16+

Бәйгедә катнашучылар шигырьне үзләре язсын!

Быел өченче тапкыр уза торган «Җәлил укулары» халыкара әдәби бәйгесенең бер номинациясендә 14 яшьтән узган шагыйрьләр генә катнаша ала.

Бәйгедә катнашучылар шигырьне үзләре язсын!

Быел өченче тапкыр уза торган «Җәлил укулары» халыкара әдәби бәйгесенең бер номинациясендә 14 яшьтән узган шагыйрьләр генә катнаша ала.

Алдагы елларда узган бәйгеләргә нәтиҗә ясап, конкурсны оештыручылар шундый фикергә килгән. Сәбәбе бик гади – элек бәйгегә 3 яшьтән алып кертелгәннәр. Әмма аларның күбесенә шигырьне әти-әнисе яки укытучысы язып бирә дә, бала аны матур итеп сөйләп чыга, тик кайбер сүзләрнең мәгънәсен үзе дә белми булып чыга. Борчылып, елап җибәрүчеләре дә була, ди. Шуларны истә тотып, шагыйрьләр номинациясенә 14 яшьтән генә кертеләләр. Икенче яңалык – бәйгедә катнашучыларның яшен 25кә түгел, 65 яшькә чаклы арттырганнар. Нишләп аларга да үз көчен сынап карамаска?!

Бәйгене оештыру комитеты җитәкчесе Алмаз Нургалиев сүзләренчә, бу чарада чит төбәкләр дә бик теләп катнаша һәм алар хәтта безгә өлге дә булып тора. 
– Узган ел Чиләбе һәм Оренбургтан килгән конкурсантлар телләренең камил булуы, шигырьләрне татарча дөрес һәм матур итеп сөйләүләре гаҗәпләндерде. Аның сәбәбен эзләп торасы да юк. Бу төбәкләрдә Муса Җәлил иҗаты буенча бәйгеләр уздырылып килә һәм бу аларның никадәр мөһим булуын күрсәтә, – дип сөйләде ул әлеге чарага багышланган матбугат очрашуында.   

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары  Илгиз Халиков та бәйгенең максаты - милләттәшләребездә татар әдәбиятына, Муса Җәлил иҗатына игътибарны арттыру, аны популярлаштыру, декламация традицияләрен җанландыру һәм сәләтле балаларны ачыклау икәненә басым ясады. 
– Бәйгедә катнашучыларның саны һәм географиясе артып тора. Беренче тапкыр узганында 11 төбәктән 4 мең бала, ә узган елны 21 төбәктән 6 меңнән артык бала катнашты. Быелгы фаразлар буенча, аларның саны ике тапкырга артыграк булыр дип уйлыйбыз, – диде ул.

Бәйгенең жюри әгъзалары арасында шагыйрьләр Газинур Морат, Ленар Шәех, актерлар Әзһәр Шакиров, Резидә Сәләхова, Эмиль Талипов бар. Аларны махсус рәвештә яшь һәм өлкән буыннар арасыннан сайлап алырга тырышканнар. 

Шагыйрь Газинур Морат бәйгене Бөтендөнья татар конгрессыннан милләт балаларына үткәрелә торган бер әдәбият дәресе дип карарга мөмкин булуына, ә Ленар Шәех яңа буын иҗатчыларны каһарманлык рухында тәрбияләү ысулы итеп кабул итүенә басым ясады.
 


“Җәлил укулары” халыкара бәйгесе 1 октябрьдә старт алды. Чараны Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстанның Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары оештыра.

Бәйге 7 номинациядән тора: Муса Җәлил шигырьләре татарча, русча, дөнья телләрендә, Яшь җәлилчеләр (катнашучылар Бөек Ватан сугышы турында: сугыш чорына кагылышлы вакыйгалар, фронтовиклар, тыл хезмәтчәннәре турында һ.б.) үзләре язган әсәр белән чыгыш ясый.

Номинацияләр яшь буенча төркемнәргә бүленгән. 4-8 яшь, 9-13 яшь, 14-17 яшь, 18-25 яшь, 25-65 яшь.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading