16+

Владимирдан килгән һөнәрче Надежда Колчугина: Мондый мөнәсәбәтне башка җирдә күргәнебез юк

Ярминкәгә халык алыш-­биреш өчен генә түгел, әзме-күпме кеше белән оч­рашып, дөнья күреп кайтырга дип тә чыга. Чит төбәкләрдән килгән халык һөнәрчеләре катнашында уза торган ярминкәләр аеруча кызык. Элек-электән ерактанрак килгән сәүдәгәрләрдә булган кызыл товар. Башкалада узган «Казан касәсе» халыкара күргәзмә-сату кай ягы белән истә калды соң? Рәт-рәт торучы реставрацияләнгән Тула...

Халык һөнәрчелә­ре арасында ты­рышып-тыры­шып батик ясарга өйрәтүчеләрне дә, җитен сөлгеләрнең башларын кызыл җепләр белән чигеп утыручыларны да күрергә була иде. Шулай да Киров шәһәреннән килгән Роман Пономарев тирәсендәге халык кайсысына караганда да күбрәк булгандыр.

- Мин һәрвакыт үземдә булган тәҗрибәгә таянам, - ди чи агачтан калак уеп утыручы оста. - Өйләр, мунчалар да салам, мич тә чыгарам, һөнәрчелек буенча да, гаиләдәге мөнәсәбәтләр буенча семинарлар да алып барам. Өйрәнергә мөмкин булган бар һөнәрне әтидән үзләштердем. Мөмкин булган сугышчан сәнгатьләрне дә өйрәндем... 18 яшьтән кешеләр дә дәваладым... Менә шул рәвешле чи агачтан тәлинкәләр дә, стаканнар да, чүмечләр дә уям... Минекеләр ярылмыйлар. Егетләр уялар - аларның ярыла. Сере менә нидә: әйләнә-тирәдә бөтен нәрсә дә тере, шуңа күрә дә кулыңа тоткан агачтан ни ясарга теләгәнегезне аның үзенә әйтергә, аның белән килешергә кирәк. Агач үз алдында торган бурычны белсен.

- Менә мин чиядән ясыйм, башлаганда әйбәт кенә, бетергәндә ярыла, - ди шунда карап торучы ир-атларның берсе. Әлбәттә инде, аңа да җавабы табыла...

Читтән килгән һөнәрчеләр Казан турында нинди фикердә? Безгә анысы да кызык. Казахстанның Алматы шәһәреннән килгән Бәхет Морзагулова беренче тапкыр бирегә моннан биш ел элек килгән булган.

- Шуннан бирле ел да ике-өч тапкыр килми калганым юк. Казанны яраттым. Чиста шәһәр, товарым да үтә. Үзебезнең кечкенә генә цехыбыз бар. Гаиләбез белән шунда хәзер. Ике кызыбыз әлегә өйрәнчек, - ди заманында киез эшенә үзлегеннән өйрәнгән оста.

Владимир өлкәсеннән килгән Надежда Колчугина исә табигый ефәккә батик техникасында эшләгән күлмәк-кофталар сата. Цехлары дүрт кенә рәссамны берләштерсә дә, базарда 16 ел икән үзләре.

- Казан - бик үзенчәлек­ле шәһәр. Архитектура корылмалары искиткеч. Ярминкәне бик белеп оештыралар, программа бик киеренке. Бүген аквапаркка барабыз, иртәгә шәһәр буйлап җәяүле экскурсиягә чыгабыз. Кичке якта шуның кадәр кызыклы программа тәкъдим итәләр. Безнең мондый мөнәсәбәтне башка җирдә күргәнебез юк, - ди ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading