16+

«Аккош күле»: язучылар калганмы әле?

Аккош күле ничә еллар язучыларның иҗат йорты булып тора. Гомәр Бәширов, Габдрахман Әбсәләмов, Сибгат Хәким, Хәсән Туфан , Нәби Дәүли һәм башка татарның мәшһүр язучылары яшәгән урыннарны газета-журналларның баш мөхәррирләре һәм журналистлар күреп кайтты.

«Аккош күле»: язучылар калганмы әле?

Аккош күле ничә еллар язучыларның иҗат йорты булып тора. Гомәр Бәширов, Габдрахман Әбсәләмов, Сибгат Хәким, Хәсән Туфан , Нәби Дәүли һәм башка татарның мәшһүр язучылары яшәгән урыннарны газета-журналларның баш мөхәррирләре һәм журналистлар күреп кайтты.

Язучылар белән бәйле истәлекләрне сөйләү өчен Татарстанның халык шагыйре Равил ага Фәйзуллин кунакка чакырган иде. Аның белән бергә “Салават күпере” һәм “Сабантуй” журналлары баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова да якты йөз һәм киң күңел белән журналистларны каршы алды. Ул үзенең балачак эзләрен һәм хатирәләрен сеңдергән йортны күрсәтеп, язучыларга бәйле истәлекләре белән дә уртаклашты.

Алтмышынчы елларда бүлеп бирелгән җир кишәрлекләрендә язучылар үз көчләре белән йорт салганнар. Кайчандыр өйләр коймалардан азат булганнар. Бу ул чор кешеләренең бер-берсенә карата ышанычын, дустанә мөнәсәбәтен күрсәтә. Урман кочагында, күл буенда яшәгән язучылар, табигатьтән илһам алып, күпме матур, саллы әсәрләр тудырганнар! Замананың ыгы-зыгысыннан качып, бүген дә биредә иҗат итүчеләр бар. Равил Фәйзуллин, Зиннур Хөснияр, Ренат Харис, Җәүдәт Сөләйманов, Илгиз Зәйниев һәм башкаларның йортлары шушындагы урман кочагына сыенган. Равил Фәйзуллин сүзләренчә, халык телендә “иҗат йорты” дип йөртелгән бу урында элегрәк бары тик язучылар гына яшәсә, хәзер әдәбиятка катнашы булмаганнар да биредә көн күрә. Бүгенге көндә унике язучының өе шушында урнашкан.

Равил Фәйзуллин безне үзе йөзә торган күл янына да алып барды. Куе агачлар, шул исәптән, сыгылмалы каеннар ышыгында тын гына торган бу күлне күреп, барлык кунаклар да соклануын белдерде. Чынлап та, мондый хозурлык кочагында иҗат итмичә түзеп булмыйдыр ул.

“Бүгенге заманда очрашулар – сирәк күренеш. Шушылай җыелыша алуыбыз – тансык һәм кадерле мизгелләр. Аккош күленә сезне әдәбият китерде. Моны берләшүгә бер адым итеп кабул итәргә кирәк,” - диде Равил ага. Ул кунакларны үзе үстергән алмагачларның сусыл алмалары белән дә сыйлады, төрле елларда дөнья күргән китапларын да таратты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading