16+

Гөлназ Рәхматуллина нинди китап укый?

- Китап укырга яратам мин. Әле яңарак кына Мәдинә Маликованың «Югалган якутлар» китабын укып чыктым. «Югалган якутлар» повесте - жанры буенча детектив, көтелмәгән чишелеш, мәхәббәт тарихы... - шуңа бик тиз укыла. Шушы җыентыктагы «Чәчкә балы» да бик кызыклы, гыйбрәтле әсәр. Нәбирә Гыйматдинованың «Үзем генә беләм» дигән китабы да бик ошады....

- Китап укырга яратам мин. Әле яңарак кына Мәдинә Маликованың «Югалган якутлар» китабын укып чыктым. «Югалган якутлар» повесте - жанры буенча детектив, көтелмәгән чишелеш, мәхәббәт тарихы... - шуңа бик тиз укыла. Шушы җыентыктагы «Чәчкә балы» да бик кызыклы, гыйбрәтле әсәр. Нәбирә Гыйматдинованың «Үзем генә беләм» дигән китабы да бик ошады. Анда язучы намус, вөҗдан, тугрылык, әхлаклылык кебек төшенчәләрне олылый, укучыларны да шуңа өнди. Гомумән, әлеге ике авторның яңа китапларын түземсезләнеп көтеп алам, чөнки аларның язу стиле, теле ошый. Гади дә, шул ук вакытта үтемле дә итеп язалар алар. Аеруча яраткан китапларымны берничә кат уку гадәте дә бар миндә. Мөхәммәт Мәһдиевнең китапларын кат‑кат укыганым бар. Күптән түгел Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» китабын өченче кат укып чыктым.

Бер китапны укып чыгуга ук икенчесенә тотынмыйм. Китап укыган вакытта мин шуның белән генә яшим. Өй, гаилә, балалар икенче плангарак кала башлый. Хәтта ашарга пешергәндә дә бер кулымда китап була. Күпмедер вакыт чынбарлыкка кайтып, гадәти тормыш белән яшәп алгач кына, кулыма кабат китап алам.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading