16+

Фәридә Төхвәтуллинаның иң беренче укыган китабы нинди?

- Яңарак кына Адлер Тимергалинның китабын укый башладым. Анда язучының төрле елларда төрле басмаларда чыккан мәкаләләре урын алган. Яңа чыккан китапларның барысы белән дә танышып барырга тырышам. Нәбирә Гыйматдинова, Мөхәммәт Мәһдиев, Әмирхан Еники иҗатларын яратам. Күптән түгел генә Нияз Акмалның китабын укыдым. Аның шигырьләре белән таныш идем, бу китабында прозасы...

- Яңарак кына Адлер Тимергалинның китабын укый башладым. Анда язучының төрле елларда төрле басмаларда чыккан мәкаләләре урын алган. Яңа чыккан китапларның барысы белән дә танышып барырга тырышам. Нәбирә Гыйматдинова, Мөхәммәт Мәһдиев, Әмирхан Еники иҗатларын яратам. Күптән түгел генә Нияз Акмалның китабын укыдым. Аның шигырьләре белән таныш идем, бу китабында прозасы да урын алган. Шагыйрьләрдән Әнгам Атнабаев, Зөлфәтнең иҗатына гашыйкмын. Афоризмнар җыентыкларын да өстәл китабым дияргә була. Төрле шәхесләрнең канатлы сүзләре язылган «Дөньяда әйтер сүзем бар» китабын укып чыктым. Иң истә калган китабым - Каюм Насыйриның «Халык авыз иҗаты» китабы. Ул минем кечкенә чагымда иң беренче укыган китабым дияргә дә була. Бала вакытта рәсемле, ялтыравыклы китапларга кызыксак та, тышлары тузып беткән китап минем хәтердә нык истә калды. Әмирхан Еникинең, Мөхәммәт Мәһдиевнең китапларын кат‑кат укыганым бар. «Кеше китә - җыры кала» китабын укырга кирәк әле дип, өстәлгә яңарак алып куйдым.
Балалар китапларын да гел алып торабыз. Хәлим Җәләйнең юбилее уңаеннан чыккан әкиятләр китабын балалар белән бик кызыксынып укыдык.
Социаль челтәрләрдә марафонны #kitap #uki #uqu #китап #укы хештегы белән дәвам итәргә мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading