16+

“Нәүрүз” гә егерме спектакль сайлап алынды

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында "Нәүрүз" театр фестиваленә багыншланган матбугат конференциясе күңелсез хәбәрдән башланды. Баш режиссер Фәрит Бикчәнтәевне ашыгыч ярдәм машинасы алып киткән. Ул шушы көннәрдә генә "Война непрощенных" дигән фильмда катнашып кайтты. Кино татарларның сугыштагы батырлыгына багышлана. Режиссер Витебск урманнарында йөргәндә салкын тидергән. Дирекция төрки халыкларның XII...

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында "Нәүрүз" театр фестиваленә багыншланган матбугат конференциясе күңелсез хәбәрдән башланды. Баш режиссер Фәрит Бикчәнтәевне ашыгыч ярдәм машинасы алып киткән.

Ул шушы көннәрдә генә "Война непрощенных" дигән фильмда катнашып кайтты. Кино татарларның сугыштагы батырлыгына багышлана. Режиссер Витебск урманнарында йөргәндә салкын тидергән.

Дирекция төрки халыкларның XII Халыкара "Нәүрүз" театр фестивален беренче мәртәбә проектта катнашучы бер илнең театр сәнгатенә багышларга, дигән карарга килгән. Әдәби бүлек мөдире, тәнкыйтьче Нияз Игъламов Казахстанга барып, алты спектакльләрен дә карап кайтырга өлгергән. Казахстанда барысы 54 театр бар икән (төрле милләтнеке). Казанга казахлар дүрт спектакль алып киләчәк. Алар арасында Чыңгыз Айтматов әсәре буенча куелганы да бар. Фестиваль барышында казах мәдәниятенә багышланган иҗади очрашулар узачак, күргәзмәләр оештыру күздә тотыла.

"Нәүрүз"гә гаризалар бирү 1 мартта төгәлләнде. Башка төбәкләрдән килгән 40 гаризадан 20 се генә сайлап алынган.

- Сайлап алудан үтмәсәләр дә, калганнарын тамашачы буларак чакырабыз, -ди Нияз Игъламов.

"Нәүрүз" дирекциясе, "Тантана" театр премиясенең жюрисы спектакльләрне сайлап алуда катнашуын сорап, мәдәният министрына мөрәҗәгать иткән. Комиссия рәисе мәдәният министры Айрат Сибагатуллин булачак.

Фестивальнең быелгы бюджеты 7 миллион тәшкил итәчәк. Кризис аркасында Россиядә күп кенә фестивальләр үткәрелмәсә дә, "Нәүрүз" не туктатмаска уйлыйлар.

- Тугандаш халыклар бергә җыелып биредән рухи азык алып китәләр, - ди театр директоры Илфир Якупов.

Финанс кытлыгы булу сәбәпле, быел кунак итеп читтән "йолдызлар" чакырылмый. Германиядә күренекле театр белгече Ханс Тис Леман килүе көтелә.

Фото centroculturalruso.com сайтыннан алынды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading