16+

Шүрәле ничек дөнья шедевры ясый?

«Әкият» балалар үзәгендә «Сөйкемле Шүрәле» Бөтенроссия бәйгесенә йомгак ясалды һәм конкурс лауреатлары, дипломатларының эшләреннән күргәзмә ачылды. «Сөйкемле Шүрәле» быел алтынчы тапкыр уздырыла. Шунысы куа­нычлы: бәйгедә катна­шучылар саны елдан‑ел арта бара. Аны хәзер республикадан читтә дә яхшы беләләр. Быел да Башкортстан, Киров, Самара, Омск, Пермь, Пенза, Ульяновск, Әстерхан, Петропавловск-Камчатскидан хәтле килде...

«Әкият» балалар үзәгендә «Сөйкемле Шүрәле» Бөтенроссия бәйгесенә йомгак ясалды һәм конкурс лауреатлары, дипломатларының эшләреннән күргәзмә ачылды.
«Сөйкемле Шүрәле» быел алтынчы тапкыр уздырыла. Шунысы куа­нычлы: бәйгедә катна­шучылар саны елдан‑ел арта бара. Аны хәзер республикадан читтә дә яхшы беләләр. Быел да Башкортстан, Киров, Самара, Омск, Пермь, Пенза, Ульяновск, Әстерхан, Петропавловск-Камчатскидан хәтле килде эшләр. Җәмгысы 700гә якын эш кабул ителгән. Жюри аларны җиде номинациядә (сәнгатьле чигү; кулдан туку, корама, гобелен; күнне сәнгатьле эшкәртү; киез әйберләр; агачны сәнгатьле эшкәртү: агач ую, инкрустация, юкәдән әйберләр эшләү, агачка рәсем төшерү; халык уенчыклары) карап, җиңүчеләрне билгеләде. 79 бала I-II-III урыннарга лаек булды.
- Без әллә нинди супер талантлы рәссамнарны да эзләмибез, максат башка: бала кулына бөек шагыйребез Габдулла Тукай әсәрләрен алсын, укысын, белсен, иҗатка тартылсын. Шул ук вакытта жюри һәр эшкә дөнья шедевры белән эш иткәндәй сак карый, - диде Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге директоры Фәнзилә Җәүһәрова, бәйгенең әһәмиятенә тукталып.
Идел буе районының «Мирас» үрнәк хореография коллективы концерты белән башланып киткән бәйрәм онытылмас вакыйгаларга бай булды. Бүләкләү тантанасының «Туган авылым» комплексында узуы балаларны тагын да якынайтты. Аларның күбесе үзләрен әби‑бабай янында, авылда кунакта кебек хис итми калмагандыр. Бәйрәмнән киткәндә, балаларның лауреат буларак алган бүләкләре өстенә, үз куллары белән ясалганнары да өстәлде. Чөнки программада 1 нче сәнгать мәктәбе җитәкчелегендә пыялага рәсем ясау витраж, аппликация, кечкенә әләмнәр эшләү кебек осталык дәресләре дә оештырылган иде. Әдәбият елы Шүрәлесе менә шулай истә калыр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading