16+

Гадел прокурор каян барлыкка килә? (спектакльдән соң уйланулар)

Татар театрлары карантин вакытындагы торгынлыктан соң бер-бер артлы премьералар чыгара.

Гадел прокурор каян барлыкка килә? (спектакльдән соң уйланулар)

Татар театрлары карантин вакытындагы торгынлыктан соң бер-бер артлы премьералар чыгара.

13, 14 апрель көннәрендә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры “Шах...Мат!” спектаклен тамашачыларга күрсәтте.
Моноспектакль татар сәнгате өчен инде яңалык түгел. Мондый алымны Буа театрында да, Әлмәттә дә кулландылар, Г.Кариев театрында бара торган “Микулай” да моноспектакль итеп тәкъдим ителә.

Тамашачыга төрлелек кирәк. Театрдан баш режиссер Рәшит Заһидуллин киткәннән соң, Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры нәкъ шул девизга юнәлеш алды дияргә була. “Хыялый”, “Акча бездә бер букча”, “Өч аршын җир”, “Полиционер” бер төрле категория тамашачылар өчен булса, Луиза Янсуар белән Резеда Гарипова чыгарган “Карурман”, “Сәйдәш. Йокысызлык” икенче төрлерәк спектакльләр яратучыларга.

“Шах... Мат!” әсәрен Ләйлә Сәләхетдинова язган, Инсаф Абдулла тәрҗемә иткән. Моноспектакль булуы өстенә ул әле детектив жанрында иҗат ителгән. Режиссеры да театр дөньясы өчен яңа кеше булмаса да, үзен дәүләт театры сәхнәсендә беренче тапкыр сынап караган Марсель Мәхмүтов. Төп рольне (дөресрәге бердәнбер геройны) Рөстәм Гайзуллин башкара.

Рөстәм белән Марсель – күптәнге танышлар, курсташлар. Алай гына да түгел, Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры сәхнәсендә иҗат юлын бергә башлаган шәхесләр. Бер-береңне шул кадәр якыннан белү иҗат процессында ничек чагылыш тапкандыр, анысын спектакльне карагач нәтиҗә чыгарырсыз.

“Шах... Мат!” сәхнәгә урау юллар аша чыккан дияргә була. Театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов сүзләренчә, спектакль инде 2018 елда ук сәхнәләштерелергә тиеш булган. Фәнис әфәнде спектакль яшьләргә дә, олыларга да кызык булачак дисә дә, яшь чикләве “18+” дип билгеләнгән. Моның үз сәбәпләре дә бар.
– Тәмәке тарту күренеше, бер ярым сүгенү сүзе бар. Бу спектакльне балалардан чиклисе килде, чөнки мәктәп балаларына күрсәтә торган материал түгел бу, – ди Рөстәм Гайзуллин.

Ләйлә Сәләхетдинова сүзләренчә, ул әсәрне махсус Рөстәм Гайзуллин өчен иҗат иткән. “Сюжет реаль тормыштан алынмаган, әмма прокуратура хезмәткәрләре, психологлардан бик күп тапкырлар консультацияләр алдым”, – ди Ләйлә туташ. Шул ук вакытта, тамашачылар спектакльдә уйлап чыгарылган тарих икәнен тоймаячак һәм геройда үзләренә таныш чалымнарны тота алачак, дип вәгъдә итә автор.

Марсель Мәхмүтов та, Рөстәм Гайзуллинның мөмкинчелекләре истә тотып язылган материал бу, ди. “Бу спектакльдә сез икенче төрле Рөстәмне күрәчәксез”, – дип вәгъдә бирде режиссер.

...Бер пәрдәлек, 70 минут чамасы барган тамашага башта кереп китә алмый азапландым (бу шәхсән минем субъектив халәт!). Рөстәмнән күбрәк көткән идем. Игътибарымны күпме генә җыярга тырышсам да барып чыкмады. Сер сәхнәдәге базда булган икән. Баш геройның сәхнәдә үзе генә түгел, ә шул баздагы кеше белән аралашуын аңлагач кына кызыксыну уянды (режиссерга бәлки “әңгәмәдәш”нең шунда икәнен алданрак белдертергә кирәктер?)

...Геройны кечкенәдән прокурор булырга әзерлиләр. Әмма ул үзе моны теләми. Егет гитарист булырга хыяллана. 15 яшендә тормыш китереп куйган сынау аны әтисенең хыялын тормышка ашырырга этәрә. Бу урында ата-ул мөнәсәбәтләре проблемасы ярылып ята. Әти-әнинең үз теләген тормышка ашыру максатыннан, баланы ишетмәү, нәтиҗәдә балаларның алдашырга өйрәнүе.

Спектакльдә икенче төп мәсьәлә – ул гаделлек. Тормыштагы, кешеләр арасында гаделлек булу-булмау. Егет принципиаль, кырыс прокурорга әверелә. Аның гаделлеккә омтылуы законсыз юлга да бастыра. Гаделлек җиңәме-юкмы, бу тарихның ничек тәмамланганын 26 апрельдә Тинчурин театрына килеп белә аласыз.

ЛИЛИЯ ЛОКМАНОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading