16+

«Исемемне әти Илһам абый Шакиров хөрмәтенә кушкан»

Илһам Вәлиев - Башкортстанның атказанган артисты, Россиянең «Алтын маска» милли театрлар премиясе лауреаты. 15 мартта Тукай исемендәге Филармония залында ул Казан тамашачысына тәүге концертын тәкъдим итәргә җыена.

«Исемемне әти Илһам абый Шакиров хөрмәтенә кушкан»

Илһам Вәлиев - Башкортстанның атказанган артисты, Россиянең «Алтын маска» милли театрлар премиясе лауреаты. 15 мартта Тукай исемендәге Филармония залында ул Казан тамашачысына тәүге концертын тәкъдим итәргә җыена.

- Илһам, сез шактый гына опера театрлары сәхнәләрен бизәгән җырчы. Үзегезне кайсы театр артисты дип саныйсыз? Казанга нинди уй-хисләр белән киләсез?
- Гаиләм белән Уфада яшәсәм дә, төп эш урыным булып Екатеринбург опера театры исәпләнә. Шулай ук Санкт-Петербург, Уфа, Астана, Чиләбе, Мәскәү театрларына операларда җырларга чакырып торалар. Ә Казанда чыгыш ясау минем өчен зур вакыйга. Дулкынланам. Моңа кадәр билгеләнгән чыгышларым, опера театрында эшләү сә­бәпле, кичектерелә килде. Чөнки вокалга күчү өчен әзерлек кирәк. Концертны оештырган өчен, Рәшит Ваһапов фонды директоры Рифат Фәттаховка рәхмәтлемен.

- Әгәр сезне Казанга опера театрына эшкә чакырсалар...
- Бик рәхәтләнеп килер идем. Кайчандыр ул хакта Президент белән мәдәният министры да әйт­кәннәр иде. Тик театрдан гына чакыру булганы юк.

- Опера белән эстрада юнәлешен - икесен бергә алып бару кыен түгелме?
- Бик авыр. Спектакль­ләрем күп булу сәбәпле, эстрадага вакытым аз кала. Екатеринбургта татарча җырлаудан туктадым дияргә була. Эстрада җырларын соңгы вакытта гына әзерли башладым.

- Бүгенге эстраданы чүп үләне сыман моңсыз, тавышсыз җырчылар басты, дигәннәре белән килешәсезме? Хәзерге эстрадага мөнәсәбәтегез?
- Уфада яшәүче композитор Мөфтәдин Гыйләҗев: «Бүгенге сәхнә каравылчысыз калган уҗым басуына әйләнде», - дигән иде. Бу хәл мине дә борчый. Сәхнә юкка гына биегрәк тормый бит. Без халыкны үзебез тәрбияләргә тиеш. Сәхнә тәрбияли торган урын булырга тиеш. Бүген кемнең акчасы бар, шул сәхнәгә чыга. Сәнгать советлары булырга тиеш, дип саныйм. Киләчәк буынга нәрсә калдырабыз? Шул турыда уйларга кирәк. Хәзер безнең көйләребез дә руслашып бетте. Бу эшкә дәүләт тарафыннан тотынырга вакыт җиткәндер.

- Үзегез Казан тамашачысына нинди җырлар яңгыратырга җыенасыз?
- Тамашачыны ялыктырасым килми. Шуңа күрә репертуарда төрле җырлар булачак. Салих Сәйдәшев, Рөстәм Яхин әсәрләрен дә, чит ил классикасын да күрсәтәсе килә. Эльмир Низамов Гөлшат Зәйнашева шигыренә «Хәйдәр җыры» дигән җыр язган иде. Ул беренче мәртәбә концертта башкарылачак. Шулай ук халык һәм эстрада җырлары да булачак. Концертта Фән Вәлиәхмәтов, Зөһрә Сәхәбиева, Зөлфия белән Җәвит Шакировлар катнашырга тиеш.

- Сезнең тавышыгызны Хәйдәр Бигичевтан соң иң яхшы тенор дип бәялиләр. Үзегезгә ул җырчыны күрергә туры килмәдеме?
- Хәйдәр абыйны мин үсмер чактан тыңлап үстем. Ул минем өчен өлге булды. Әгәр мөмкинлегем булса, яшь җырчыларны укытканда, Хәйдәр Бигичев иҗатын программага кертер идем. Аның җырлары язылган тасмаларны магнитофоннан йокыга киткәнче тыңлап ята идем. Мин 1995 елда «Татар җыры» конкурсында катнашып, лауреат булдым. Шунда жюрида Илһам Шакиров белән Хәйдәр Бигичев утырган иде. Минем, читтән генә булса да, шул бөек җыр­чыларны күрәсе иде, дигән хыялым тормышка ашты. Башкортстанга гастрольләргә килгәч, Хәйдәр абыйның үзе белән сөйләшергә туры килде. Әти колхоз рәисе булгач, артистларны үзебезгә алып кайта торган иде. Үзе дә бик матур җырлый ул.

- Димәк, балачактан сәнгать юлын сайларга хыялланып үс­кәнсез.
- Берара хоккейчы булырга да хыялланып йөрдем. Югары сыйныфларда укыганда, үзешчән сәнгать көчәйде. Шул чагында җырчы «җене» кагылды. Баянда уйнарга өйрәндем. Бервакыт Зөлфия апа Шакирова (ул безнең күрше авылдан) минем җырлавымны ишетте дә: «Энем, сиңа музыка училищесына барырга кирәк», - дип, күңелемне җилкетеп җибәрде. Ә мин армиядән соң укырга киттем.

Мин үземне колхоз рәисе баласы дип тормадым. Җәй көннәрендә йөк ташучы булып эшләдем. Эштән арып кайткач, кичләрен клубка чыгарга да вакыт калмый иде.

- Исемегезне әтиегез Илһам Шакиров хөрмәтенә кушкан, дигәнне җырчының үз авызыннан ишеткәнем бар иде.
- Әйе, Илһам абый гастроль­ләргә килгәндә, минем туар көннәрем якынлашкан булган. Шул чагында әти аңа: «Әгәр малай туса, Илһам исеме кушачакмын», - дигән.

- Үзегез дә балаларыгызның исемнәрен берәр җырчы хөрмәтенә кушмадыгызмы соң?
- Хатыным Ләйсән белән өч бала үстерәбез. Кызыбыз Зөһрә белән улыбыз Хәйдәргә исемнәрне - яраткан җырчыларыбыз хөрмәтенә, ә Искәндәр исемен үзебез ошатып куштык.

- Әтиләре сыман сәнгать юлыннан китәргә җыенмыйлармы?
- Зөһрә сәнгать академиясендә укый. Хәйдәр балалар телестудиясенә йөрде. Балаларның үзләре теләгән һөнәрне сайлауларын телим.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading