16+

“Исәнмесез?!”: “Үзебезнекеләр тарафыннан бер җылы сүз ишетмәдек”

“Исәнмесез?!” фильмы, очраклы рәвештә генә катнашып, халыкара фестивальләрдә призлы урыннар яулаган. Ул Шукшин фестивалендә Гран-прига лаек булган, шулай ук «Западные ворота» фестивалендә дә иң зур призларның берсен алган. 

“Исәнмесез?!”: “Үзебезнекеләр тарафыннан бер җылы сүз ишетмәдек”

“Исәнмесез?!” фильмы, очраклы рәвештә генә катнашып, халыкара фестивальләрдә призлы урыннар яулаган. Ул Шукшин фестивалендә Гран-прига лаек булган, шулай ук «Западные ворота» фестивалендә дә иң зур призларның берсен алган. 

— Әлеге ике фестивальдә катнашырга без планлаштырмаган идек. Безгә тәкъдим иттеләр. Шукшин фестиваленә кабул итүнең бөтенләй соңгы көнендә генә эләктек. Без күбрәк халыкка күрсәтү, ягъни прокатка чыгару эше белән шөгыльләндек. Әмма, миңа калса, фестивальләр белән дә шөгыльләнергә кирәк, - ди режиссер, Татарстан Кинематографистлары берлеге рәисе Илдар Ягъфәров.

Алтай крае губернаторы инициативасы белән Барнаул шәһәренең Алтай тарихы, әдәбияты, сәнгате һәм мәдәнияте дәүләт музее утарында «Исәнмесез?!» фильмына һәм Илдар Ягъфәровка истәлек билгесе ачылган.

Язучы, драматур, сценарист Мансур Гыйләҗев әлеге кинокартинаның язмышы белән таныштырып үтте. “Минемчә, бүген сүз ике юнәлештә барырга тиеш. Беренчесе – казанышлар, икенчесе – ул безнең проблемалар. Казанышларга килгәндә, безнең “Исәнмесез?!” фильмы Казан фестивалендә катнашты. Минем фикеремчә, фестивальдә ул иң яхшы фильм иде. Ләкин аңа зур призлар бирелмәде. Без татарлар бик кунакчыл, ачык халык. Шуңа күрә призлар кунакларга бирелде инде.

Дәүләт, халык һәм коллегаларыбыз тарафыннан бер җылы сүз ишетмәвебез миңа бик сәер иде. Гәрчә, үзегез күрәсез, күпмедер очраклы рәвештә шушы ике фестивальдә катнашып, ике Гран-при алып кайтты. Менә бу бик күп нәрсәне күрсәтә. Без республикабызда бер-беребезне мактарга, бер-беребезне күтәрергә куркып яшибез. Куркырга кирәк түгел. 

Илдар фестивальләрдә шулкадәр күп мактаулы сүзләр ишетеп кайтты. Мин анда чыккан мәкаләләрне укыдым. Шулкадәр мактыйлар! Нишләп аны республикада шулай күтәреп булмый иде?” – диде Мансур Гыйләҗев.

Язучы шау-шу уяткан “Микулай” фильмын да телгә алды: “Микулай” фильмы бик авыр юл белән бара. Дәүләт тарафыннан әллә нинди зур ярдәм күрсәтелми. Фильмның эше тәмамланган, төшерелеп беткән ул. Ләкин аның бик зур бурычлары бар. Шуларга да карамастан, мин ул “Микулай” кинокартинасына бик нык ышанам. Аңа республикада юл ачылсын иде. Безнең яшьләргә. Илшат Рәхимбайга яңа фильмнар төшерергә мөмкинлекләр булсын иде. Менә шуның турында уйларга кирәк, минемчә”. 

Шунысын да әйтеп узарга кирәк, “Исәнмесез?!” фильмы Казан фестивалендә Президент бүләгенә һәм тамашачылар мәхәббәте бүләгенә лаек булган. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading