16+

Салават Фәтхетдинов: "Үз гомеремдә тамашачыга өч җырчы тәкъдим иттем"

Әлфия Авзалова исемендәге II Халыкара конкурс-фестиваль турында сөйләшкәндә, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдиновтан “яшьләр арасында Әлфия Авзалованың дәвамчылары бармы?” дип сорадык.

Салават Фәтхетдинов: "Үз гомеремдә тамашачыга өч җырчы тәкъдим иттем"

Әлфия Авзалова исемендәге II Халыкара конкурс-фестиваль турында сөйләшкәндә, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдиновтан “яшьләр арасында Әлфия Авзалованың дәвамчылары бармы?” дип сорадык.

Бер өметле кыз бар иде, ярты гына курс укыды да китте балакаем. Теләге булмаган кешене мәҗбүри укытып булмый. Таланты булганының эшлисе килми, булмаганы арттан йөри. Укучым Энҗе Шәйморзинаны Әлфия Авзалова стилендә тәрбиялим. Кемдер оялып җырлый, кемдер артыгын кыланып ташлый. Энҗе хәзер җырны яратып җырлый башлады. Чулпан Йосыпова да Әлфия апа стилендә күкрәк тавышы белән җырлый. Андыйлар хәзер бик сирәк шул. Әгәр микрофон булмаса, күбесенең тавышы 3 метрдан да ерак китми. Татар тембры - ул Әлфия Авзалова, Хәмдүнә Тимергалиева, Хәния Фәрхи. Классик җырчыларны үпкәләтәсем килми. Мин үз юнәлешем буенча карыйм. Мин классиканы тыңламыйм, чөнки аны аңламыйм. 

Салават Фәтхетдинов әйтүенчә, үз гомерендә ул тамашачыга өч җырчыны тәкъдим иткән - Рәсим Низамов, Раяз Фасыйхов, Рүзилә Бәдретдинова. Быел Салават Зәкиевич концертында яшь җырчы Рүзилә Бәдретдинова җырлады. Моңа кадәр ул сәхнәгә Зәлилә исеме белән чыга иде. “Исемен түгел, үзен дә таба алмый ул. Әле сәхнәгә чыкмаган, псевдоним эзли. Псевдоним аны кеше итә дип уйлый. Ул бала күрәсен күргән инде, проблемаларга бәйләнеп алды. Мөмкинлегем булса, андый балаларны Хөкүмәт тарафыннан попечительлеккә алыр идем. Ашатып, киендереп, “татарча гына җырла” дияр идем”, - ди җырчы.

Сүз уңаеннан, Рүзилә Бәдретдинова Әлфия Авзалова исемендәге I Халыкара конкурс-фестивалендә лауреат исеме алган булган.

Салават Зәкиевич татар моңы турындагы фикерләре белән дә уртаклашты. “Иң куркынычы – татар җыры, татар моңы үзгәрә. Хәтта кеше дә үзгәрә. Үзебез акча түләп үзгәртәбез. Яшьләр бу кармакка тиз эләгә. Филүс Каһиров та төрле стильдә җырлый ала, әмма юк, ул халыкчан стильдә җырлый. Татар җырын җырлар өчен татар булып туарга кирәк. Үзебезнең кыйбладан чыкмаска кирәк. Әйе, төрле юнәлешләр бар, булсыннар. Әмма үзебезнең моңны, телне сакларга кирәк. Өйдә генә булса да татарча сөйләшергә иде”, - диде Салават Фәтхетдинов.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading