16+

Янгында үлүчеләрнең саны арта бара

13 март көне 17.00 сәгатькә Казанның медицина учреждениеләрендә "Адмирал" сәүдә үзәгендә чыккан янгында каза күргән 13 кешегә ярдәм күрсәтелә. Биш кеше 12 нче хастаханәдә. Берсенең хәле авыр булып кала, ә дүртесенең уртача. Зыян күрүче тагын дүрт кеше 7 нче хастаханәдә ята, икесенең хәле авыр, ләкин үлем куркынычы юк. Дүрт кеше...

Янгында үлүчеләрнең саны арта бара

13 март көне 17.00 сәгатькә Казанның медицина учреждениеләрендә "Адмирал" сәүдә үзәгендә чыккан янгында каза күргән 13 кешегә ярдәм күрсәтелә. Биш кеше 12 нче хастаханәдә. Берсенең хәле авыр булып кала, ә дүртесенең уртача. Зыян күрүче тагын дүрт кеше 7 нче хастаханәдә ята, икесенең хәле авыр, ләкин үлем куркынычы юк. Дүрт кеше...

13 март көне 17.00 сәгатькә Казанның медицина учреждениеләрендә "Адмирал" сәүдә үзәгендә чыккан янгында каза күргән 13 кешегә ярдәм күрсәтелә. Биш кеше 12 нче хастаханәдә. Берсенең хәле авыр булып кала, ә дүртесенең уртача. Зыян күрүче тагын дүрт кеше 7 нче хастаханәдә ята, икесенең хәле авыр, ләкин үлем куркынычы юк. Дүрт кеше бүгенге көндә РКБда, аларның берсе бүген төнлә мөрәҗәгать иткән. Тулаем алганда, өч кеше авыр хәлдә, калганнарының тормышына куркыныч янамый, дип белдерә табиблар.

Россия сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова кушуы буенча, видеоконференция режимында консилиум үткәрелгән. Авыр хәлдәге пациентларга Россия белгечләре консультация үткәргән. Барлык зыян күрүчеләргә дә белгечләр киңәш бирергә әзер.

Янгын булган урында Республика медицина һәлакәтләре үзәге, суд-медэкспертизасы бюросы бригадалары, шулай ук Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Медицина һәлакәтләре үзәге җитәкчелеге эшли.

Медицина учреждениеләрендә һәм республика суд-медицина экспертизасы бюросында психологлар эшләрен дәвам итә. Бюрода психиатрия хастаханәсенең психология-психиатрия бригадасы ярдәм оештыра.

Соңгы мәгълүматлар буенча, 15 кешенең үлүе билгеле. Шуларның сигезенең кем булуы ачыкланган. Үлүчеләр арасында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы подполковнигы Сергей Костин да бар. Үлүчеләрнең туганнары суд-медицина экспертиза бюросы һәм Республика клиник онкология диспансеры базасына урнаштырылган. Бюроның кайнар элемтә телефоннары эшли: 273-91-45, 272-05-64. Әлеге номерларга биш мөрәҗәгать килгән.

"Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгын һәм җимерелү аркасында һәлак булучыларның исемнәре дә игълан ителде. Алар:
1. Ташмаматова Умут Маматмусаевна, 07.08.1979
2. Сафин Ленар Җәүдәтович, 05.08.1982
3. Хикмуллохони Хаитиллохон, 10.06.1996
4. Давронов Алишер Азимович, 08.11.1996
5. Тураев Косимджон Азамходжаевич, 15.06.1971
6. Пашаев Парвиз Тельман оглы, 01.03.1996
7. Риоев Эльмат Рахматуллович, 04.11.1984
8. Фасхутдинов Азат Әмирович, 1987
9. 1 билгесез гәүдә өлеше
10. 1 билгесез ир-ат мәете
11. Билгесез хатын-кыз гәүдәсе өлеше

Һәлак булганнарның үлемнәренең төп сәбәбе - ис тию һәм травматик шок. Корбаннарның хәрабәләр астында күпме вакыт исән булуы һәм тәгаен сәгать ничәдә җан биргәнлекләре турында әлегә төгәл мәгълүмат юк. Беренчел мәгълүматлар буенча, хәбәрсез югалган булып 17 кеше санала.

«Ритуал» муниципаль унитар предприятиесе, "Адмирал" базарында һәлак булган барлык кешеләрнең күмү чыгымнарын шәһәр исәбеннән каплаячаклар, дип хәбәр итә.

Фото mchs.tatarstan.ru сайтыннан алынды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading