16+

«Кадыйрова язучы түгел инде ул, диләр...»

Республиканың Милли китапханәсендә «Ел китабы -2013» бәйгесенә йомгак ясалды. Татарстан нәшриятларында 2013 елда басылып чыгып, 2014 ел дәвамында иң күп укылган китапны билгеләүдә республиканың 1541 китапханәсе катнашкан, барлыгы 219 китап тәкъдим ителгән. - Шушы залда беренче бәйгене үткәргән вакытта безгә: «Сезнең эшегез юкмы әллә? Нәрсәгә тагын үз өстегезгә яңа мәшәкатьләр...

«Кадыйрова язучы түгел инде ул, диләр...»

Республиканың Милли китапханәсендә «Ел китабы -2013» бәйгесенә йомгак ясалды. Татарстан нәшриятларында 2013 елда басылып чыгып, 2014 ел дәвамында иң күп укылган китапны билгеләүдә республиканың 1541 китапханәсе катнашкан, барлыгы 219 китап тәкъдим ителгән. - Шушы залда беренче бәйгене үткәргән вакытта безгә: «Сезнең эшегез юкмы әллә? Нәрсәгә тагын үз өстегезгә яңа мәшәкатьләр...

Республиканың Милли китапханәсендә «Ел китабы -2013» бәйгесенә йомгак ясалды. Татарстан нәшриятларында 2013 елда басылып чыгып, 2014 ел дәвамында иң күп укылган китапны билгеләүдә республиканың 1541 китапханәсе катнашкан, барлыгы 219 китап тәкъдим ителгән.
- Шушы залда беренче бәйгене үткәргән вакытта безгә: «Сезнең эшегез юкмы әллә? Нәрсәгә тагын үз өстегезгә яңа мәшәкатьләр алып, шундый зур эшкә тотынасыз?» - диючеләр дә булды. Чыннан да, бу эшкә тотынырга безгә беркем дә кушмады, берәү дә әмер бирмәде. Ә менә китаплар укучыларга барып җитәме, кайсыларын укыйлар, кайсыларын укымыйлар, нәшриятлар халык сүзенә колак саламы - шуларны белү кирәк иде. Китап дәрьясында без бүген кайда барганыбызны, кайда торганыбызны белергә тиеш, -дип сүзен истәлекләрдән башлады Дәүләт Советы комитеты рәисе, халык шагыйре Разил Вәлиев. -Бәйгеләр хәзер шактый күп. Монысы исә халык бүләге, саннарга нигезләнгән бәя. Мин моны һич кенә дә идеаль бәя дип әйтә алмыйм. Бу әдәби әсәрнең - китапның эчтәлегенә, аның эшләнешенә, нәфис ос­талыгына бирелгән бәя түгел, әмма 19 ел буе үткәрелеп килүче әлеге бәйге киләчәктә дә дәвам итәчәк.
Чәчмә әсәрләр буенча беренче урынны «Бәхеткә юл кайдан?» китабы өчен Зифа Кадыйрова алды.
«Китапханәләргә Зифа Кадыйрова тартып китерде укучыларны» - бусы китапханәчеләр авызыннан әйтелгән бәя.
- Бу зур җаваплылык. Халык теләгәнне бирә алырмынмы дип елдан-ел куркыта. Баштагы әсәрләрем үзем өчен генә язылган әйбер иде. Халык кабул итәр дип кем уйлаган аны. Ә бүгенге көндә укучы миннән китап таптырта, - диде беренчелекне яулаган Зифа Кадыйрова. - Кадыйрова язучы түгел инде ул, диючеләр бар. Шулайдыр да, беркем белән дә бәхәсләшмим...
Икенче урынга лаек булган күп­ләребезнең яраткан язучысы Нәбирә Гыйматдинова әлеге чарада тәҗел сәбәп чыгу аркасында катнаша алмады, чөнки нәкъ шул минутларда ул «Шәһри Казан» газетасы редакциясе оештырган «туры элемтә»дә үз укучыларының сорауларына җавап бирә иде.
- Без монда китапның укы­лу-укылмавына бәя бирмибез. Аны халык бирә. Без бары тик шушы чараны оештыручылар һәм халыкка җиткерүчеләр генә. Шуңа күрә мин моны иң демократик бәйге дип саныйм. Чөнки кемне күпме укыганны халык үзе әйтә, - диде жюри рәисе, Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхим.
«Татарча проза»
I урын - Зифа Кадыйрова «Бәхеткә юл кайдан?»
II урын - Нәбирә Гыйматдинова «Үзем генә беләм...»
III урын - Гөлсинә Галимуллина «Күгәрчен оя корганда»
Кызыксындыру бүләге - Факил Сафин «Гөлҗиһан»
«Татарча поэзия»
I урын - Габдулла Тукай «Актык тамчы яшь» (төзүчесе Ленар Шәех)
II урын - Кол Гали «Кыйссаи Йосыф»
III урын - Флера Гыйззәтуллина «Яну дәверләрендә»
Кызыксындыру бүләге - Ләис Зөлкарнәй «Мәңгелектән исә җил»
«Татарча балалар китабы»
I урын - Хәкимҗан Халиков «Сакчы күркә»
II урын - Нур Әхмәдев «Мырауҗанның туган көне»
III урын - Шәүкәт Галиев «Шәвәли Маҗаралары»
Кызыксындыру бүләге - Алмаз Гыймадиев «Телефонлы кәҗә»
«Рус телендә бастырылган матур әдәбият»
I урын - Зуфар Фаткудинов «Бегущий от ада или господин уголовник»
II урын - «Кот воркот, Котофей Котофеевич - Мырау Батыр» (төзүчесе - Люция Гыйззәтуллина)
III урын - Альфия Ситдикова, Вера Хамидуллина «Радуга Сабантуя - Сабантуй балкышы»
Кызыксындыру бүләге - Альбина Абсалямова «Живая вода»
«Татар телендә публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият»
I урын - «Татар китабы» (төзүчеләре Раиф Мәрданов һәм Ирек Һадиев)
II урын - Равил Фәхретдинов «Татар тарихы»
III урын - Әнвәр Хәйри «Әхмәд ибн Фадланның 921-922 нче елларда Болгар дәүләтенә сәяхәте вакытында язылган хикәяте»
«Рус телендә публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият»
I урын - «История татар с древнейших времен»
II урын - Булат Хәмидуллин, Лилия Мухаммадиева «Гази Загитов, Григорий Булатов - знаменосцы Великой Победы».
III урын - «Татарстан из века в век»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading