16+

Нурлы Казан – яшьләр күзлегеннән

«Сез хәзердән үк рәссамнар, лирик-рәссамнар. Казанның кеше күзенә ташланып тормаган урыннарын да, җимерек асфальт­лы урамнарын да җан җылысы белән ясый беләсез. Бәхетегез, сез әле элеккеге гасырларда төзелгән бу иске йортларны күрәсез...» - Каюм Насыйри музеенда «Нурлы Казан - «Шәһри Казан» күргәзмәсе ачылышында рәссам-педагог Рифкат ага Вахитовның КФУның сәнгать институты студентларының...

«Сез хәзердән үк рәссамнар, лирик-рәссамнар. Казанның кеше күзенә ташланып тормаган урыннарын да, җимерек асфальт­лы урамнарын да җан җылысы белән ясый беләсез. Бәхетегез, сез әле элеккеге гасырларда төзелгән бу иске йортларны күрәсез...» - Каюм Насыйри музеенда «Нурлы Казан - «Шәһри Казан» күргәзмәсе ачылышында рәссам-педагог Рифкат ага Вахитовның КФУның сәнгать институты студентларының эшләренә биргән бәясе бу.
Танылган сәнгать белгече Михаил Яо да «ишетте» аларның ни әйтергә теләгәннәрен.
- Мин менә нәрсәне тотып алдым: биредә минем Казаным бар. Яшь чакта мин йөргән урамнар. Дөресен әйтим... начаррак та ясалган, перспектива да аксый, эскәмия дә бик дөрес «төзелмәгән». Булсын! Төкерергә аларына. Чөнки мин биредә... күлләвек күрәм. Автор безгә Казан күлләвеге турында сөйли. Кесәдәге пәкедә очраклы гына ерак җирләр тузанын күргән кебек... Менә шулай юк кына бер нәрсәне күреп аласың... - дип, ул да Казанны аңларга ярдәм иткән рәссамга ихлас рәхмәтен җиткерде.
«Шәһри Казан» газетасының 25 еллыгы уңаеннан, Каюм Насыйри музее, КФУның сынлы сәнгать институты һәм газетабызның уртак проекты булган әлеге күргәзмә тагын кемнәрдә нинди хисләр уятыр. Төрле юнәлештә, жанрда (батик, графика, майлы буяу, акварель) башкарылган утызга якын эшнең барысында да үзәктә - Казан. Ирексездән, бер-бер артлы таныш биналарны барлыйсың: «Мәрҗани» мәчете, Татар бистәсе, Апанаевлар-Йосыповлар йорты, Столяров урамындагы йорт... Студентларны бу эшкә рухландырган педагог-рәссам, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Фәрит Вәлиуллин да, яшь рәссамнарны кабул иткән музейханә җитәкчесе Раушания Фаил кызы да канәгать. Әле җәй буе никадәр турист караячак ул эшләрне...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading