16+

Рәссамнар – нефть төбәгендә

Татарстан Рәссамнар берлеге идарәсе әгъзалары бу көннәрдә Лениногорск һәм Бөгелмә шәһәрләрендә булып, идарәнең киңәйтелгән утырышын уздырып кайттылар.

Рәссамнар – нефть төбәгендә

Татарстан Рәссамнар берлеге идарәсе әгъзалары бу көннәрдә Лениногорск һәм Бөгелмә шәһәрләрендә булып, идарәнең киңәйтелгән утырышын уздырып кайттылар.

40ка якын рәссамны берләштерә бу төбәк. Берләштерә дию дә сүздә генә түгел. Алар - чыннан да бердәм, бер-беренә хөрмәт белән карый торган иҗатчылар. Соңгы вакытларда гына да Азнакай, Бөгелмә, Әлмәт, Лениногорск һәм Баулы, Зәй, Чаллы, Октябрск һәм Уфа шәһәрләрендә күмәк күргәзмәләрен уздырдылар. Шәхси күргәзмәләр дә булып тора. Әйтик, өлкән рәссам Мансур Закировның бер-бер артлы Баулыда, Лениногорскида шәхси күргәзмәләре булып узды. 3 июльдә янә аның эшләрен Әлмәт картиналар галереясы кабул итәчәк. Бу урында Мансур аганың Россия рәссамнар берлегенә тәкъдим ителүен дә әйтеп узарга кирәктер.
Казан кунаклары башта әлеге төбәкне иҗади кадрлар белән тәэмин итүче Лениногорск сәнгать көллиятендә булдылар. Анда ТР Рәссамнар берлегенә керергә төбәк бүлекчәсе тарафыннан тәкъдим ителгән өч рәссамның эшләрен карадылар. Кадрлар әзерләү турында сөйләштеләр.
Лениногорск төбәк музеенда кунакларны «Рәссамның коралы» дип аталган күмәк күргәзмә көтә иде. Экспозиция тулысынча узган ел республика Рәссамнар берлегенә кабул ителгән кылкаләм осталарының эшләреннән тора. Күргәзмәне музей фондларында сакланган төрле һөнәр ияләренең эш кораллары белән тулыландыру бик отышлы килеп чыккан. Ачылышка килгән тамашачыларны авторларның һәркайсы белән берлекнең көньяк-көнчыгыш бүлекчәсе җитәкчесе - Татарстанның халык рәссамы, әлеге күргәзмәнең кураторы Мөдәррис Минһаҗев таныштырып узды. Алар берлектә яшь рәссамнар буларак саналсалар да, күбесе - олы тормыш юлы узып, иҗади шәхес буларак үз урыннарын тапкан кешеләр. Бу аларның эшләрендә дә турыдан-туры чагылыш таба.
Рәссамнар берлегенең идарә әгъзалары Бөгелмәдә дә ике күргәзмәдә - башта төбәк музеенда, аннан шәһәрнең милли мәдәният үзәгендә булдылар. Күчмә утырыш эшен чәй өстәле янында табигать хозурында дәвам итте.
- Бу безнең өчен үзе бер бәйрәм булды, - диде Мөдәррис Минһаҗев. - Дустанә мөнәсәбәткә корылган мондый сөйләшү, аралашу бик кирәк иде. Бу, беренчедән, безне санлау булса, икенчедән, бөтенебез бергә җыелып күп кенә әйберләргә ачыклык керттек, алга таба иҗат итәргә дәрт-дәрман алдык, бергәләп хәл итәсе мәсьәләләр дә шактый җыелган булган. Идарә тәкъдим иткән проектлар рәссамнарыбызда зур кызыксыну уятты.
Бу көннәрдә Болгарда барган пленерда, нефть төбәгеннән Валерий Веретенников (Җәлил), Дамир Хафизов (Азнакай), Рөстәм Әхмәтов (Мактама), Мөдәррис Минһаҗев, Яскәр Зиннәтуллин (Лениногорск), Яков Лукьяненко (Бөгелмә) катнашалар. «Бәкер» шифаханәсендә пленер уздыру да рәссамнар өчен файдалы булыр дип ышанасы килә. Августта Бөгелмәнең милли-мәдәни үзәгендә Татарстан Рәссамнар берлеге идарә әгъзаларының үз күргәзмәсен көтеп кала алар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading