16+

“Гомерең буе балалыктан чыгып бетмәячәксең. Бәхетең дә, бәлаң да шунда синең”

Г.Кариев исемендәге Казан Татар яшь тамашачы театрында Мостай Кәримнең “Озын-озак балачак” повесте буенча куелган спектакль премьерасы узды. Режиссеры Уфадан махсус чакырылган Ш.Бабич исемендәге Башкорстан республикасы Дәүләт яшьләр премиясе лауреаты Илсур Казакбаев.

“Гомерең буе балалыктан чыгып бетмәячәксең. Бәхетең дә, бәлаң да шунда синең”

Г.Кариев исемендәге Казан Татар яшь тамашачы театрында Мостай Кәримнең “Озын-озак балачак” повесте буенча куелган спектакль премьерасы узды. Режиссеры Уфадан махсус чакырылган Ш.Бабич исемендәге Башкорстан республикасы Дәүләт яшьләр премиясе лауреаты Илсур Казакбаев.

“Озын-озак балачак” повесте моңа кадәр Башкорстанда күренекле сәнгать эшлеклесе Рифкат Исрафилов тарафыннан куелган иде. Әмма Илсур Казакбаев һәм спектакльнең рәссамы Альберт Нестеров повестьне башкача күзаллап чыкканнар. Төп рольләрне башкаручылар арасында Булат Гатауллин –  Кендек, Татарстанның Халык артисты Халидә Сөнгәтуллина – Олы Инәй һәм башкалар.

Сәхнәдә артистлар белән беррәтән геройларның сыннары. Кечкенә Мостай үзе дә монда. Бер яктан артистлар сюжетны үзләре бәян итеп барсалар, аларның сыннары да үзләре белән бергә сәхнәдә хәрәкәт итә.

Менә кечкенә Кендек бабай Олы Инәе белән сабый тудырырга баралар. Аларны, могҗиза көткән төсле дулкынланган, туачак баланың әтисе Кара Йомагыл каршы ала. Аның кулы эштә булса да, күңеле белән ул улының киләчәген күзаллый. Шул ук вакытта Кендек белән сөйләшеп, аңа ата һәм бала мөнәсәбәтләренең нечкәлекләрен ачып бирә. Ниһаять, Кара Йомагылның хыялы икеләтә тормышка аша: ул ике баһадир егетнең әтисе була.
Кара Йомагылның күңел хәләтенә каршы кечтеки Әсгатьнең әтисе Искәндәр образы чыга. Балалык шаянлыгы аркасында, мал койрыгын өзгән Әсгатьне кыйнап та кыйный Искәндәр. Әмма башына килгән авырлыклары да, әтисенең шәфкатьсезлеге Әсгатьнең беркатлылыгын, хыялыйлыгын бетерми.
Спектакль үз эченә тагын берничә хыялый геройларны алган. Ул да булса Акйолдыз белән Мәрәһим. Аларның чит күзләрдән яшерен булган нәфис, саф мәхәббәт хисләрен куючы режиссер читлектәге кошлар аша сәхнәләштергән. Аларга бергә булу бәхете язмаса да, сәхнәдәге кошлар исә соңыннан бергә калалар.  

Мәхәббәт темасын дәвам итеп, Людмила образы турында да әйтергә кирәк. Кендек (ул вакытта капитан) белән әлеге хатын-кызның арасындагы мөнәсәбәтләр ут кебек кабынып китүе һәм хистән яшәү көченә әйләнүе тамашачы күңеленә монологлар һәм моно-биюләр аша җиткерелә. Людмиланың гомерен нәкъ өч айга озайткан капитанга карата мәхәббәте, капитанның уй-кичерешләре спектакльнең якты бер ноктасы булып тора.
Спектакль илаһи образ – Кендекнең Олы Инәен мәңгелек юлга озату белән тәмамлана. Аңарда әсәрнең фәлсәфилеге дә, реальлеге дә. Әхлакый фикерләр барысы да нәкъ менә аның авызыннан әйтелә. Олы юлга киткәндә ул кендекләрен кискән барлык балаларны чакыртып, соңгы васятьләрен өләшеп чыга. Кендеккә юнәлтелгән сүзләре дә “Гомерең буе балалыктан чыгып бетмәячәксең. Бәхетең дә, бәлаң да шунда синең” - спектакльнең лейтмотивы булып, барлык алда күрсәтелгән сюжетны түгәрәкләп, йомгаклап куя.

Режиссерның кыю сәнгать экспериментын ассызыклап үтмичә булмый. Спектакльнең техник яктан бераз камил булмаган җирләрен аның куелыш идеясе артка чигерә. Реквизитларда кулланган чын салам, камыр, тере кошлар, тарихта чыннан да булган кешеләрнең фотографияләре, гармун тавышы сюжетны залда утыручыларга тагын да үтемлерәк итеп тасвирлый.

Спектакль барлык темаларны да колачлаган, шуңа да аны аерым бер сюжет сызыгына тезелеп бара дип әйтеп булмый. Кадрлар артыннан кадр. Монда мәхәббәт тә, ата һәм бала проблемасы да, дуслык, албастылар да, кырыйлап булса да Бөек Ватан сугышы, яшәү һәм үлем арасындагы мәңгелек көрәш темасы да ачыла.

Сәхнә артыннан
Алда әйтелгән сүзләр тамашачы күзлегеннән булса, артистлар үзләре дә спектакльне чыннан да “яшәп” чыктылар. Кендекнең соңгы сүзләреннән соң залда ут кабынгач, артисткаларның күзләре яшь белән тулы иде. Кендекне бәян итеп, уйнап чыккан Булат Гатауллинның йөзендә дә кәнагатьлек билгесе сизелде.
Илсур Казакбаев килә дигәч, без – артистлар бик яндык. Рольләргә кастинглар үттек. Егетләр берничә көн дә сайланса, кызларга авырырак туры килде. Миңа әлеге әсәр студент елларыннан ук бик кадерле. Остазым белән мастер-класслар әзерләгәндә ук бу роль мәхәббәт уяткан иде. Ул вакытта кайбер әйберләрне аңлап та бетермәгәнмендер, хәзер күбрәк төшендем. Шуны әйтергә кирәк: әсәр катлаулы, әмма бик кызыклы һәм актер буларак шушы тарихта “казыну” рәхәт. Репетицияләр дә алай авыр булмады. Дилбегә Илсур кулында булгач, я бер җирен үзгәртә, я тагын нәрсәдер өсти. Өзекне ятлап кына бетерәсең, тагын ташлап, башкасына алынабыз. Ләкин артист өчен текст ятлау авыр түгел инде, эшкә керми. Бик дулкынландык һәм премьераны зарыгып көттек, - дип сөйләде Булат Гатауллин соңрак.

Спектакльне тамаша кылырга да дип килгәннәр арасында Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, режиссер Айдар Җаббаров, театрның күренекле артисты Әзһәр Шакиров һәм башкалар бар иде.

Беренче тапкыр “Озын-озак балачакны” 60 еллар элек караган идем, әле Мостай Кәрим үзе исән чакта. Бу әсәрне ничек куйсаң да, матур. Ул шундый көчле, кабатланмаслык әсәр. Хәтта уенсыз, сөйләп кенә чыксаң да, тамашачы аны рәхәтләнеп тыңлый. Уенга корылгач тагын да тәэсирлерәк була. Аеруча яшь буынга сүз көче түгел, ә хәрәкәт үтемле. Минем уйлавымча, бу спектакль театрга бик кирәкле. Тамашачы йөриячәк, кабул итәчәк, - дип бүлеште Әзһәр Шакиров.
Мөгаен, һәркем тамаша беткәннән соң уйланырга җирлек тапкандыр. Һәрхәлдә, халык аягүрә басып режиссер һәм барлык иҗади группаны алкышлады. Ә артистлар һаман-һаман баш ия тордылар...

Алсу МАНСУРОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading