16+

“Тел бистәләре”нә – бер миллион бирәчәкләр

Безнең якта күп сөйләүчене “тел бистәсе” диләр. Кызганыч, матур, камил рәвештә сөйләшүче, тәмле телле кешеләр азаеп бара инде.

“Тел бистәләре”нә – бер миллион бирәчәкләр

Безнең якта күп сөйләүчене “тел бистәсе” диләр. Кызганыч, матур, камил рәвештә сөйләшүче, тәмле телле кешеләр азаеп бара инде.

Сәхнәдә исә нәфис сүз остасы дигән һөнәр бөтенләй дә юкка чыкты диярлек.
Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе бик зур эш башкарырга ниятли. Филармония, Татарстан җитәкчелеге белән берлектә, эстрадада нәфис сүз осталарына булган кытлыкны бетерергә алына. Шул максаттан, “Татар сүзе” дип аталган конкурс игълан ителә.

Сәхнәдә телебез “чүпләнә” бара. Бик күп рус телле сүзләр керә. Чит ил сүзләрен дә еш кулланалар. Телнең икенче планга күчә баруы шулай ук безне борчый. Төрле яктан караганда да килеп туган вазгыять бу. Шигърият, мәсәл, проза өлкәсендә алга китеш булыр, дип саныйм, – ди филармония директоры Кадыйм Нуруллин.
Конкурсның жюри рәисе Айдар Фәйзрахманов кулга-кул тотынып эшләгәндә, уңышка ирешеп була, дигән фикердә.

Тамашачы җырга караганда, шигырьләрне онытылып тыңлый. Кайберләре хәтта кушылып сөйләп утыра. Кайберләренең күзләрендә яшь. Бу безнең халыкка шигъриятне җиткерүнең ни кадәрле ерак икәнебезне күрсәтеп тора. “Татар сүзе”нең максаты да татар шигъриятен халыкка төрле чаралар аша җиткерү, кызыксыну уяту, – ди Айдар әфәнде.

Бәйгедә катнашучыларны яшь белән бәйләп чикләмәү, сайлап алу турында дистанцион катнашу мөмкинлеге катнашучылар санын тагын да арттырыр дигән өмет уята. Чыгышлар 15 декабрьгә кадәр кабул ителә. Нәтиҗәләр 2021 елның 21 февралендә, ягъни Туган тел көнендә игълан ителә.
Бүләкләр дә саллы гына. Премия фонды 1 миллион сум тәшкил итә.

Лилия ЛОКМАНОВА.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading