенә ашкынып бара. Гадилә апаны очратсагыз, берүк, яшен сорый күрмәгез. Барыбер ышанмаячаксыз. «Безнең өчен ул фәрештә сыман иде...» - Авылда (Кукмара районы, Түбән Арбаш) үскән бала...

«Яхшы табиб булу өчен, үзеңне корбан итәсең...»

Гадилә апа Җиһангәрәеваны Түбән Камада белмәгән бала-чага һәм ата-ана юктыр. 52 ел Гиппократ антына тугры калып эшләгән һәм яшәгән табибә бүген дә балалар хастаханәсендәге эшенә ашкынып бара. Гадилә апаны очратсагыз, берүк, яшен сорый күрмәгез. Барыбер ышанмаячаксыз. «Безнең өчен ул фәрештә сыман иде...» - Авылда (Кукмара районы, Түбән Арбаш) үскән бала...

Гадилә апа Җиһангәрәеваны Түбән Камада белмәгән бала-чага һәм ата-ана юктыр. 52 ел Гиппократ антына тугры калып эшләгән һәм яшәгән табибә бүген дә балалар хастаханәсендәге эшенә ашкынып бара. Гадилә апаны очратсагыз, берүк, яшен сорый күрмәгез. Барыбер ышанмаячаксыз.
«Безнең өчен ул фәрештә сыман иде...»
- Авылда (Кукмара районы, Түбән Арбаш) үскән бала буларак, мин табигатькә гашыйк кеше: кечкенә чакта ишеткән чишмә чылтыравы, сирень куаклары, шомыртның чәчәк атуы бүген дә күз алдымда... - дип башлады сүзен Гадилә апа. - Авыл балаларына, авырмас өчен, фельдшер прививка ясый иде. Минем бик тә укытучы буласым килә, гел укытучы булып уйный идем. Аннары артист булам, дидем. Югары классларда тугыз чакрым ераклыктагы Түбән Тәкәнеш авылына йөреп укыганда, безне Факиһә исемле балалар табибы карады. Моңарчы фельдшер гына карый иде бит, табибка беренче күренүебез. Дустым Надя белән авызларыбызны карады. Ап-ак халатлы, көдрә чәчле үзе. Без авыл кызлары өчен Факиһә апа фәрештә кебек иде.
Надя белән мәктәпне тәмамлап, ике дә уйламыйча, медицина университетына бардык. Химия­дән сынау имтиханы тапшырганда бер дәфтәр язып бетердем. Безгә «биш»ле куеп җибәрделәр. Факиһә апаның ягымлы мө­гамәләсе, балалар белән аңлашуы безне табиб булырга ымсындырган кебек булды. Университеттагы дәвалау, стоматология, педиатрия бүлекләре арасыннан педиатрияне сайладык, чөнки Факиһә апа да балаларны карады бит. 1963 елда институтны тәмамладык. Надя Удмуртиянең Ижау шәһәренә китте, мин, иптәшемнең юлламасы белән, Новокуйбышевск (хәзерге Самара) өлкәсенә киттем. 1966 елның гыйн­варында ирем Галимҗанның Татарстанга бик кайтасы килде. Кемдер аңа: «Син нишләп Самарада ятасың, Татарстанда шәһәр төзелә бит, кайт», - дигән. 1966 елда хәзерге Түбән Камага кайтып төпләндек (ул вакытта эшчеләр бистәсе генә иде әле). Новокуйбышевскта ризык алу ягыннан кыенрак иде, ипигә иртәнге бишкә чират алырга бара идек. Ә мондагы «Кристалл» кибетенә керсәң, бөтен нәрсә бар: чәе дә, тавыгы да, яшелчәсе дә... Әмма бистәдә бернинди хастаханә юк, балалар табибы да берәү генә, мин икенчесе. Башта «Ашыгыч ярдәм» хезмәтенә эшкә кердем. Бераздан аннан китеп, педиатр булып урнаштым. Ул вакытта балаларны һәм аналарны Солнечная урамындагы ике бүлмәле фатирда кабул иттек: залда кешеләр чират көтә, йокы бүлмәсендә әниләр белән балаларны карыйбыз, аш бүлмәсендә прививкалар ясыйбыз. 1966 елдан бүгенге көнгәчә табиблардан Түбән Камада эшләүче ветеран мин генә.
«Сез мине хәтерлисезмени?»
- Кәефнең төрле чагы була. Кайчак, картаям инде, дип тә уйлап куясың. Әмма балалар, үсмерләр яныма килеп: «О-о, безнең врач апа килде! Без сезне сагындык!» - дип кочаклагач, мин аларга кирәк икән бит, дип уйлап куясың. Эшеңнең нәтиҗәсе дә күз алдында: авыру тереләме, төзәләме, үзен ничек хис итә... Аны һәр көн карагач, тәҗрибә генә түгел, күңелеңә шатлык хисе дә иңә. Үзеңне уйлап та карамыйсың, авыруларның проблемалары белән генә яшисең.
Кайчандыр миңа авыру булып килгән егетләр һәм кызлар белән бүген иңгә-иң куеп эшлибез. Берсендә буыннар шешенү авыруыннан (ревматоид) интеккән тугыз яшьлек кыз эләкте. Ул хәзер ординатура бетереп, минем белән бер бүлмәдә эшли. «Аллаһ Тәгалә сезне миңа юл күрсәтү өчен җибәргәндер. Сезне очратмаган булсам, бәлки, табибә дә булмас идем», - ди.
Беркөнне балаларны карап, обходтан чыктым да документлар тутырырга утырдым. Каршыма кемдер килеп басты. Башымны күтәреп карап тордым-тордым да: «Исәнмесез! Сез Каравайцевамы?» - дидем. Яшь вакытта өйдә караган кеше булып чыкты ул, аларның кайда торганы да исемдә. «Сез мине хәтерлисезмени?» - дип гаҗәпләнде тугыз яшьлек оныгын җитәкләп килгән ханым.
«Әниебезгә үпкәләмәдек»
- Берсендә миннән: «Иң җиңел авыру кайсысы?» - дип сорадылар. Теге яки бу авыру бер кешедә бик катлаулы, икенчесендә җиңел генә узарга мөмкин. Яшь чакта эш барышында үзең генә хәл итә алмаслык сорау туса, дүрт табиб (хәзер дә исәннәр) консилиум җыя идек тә баланы карый идек. Шушы әйбер безне хаталанудан саклады. Ул вакытта миңа 26 яшь чамасы булгандыр. Тавышны яхшы ишеткәнгә күрә, миннән йөрәкне тыңлаттыралар иде. Хәзер дә хастаханәдә андый җыелыш үткәрелә. Төнлә дә йокламаган чак­ларым була. Кайвакыт уянып китәм дә, авыру бала тизрәк аякка бассын өчен, теге әйберне биреп карасам, ничек булыр икән, дип уйланып яткан чаклар күп.
Яхшы табиб булу өчен, үз-үзеңне корбан итәргә туры килә. Гаиләмдә, тукта әле, кая киттең инде тагы, дип әйткәннәре юк. Төнге уникедә дә шалтыратып чакырталар иде. Бар инде, карап кайт, дип әйтә иде якыннарым. Беркем дә машина белән килеп алмый, үз җаем белән бара идем. Чакыруларны беркайчан да кире какканым юк. Әгәр килмим, дип әйтсәм, үземә начар булачак. Кызларыма да әйтәм: мине ачуланасыздыр инде, сезне юньләп карамадым да бит. Сөйләшеп утырырга вакыт та юк иде. Гүзәл һәрвакыт минем белән хастаханәгә йөрде. Нишләптер уемда башта авыру, аннары гына гаилә булды.
Үземнең кызлар да бик еш авырды: кызамык, чәчәк авыруы, свинка... Андый вакытта өч көн больничный ала идем, ә безнең бүлек мөдире больничный алганны бер дә яратмый иде. Әни буларак, йөрәгем балаларым өчен әрнесә дә, эш никтер якынрак булды. Бәлки, җаваплылыктан килә торгандыр. Балаларны кайчак күршедәге Фатыйма әбигә дә калдыра идем. Шөкер, ни булса да, балаларым миңа үпкәләми. («Бер дә үпкәләмәдек», - дип кушылды сүзгә Гадилә апаның кызы Гүзәл. Гадилә апаның кызы Гөлназ шулай ук табиб-педиатр, медицина университетында укыта. - Авт.).
Элек балалар арасында ревматизм, бөер авырулары күп очрый иде. Хәзер ревматизм бик аз һәм җиңел уза. Бүген иң еш очрый торган авыру ашказаны белән бәйле (гастрит, язва), су белән ашау сыйфатыннан тора бу. Аллергия дә күп. Хәзер малайлар гына түгел, кызлар да тәмәке тарта. Гаиләдә, мәктәптә балалар бер-берсе, укытучылары, әти-­әниләре белән бик еш ачуланыша. Шуның аркасында балалар хәзер үз-үзләренә кул салу өчен күпләп дару эчә дә, агуланып, безгә эләгә. Кыз бала булса, бер малай белән танышып, хисләренә җавап ала алмаган булып чыга, кемнедер «ике»ле гүргә кертә язган. Яшьләр тагын компьютердан аерыла алмый. Көне буе утырып торганда, бер орган да эшләми: үт куыгы да, ашказаны да... Кешеләрнең дөнь­ясы үзгәргән шикелле, микроблар да төрлеләнә. Алар арасында да көндәшлек бара бит.
PS. Гадилә апа Җиһангәрәева быел табиблар арасында ел саен уза торган «Ак чәчәкләр» республика конкурсында «Ел табибы» номинациясендә лауреат булды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading