16+

Казанда «Йолдызлык» юбилей фестиваленең Гран-приен тапшырдылар

«Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XX Ачык яшьләр телевизион фестивале Гран-при ияләре Казан һәм Мамадыш коллективлары булдылар. Юбилей фестиваленә йомгак ясалды, ул Татарстанда ТР Президенты патронажы астында һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасы астында уза. Әлеге чара "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында үткәрелде.

Казанда «Йолдызлык» юбилей фестиваленең Гран-приен тапшырдылар

«Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XX Ачык яшьләр телевизион фестивале Гран-при ияләре Казан һәм Мамадыш коллективлары булдылар. Юбилей фестиваленә йомгак ясалды, ул Татарстанда ТР Президенты патронажы астында һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасы астында уза. Әлеге чара "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында үткәрелде.

Быел зур бәйрәм концерты өч юбилей: “Созвездие-Йолдызлык”ның 20 еллыгына, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланды. Болар барысы да яшь артистларның чыгышларында чагылыш тапты, алар сәхнәдә күбесенчә хәрби темага кагылышлы номерларны, шулай ук татар һәм рус җырларын, биюләрен күрсәтте.

Җиңүнең 75 еллыгына багышланган беренче өлеше җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Сәхнәгә бүләкләр һәм призлар тапшыру өчен ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева (ул ТР Премьер-министры урынбасары - мәдәният министры булып эшләгән чорда “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең оештыру комитетының беренче рәисе булып торган иде) һәм “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Эдуард Хәйруллин чыкты.

"Яшь талантларыбызны күргәч бик шатланам, һәм шуңа тагын бер тапкыр инандым: "Йолдызлык" - Татарстанның мәңгелек иҗади двигателе, чөнки шуның чаклы талантлы балалар, шулкадәр яңа ачышлар биредә. "Йолдызлык"ның 20 еллыгы - ул хәтта 20 көн генә түгел, ә бер мизгел кебек чагылып китте. Фестиваль хәрәкәтенең 20 еллыгына багышлап чыгарылган китапны карагач, биредәге күпме исем, вакыйганың булуына шаккаттым. Ә чынлыкта бит, болар барысы да бер мизгел эченә сыеша алган", - дип уртаклашты Зилә Вәлиева.

Концерт милли җырлар һәм биюләр белән дәвам итте, шуннан соң катнашучыларны бәйрәм белән ТР Президенты каршындагы Мәдәният үсешенә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Һашимова һәм ТР яшьләр эшләре буенча министрның беренче урынбасары Тимур Сөләйманов котлады.

"Без бүген тарихка кереп калучы юбилей - "Йолдызлык"ның 20 еллыгына багышланган зур бәйрәмгә җыелдык. Минемчә, Татарстанда яшәүче балаларыбыз иң бәхетлеләр, чөнки аларның талантларын ачу өчен барлык шартлар да бар», - дип ассызыклады Н.Һашимова.

Тимур Сөләйманов "Йолдызлык" фестивален Татарстанда "энергетик яктан корылган һавадан да могҗизалар тудыручы уникаль күренеш" дип атады. "Сез искитмәле талантлы балалар, - дип мөрәҗәгать итте ул катнашучыларга. - Сез республикабыз горурлыгы!"
Т.Сөләйманов шулай ук балаларның ата-аналарына һәм педагогларына рәхмәт белдерде.
Чакырылган кунаклар Кубокның төрле номинацияләрендә җиңүчеләргә дипломнар, фестивальнең медальләрен, бүләкләр, шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның махсус стипендияләрен һәм “Татнефть” компаниясеннән педагогларга премияләр тапшырдылар.

 “Йолдызлык” фестиваленең төп призын сәхнәгә тапшыру өчен Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева чакырылды. Ул чарага җыелучыларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләде.

"Кадерле балалар, сезнең һәрберегез бик талантлы, сез республикабыз горурлыгы! Кадерле хезмәттәшләр, педагоглар, сез бик мөһим эш башкарасыз, сез балалар иҗаты белән эш итәсез һәм аңа дулкынланып карыйсыз. Кадерле педагоглар һәм ата-аналар, сезгә сәламәтлек, талантларыбызның чәчәк атуларын телим», - диде Ләйлә Фазлыева.

«Вокал» номинациясендә Гран-прига Казаннан «Импульс» вокаль ансамбле ия булды. «Хореография» номинациясендәге гран-при Мамадыш шәһәренең «Каприз» хореография коллективы тапшырылды.
Фестивальнең төп бүләге ияләренә истәлекле кубоклар, дипломнар, медальләр, ТР Президентының махсус стипендияләре, ТР Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фондыннан сертификатлар, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм “Татнефть” компаниясе педагогларына премияләр тапшырылды.

Чара азагында Ләйлә Фазлыева традиция буенча фестиваль коллективларының иң яхшы педагогларына мактаулы исемнәр тапшырды.

«Мәдәният үсешенә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен» Татарстан Республикасы Президенты Указы белән «Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре» мактаулы исеме - Яшел Үзән шәһәренең Горький исемендәге мәдәният, сәнгать һәм халык иҗаты үзәге балетмейстеры Лиана Габдрахмановага һәм Казанның 8 нче балалар музыка мәктәбенең хор һәм фортепиано сыйныфы укытучысы Зитте Семеновага бирелде.

“Дискотека солнца” фестиваленең гала-концерты тәмамланды.

Фото: «Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәте матбугат хезмәте

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading