16+

Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатына карикатура бәйгесе игълан ителә

Дуслар, сез спортның су төрләре буенча Казанда узачак XVI дөнья чемпионатына әзерләнәсезме? Татарстан Рәссамнар берлеге каршындагы сатирик секция остаханәсендә һәм карикатурачыларның «Сабантуй» иҗат берләшмәсендә соңгы вакытта сүз гел шул хакта куера. Чөнки Вячеслав Бибишевның Шарж һәм Карикатура студиясе балалар һәм яшьләр (16 яшьтән 30 яшькә кадәр) арасында Казанда уза торган...

Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатына карикатура бәйгесе игълан ителә

Дуслар, сез спортның су төрләре буенча Казанда узачак XVI дөнья чемпионатына әзерләнәсезме? Татарстан Рәссамнар берлеге каршындагы сатирик секция остаханәсендә һәм карикатурачыларның «Сабантуй» иҗат берләшмәсендә соңгы вакытта сүз гел шул хакта куера. Чөнки Вячеслав Бибишевның Шарж һәм Карикатура студиясе балалар һәм яшьләр (16 яшьтән 30 яшькә кадәр) арасында Казанда уза торган...

Дуслар, сез спортның су төрләре буенча Казанда узачак XVI дөнья чемпионатына әзерләнәсезме? Татарстан Рәссамнар берлеге каршындагы сатирик секция остаханәсендә һәм карикатурачыларның «Сабантуй» иҗат берләшмәсендә соңгы вакытта сүз гел шул хакта куера.
Чөнки Вячеслав Бибишевның Шарж һәм Карикатура студиясе балалар һәм яшьләр (16 яшьтән 30 яшькә кадәр) арасында Казанда уза торган ачык бәйгеләр традициясен дәвам итеп, Татарстанда янә бер бәйге игълан итте. «Күңелле манара» дип атала ул. Һәм турыдан-туры Казанда узачак дөнья чемпионатына багышлана. Бәйгенең «дистанциясен» кыска дип булмый. Аңа игълан иткән көннән, ягъни 1 апрельдән үк кушылучылар да бар. Бәйгегә килгән эшләр интернетта «КОНКУРС» дигән махсус биткә http://bibstudio.wix.com/bibstudio урнаштырыла бара. Финиш 1 июльдә. Шул вакыт эчендә «судан чык­мыйча» рәхәтләнеп «каз тәннәре» чыкканчы фантазиягезне эшкә җигәргә мөмкин. Чөнки тема шуны таләп итә: «спортның су төрләре». «Йөзәсеңме», «суга сикерәсеңме», «ачык диңгездә үзеңне сыныйсыңмы», синхрон йөзү кызыктырамы, әллә хай-дайвингмы - анысын үзең сайлыйсың. Бары бер таләп: син ясаган карикатура (карикатура, ироник графика, плакат, шарж) сүзсез дә аңлашырга һәм башкалар да эчләре катып көләрлек булсын!
- Ул теләсә кайсы техникада башкарылырга мөмкин, үлчәме А4 (20х30)тән А3 (30х40)кә кадәр. Эшең бәйгегә үтәме-юкмы - анысын сайлап алу комиссиясе хәл итә. Без - өлкән карикатурачылар бер төрле уйласак, балалар бөтенләй икенче чишелеш таба. Һәм әйтергә кирәк, аларның уйлап табучанлыгына үзебез дә шаккатабыз. Алар ясый башласа, әллә ниләр китереп чыгаралар. Әйтик, батрафляй алымы белән йөзүчене күбәләкләр үз ише, лидеры итеп күреп, аның артыннан иярәләр. Көтүе белән күбәләк... Бу бик креатив юл. Бу инде икенче адым, башкача фикер йөртү. Чаян карикатурачыларының башына да килмәгән алымнар... Җиңүчеләргә бүләкләр, призлар, исемнәр бәйгене оештыручылар тарафыннан бирелә. Бер үк вакытта спонсорлардан, партнерлардан махсус бүләкләр каралган. Бу бүләкләр булачак рәссамнарга осталыкларын тагын да арттырырга ярдәм итәчәк, - ди жюри рәисе, Карикатурачыларның халыкара конкурсы лауреаты, гран-прига - «Алтын Эзоп»ка ия булган Россия һәм Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы Вячес­лав Бибишев.
Билгеле инде, ясадым да шуның белән бетте генә түгел, бәхет елмайган карикатурачыларның эшләре күргәзмәләрдә күрсәтеләчәк һәм аларга, ачылышта катнашу өчен, чакыру билетлары тапшырылачак.
Автор, эшләрен бәйгегә тапшырганда, исем-фамилиясен эшенең арткы ягына язарга тиеш. Моннан тыш һәр катнашучы исем-фамилиясе, яшәгән урыны, телефонын күрсәтеп, анкета тутыра. Эшләрне Казан, Большая Красная, 62. Мастерская сатирической секции Союза художников РТ. №30 «А» адресы белән почта аша юлларга да, китереп бирергә дә мөмкин.
Бәйге папкасында инде шактый эш тупланган. Соңга калма!
Карикатурачылар - Илдус Әҗемов һәм Вячеслав Бибишев. Шаярмагыз, манараның ни икәнен Илдус абыегыз да б-и-и-и-к яхшы белә. Ни дисәң дә, бабалары «Әҗем» мәчетен төзегән кешеләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading