16+

«Мөбарәк Рамазан аенда Коръән-и Кәрим»

Кол Шәриф мәчетенең Ислам мәдәнияте музеенда нибары өч көн эшләгән Иран каллиграфиясе күргәзмәсе шулай аталды. Иранда каллиграфия сәнгате, мөстәкыйль юнәлеш буларак, XX гасырның 80 нче елларында үсеш ала. Бүгенге Иранның хаттатлык сәнгатен күзалларга мөмкинлек биргән күргәзмә бик затлы эшләрдән торуыннан битәр, шунысы белән кызык: алар барысы да талымлы коллекционер һәм...

Кол Шәриф мәчетенең Ислам мәдәнияте музеенда нибары өч көн эшләгән Иран каллиграфиясе күргәзмәсе шулай аталды. Иранда каллиграфия сәнгате, мөстәкыйль юнәлеш буларак, XX гасырның 80 нче елларында үсеш ала. Бүгенге Иранның хаттатлык сәнгатен күзалларга мөмкинлек биргән күргәзмә бик затлы эшләрдән торуыннан битәр, шунысы белән кызык: алар барысы да талымлы коллекционер һәм белгеч Мөхәммәд Саребанның «Саребан» (Таһрән) шәхси галереясына тупланган эшләр. Күргәзмә Рамазан аена багышлана һәм рәссамнарның Коръән текстларына нигезләнеп башкарган эшләре Аллаһка салават әйтү кебек яңгырый. Биредә Коръән тышларын бизәүдә еш кулланыла торган оҗмах бакчасы символларына - чәчәкле-үсемлекле бизәкләргә, оҗмах кошларына да урын бирелә. Казан тамашачысы бер күрүдә үк Иран каллиграфлары Хади Рушан Зәмир, Пейман Пейроуи, Мөхәммәд Сәйед Накашиан, Бабак Хеджази, Рамин Мерати һәм рәссам ханымнар Фарназ Аббаси, Мәрьям Нуорузи, Насрин Берати һәм Фатима Гассемиларны яратып калды.
Күргәзмә Казаннан соң Уфага юл алды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading