16+

Салават Фәтхетдинов: "Әгәр җырчының теләге юк икән, аны этеп-төртүдән мәгънә юк"

23 октябрьдә Казанның “Пирамида” концертлар залында Әлфия Авзалова исемендәге II Халыкара конкурс-фестиваль узачак. 

Салават Фәтхетдинов: "Әгәр җырчының теләге юк икән, аны этеп-төртүдән мәгънә юк"

23 октябрьдә Казанның “Пирамида” концертлар залында Әлфия Авзалова исемендәге II Халыкара конкурс-фестиваль узачак. 

“Быелгы фестивальне оештыру бик авыр. Бу илдәге вәзгыять белән бәйле. Фестивальнең “халыкара” дигән сүзе үз көчен югалтмый. Чит илдә яшәүче катнашучылар онлайн катнаша ала. Без барысын да карыйбыз. Алар арасында Америка, Канада, Куба, Болгариядә яшәүчеләр бар. Үзбәкстанда яшәүче татар кызы үзе киләчәк. Фондның төп максаты – татар гореф-гадәтләрен саклап, киләчәк буынга тапшыру”, - диде Әлфия Авзалова исемендәге фонд президенты Зөлфия Авзалова.

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов – фестиваль-конкурсның жюри рәисе. Аның әйтүенчә, фестивальнең формасын әле дә төгәл уйлап бетерә алмыйлар. “Чөнки Әлфия апа гади кеше түгел. Киләсе фестиваль башка төрле узачак, үзгәрешләр көтелә. Лауреатлар исемлегендә беренче, икенче, өченче дигән саннар бетерелә. Җиңүчеләр исемлеге озын булмаячак”, - диде ул.

Салават Фәтхетдинов пандемия аркасында фестивальнең бер өлеше китек булуын да әйтте. “Зал тутырып тамашачы алкышламагач күңелсез булыр. Ләкин без дә, халык та моны аңлар дип уйлыйм. Ил башына килгән кайгы бит”, - диде ул. Сүз уңаеннан, концертка тамашачыларны QR-кодсыз кертәчәкләр, залны 50 процентка тутыру каралган.

“Без - Әлфия апа, Илһам абый чорында яшәгән кешеләр. Үзебезне тарихка кертә алмасак та, шушы ике мәшһүр шәхес дәверендә яшәдек. Әлфия апаның җырлавын гына түгел, үзен дә яраттым. Белмим, бу нинди мәхәббәттер. Бар Илһам абый, Әлфия апа һәм башкалар. Шуңа күрә башкалар үпкәләмәсен. Без – башкалар исемлегенә керә торган кешеләр. Олыны олы, кечене кече итәргә өйрәнмичә үсеш булмаячак. Сәнгатьтә дә, гади тормышта да. Халык яратуы белән генә булмый, халык ул гомер буе ярата. Даһиларыбызның исемен мәңгеләштерүдә дәүләт ярдәме кирәк”, - диде Салават Фәтхетдинов.

Бу уңайдан ТР Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин: “Безнең төп бурычыбыз – татар мәдәниятенә, сәнгатенә зур өлеш керткән Әлфия Авзалованы искә алу, аның исемен мәңгеләштерү. Шуңа да аның исемендәге фестивальне оештыру аеруча зур дәрәҗә”, - диде.

“Фестивальдә җиңүчеләрнең язмышы нинди булыр?” дигән сорауга Салават Фәтхетдинов болай диде: “Җиңүчеләрнең язмышы – үз кулында. Әгәр үзенең теләге юк икән, аны этеп-төртүдән мәгънә юк. 17-18 яшьлек яшьләргә җыр буенча укырга керергә тәкъдим итеп карыйбыз. Әмма ул математика яки спорт юнәлеше буенча китсә, аны җырга тартып булмаячак. Теләге булса, без аңа ярдәм итәргә әзер”.

Әлфия Авзалова исемендәге Халыкара фестиваль-конкурсы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Президент Аппараты каршындагы мәдәниятне үстерү фонды ярдәме белән оештырыла.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading