16+

Сагындырдың, Әлмәндәр бабай

Курчак Әлмәндәр, курчак Әҗәл ничек кабул ителер? Легендар әсәрнең кабат куелышы – белгечләрдә дә, тамашачыда да кызыклы фикерләр уятты

Сагындырдың, Әлмәндәр бабай

Курчак Әлмәндәр, курчак Әҗәл ничек кабул ителер? Легендар әсәрнең кабат куелышы – белгечләрдә дә, тамашачыда да кызыклы фикерләр уятты

Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле кабат Казан сәхнәсенә кайтты. Г.Камал сәхнәсендә дистә еллар сәхнә тоткан спектакльне бу юлы «Әкият» курчаклары сәхнәләштерде. 

Әлмәндәр бабайны бик сагынганбыз икән бит. Шул ук геройлар, шул ук сөйләм, шул ук интонация, әмма геройларны курчаклар уйный.

Спекталь беренче карашка кызыклы куелыш белән күңелгә керә. Курчаклар сәхнәдә артистлар әйтә алмаганны да күрсәтеп бирә кебек. Шул ук вакытта классикка әйләнгән әсәрне яңача карау төрле фикерләр тудырды.
Театрның баш режиссеры Илгиз Зәйниев фикеренчә, төп бәяне тамашачы үзе бирергә тиеш.

– Әсәр яшәү үрнәге максатыннан куела. Нинди генә чорлар, нинди генә авыр вакыйгалар булмасын, тырышып-тырмашып яшәргә кирәк. Әлмәндәр бабай кебек беркайчан да борынын салындырмыйча, сине алырга килгәндә Әҗәл дә еларлык итеп яшәргә кирәк, – диде ул.

Олылар сәхнәсе өчен язылган спектакльне курчаклар белән ­уйнауны төрлечә кабул итәргә була. Режиссер үзе дә, беренче чиратта, аны өлкәннәр өчен театр дип белдерә. 

– Курчак театры элек-электән дә олылар өчен туган булган. Аннан гына балаларга күчкән. Бу – өлкәннәр өчен спектакль, балалар өчен түгел, – диде ул. – Миңа калса, балаларга күрсәтмәслек әйбер сәхнәдә булыр­га тиеш түгел. Әгәр син балаларга күрсәтә алмыйсың икән, димәк, зурларга да күрсәтергә ярамый.

– Курчакның тәэсир итү чаралары икенче төрле. Курчаклар яр­дәмендә, күрсәтә алмаган әйберне дә күрсәтеп була. Рәхәтләнеп карадым, – ди премьераны карарга килгән Туфан Миңнуллин кызы Әлфия ханым.
Шул ук вакытта ул кимчелекләр булуын да яшерми. 

– Геройлар сүзләрен сөйләп бетерми. Кайсыдыр җирдә артистлар репликаларны төгәл белмиләр сыман. Текст белән бераз эшләргә кирәк. Бәлки шомартасы бардыр, – ди ул. 
Театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламовның фикеренчә дә, инерция буен­ча гына курчак театрын балалар театры дип кабул итәбез. Чынлыкта, мондый тамашаны эшләп чыгар өчен аерым көч кирәк. 

– Сәхнәдә әсәрне курчаклар белән генә уйнау яңа формат түгел, курчак театры – борынгы. Аның белән теләсә нинди әсәрне уйнап була. Бу очракта Туфан абыйга хөрмәт йөзеннән аның төп – иң бөек әсәре белән эшләү тора. Узган ел озак паузадан соң Түбән Кама театры да әлеге әсәрне куйды. Безнең Камал театрыннан да кайчан кайтарасыз, дип сорыйлар. Ләкин үзем өчен Әлмәндәр роленә Шәүкәт абый­дан соң башка кешене, Равил абыйдан соң Әҗәлне күрү бик авыр. Театрда үскән кеше буларак, Шәүкәт абыйның бөтен интонацияләренә кадәр хәтерлим. Шул ук вакытта Юра да (Юрий Чуктиев – Әлмәндәр ролен башкаручы. – Авт.) мине ышандыра. Әлмәндәр шундый да булырга мөмкин. Ничек ул курчакны алып бара, тавыш белән бирә, миңа бик ошады, – диде ул.

...«Әлдермештән Әлмәндәр»нең курчакларына шулай да сокланып карадык. Хәрәкәтләр төгәл, курчаклар белән үтә дә яхшы идарә итәләр. Кайберсен икешәр кеше йөртә, сәхнәдәге динамика – гаҗәп. Кәгазьләр дә очып йөри, чәчәкләр дә үсә. Әҗәлнең дә теге дөньядан килүе, аның монда хикмәтләнеп йөрүе дә серле. Һәрхәлдә, яңа куе­лыш уйландырмый калмый. Хәер, спектакльнең төп уңышы – тамашачыда, төп бәяне алар әйтер. Шулай булгач, курчак Әлмәндәр белән Әҗәлне барып күрегез әле.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading