16+

Казан филармониясендә өлкән буын хәйрия концерты күрсәтте

Татар дәүләт филармониясендә ветераннарның "Балкыш - Сияние" фестивалендә катнашкан өлкән буын хәйрия концерты күрсәтте. Аны ачып җибәргәндә үк Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова үзенең катнашучыларның җәмгыятҗтәге олы урынын ассызыклап: - Сез гомер буе үзегезнең үрнәктә ничек яшәргә кирәклеген өйрәтәсез. Тирә-юньдәгеләргә өмет һәм җылылык таратасыз, - диде. Чыннан да, аларның...

Казан филармониясендә өлкән буын хәйрия концерты күрсәтте

Татар дәүләт филармониясендә ветераннарның "Балкыш - Сияние" фестивалендә катнашкан өлкән буын хәйрия концерты күрсәтте. Аны ачып җибәргәндә үк Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова үзенең катнашучыларның җәмгыятҗтәге олы урынын ассызыклап: - Сез гомер буе үзегезнең үрнәктә ничек яшәргә кирәклеген өйрәтәсез. Тирә-юньдәгеләргә өмет һәм җылылык таратасыз, - диде. Чыннан да, аларның...

Татар дәүләт филармониясендә ветераннарның "Балкыш - Сияние" фестивалендә катнашкан өлкән буын хәйрия концерты күрсәтте.
Аны ачып җибәргәндә үк Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова үзенең катнашучыларның җәмгыятҗтәге олы урынын ассызыклап:

- Сез гомер буе үзегезнең үрнәктә ничек яшәргә кирәклеген өйрәтәсез. Тирә-юньдәгеләргә өмет һәм җылылык таратасыз, - диде.

Чыннан да, аларның моңлы һәм мәгънәле җырларын тыңлап, күпләр җан азыгы алгандыр ул көнне. Араларында гомерләрен төрле хезмәткә багышлаган кешеләр бар, тик һәммәсен җыр-моң берләштергән.

Тукай районыннан килгән 88 яшьлек Рәшидә Мирсәетова сәхнәгә чыгып: "Алма кебек матур чагым, күпме көтәргә тагын?", - дип җырлый башлауга, зал көчле алкышларга күмелде. Рәшидә апа кечкенәдән әнисеннән күреп җырларга яраткан. Сугыш афәте аларның гаиләсен дә читләтеп үтмәгән. Ике абыйсы, дүрт җизнәсе яу кырында ятып калган. Ә үзе сугыш вакытында урман кискән, аннары өч ел тракторда эшләгән. 40 ел буе фермада дуңгызлар караган. Берьялгызы гына яши, үзен җыр моң белән юата.
Саба районыннан килгән "Тулган ай" коллективы "Рельсларда җиңү авазы" дигән композициядә сугыш чорындагы Шәмәрдәннең бер көнен тәкъдим иттеләр. Сценарий авторы Рәсимә Асретдинова аны тарихи фактларга нигезләнеп язган. Сугыш елларында Шәмәрдән тимер юлчылары үзләренең ике атналык хезмәт хакларын фронт өчен күчерәләр. Әнә шуның өчен аларга Сталин Рәхмәт хаты җибәрә. Ул хат әле дә тарихи ядкәр булып райондагы музейда саклана икән.

Катнашучылар арасында өчәр ел "Балкыш" фестивалендә лауреат исеменә лаек булучылар бар. Шундыйларның берсе - җырчы Эдуард Газизов. 35 ел шофер булып эшләгән. Татарстанның атказанган автомобиль йөртүчесе, Россиянең мактаулы автотранспортчысы. Хәзерге вакытта Химиклар мәдәният сараендагы ансамбльгә йөри.

Әлеге фестивальнең режиссеры Раушан Шәриф тикмәгә генә:
- Мин ветераннарның яшәүгә дәрт-омтылышларын күрәм. Аларның күзләре янып тора. Чын йөрәктән янып йөриләр, фонограммасыз җырлыйлар. Мин алар белән эшләгәннән соң тормышка башка күзлектән карый башладым, - дип сөйләмидер.

Чыннан да, алардагы рух-энергия яшьләр көнләшерлек.

Фото nabchelny.ru сайтыннан алынды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading