16+

«Депутат булсам район хакимияте башлыгы Дамир Фәттаховка булышачакмын»

Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына быелның 18 сентябрендә сайлаулар узачак. «Бердәм Россия» ­сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге 22 майда алдан сайлап карау үткәрә. Кандидатлар хәзер алты сайлау округында сайлаучылар белән очраша.

«Депутат булсам район хакимияте башлыгы Дамир Фәттаховка булышачакмын»

Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына быелның 18 сентябрендә сайлаулар узачак. «Бердәм Россия» ­сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге 22 майда алдан сайлап карау үткәрә. Кандидатлар хәзер алты сайлау округында сайлаучылар белән очраша.

Казан шәһәренең Киров районындагы 70нче мәктәбендәге очрашуны Татарстанның экология һәм табигый байлык­лар министры Фәрит Габделганиев алып барды. Ул әйткәнчә, праймеризга 63 кандидат теркәлгән, алар - «Бердәм Россия» партия әгъзалары, шулай ук үз-үзләрен тәкъдим итүчеләр. Башка партия әгъзасы, хөкемгә тартылган кеше алдан сайлап карауда катнаштырылмый.

Аннан соң депутатлыкка кандидатларга сүз бирелде. Алар: Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Татарстан Республикасының су полосы федерациясе вице-президенты Ирек Зиннуров, «Созвездие-Йолдызлык» республика үзәге директоры Дмитрий Туманов, «АМИ-күчемсез милек» ширкәтенең үсеш буенча директоры Эдуард Шәрәфиев, фермер Максим Конов, Татарстанның юстиция министры Лариса Глухова.

Илдар Гыйльметдинов:
- Киров районында ун ел яшәдем, мәгариф тармагында эшләдем. Балаларга һәм укытучыларга биремнәр артык күп. Казанда әле 60 мәктәптә белем бирү ике сменада үткәрелә - бу дөрес хәл түгел. Уку бер сменада гына булырга тиеш. Укытучылардан бихисап отчетлар сорыйлар, бу шулай ук кирәкмәс эш. Укытучы күбрәк балалар белән шөгыльләнсен.

Лариса Глухова:
- Татарстан Республикасы үрнәк проектлар белән чыга. Татарстанның законнарын федераль югарылыкта танытырга һәм якларга кирәк. Мин шушы юнәлештә эшләргә исәплим. Казанның һәм аерым алганда Киров районының туристлык өлкәсендәге мөмкинлекләрен үстерергә кирәк.
Ирек Зиннуров:
- Яшьләр сәясәте турында федераль закон кабул итү зарур. Спорт командаларында чит ил легионерлары түгел, ә үзебезнекеләр уйнасын. Яшьләргә эш урыннары булсын. Спорт сарайларында балаларның бушлай шөгыльләнүләренә ирешергә кирәк.

Максим Конов:
- Киров районында ­шәхси ­секторда яшәдем, үз йортлары белән яшәүчеләрнең проблемаларын күтәрәчәкмен. Татарстан - күпмилләтле республика, милләтләр дуслыгы - олы байлык. Милләтләр дуслыгын ныгыту, ватанпәрвәрлек тәрбия­ләү, туристлык - минем юнәлешем.

Дмитрий Туманов:
- Ленинградта тудым, әти - Казаннан, бабай - Чирмешәннән. Балалар иҗатын үстерүгә игътибар бирәчәкмен. Үзәк телевидениедән англо-америка идеологиясе агыла, үзебезнең ватанпәрвәрлек идеологиясе булу мәслихәт. Татарстанда спортка нык игътибар бирелә, мәдәниятне дә онытырга ярамый.

Эдуард Шәрәфиев:
- Сигез яшьтә ятим калып, интернатта үстем. Интернатларны спорт юнәлешле итеп оештырырга кирәк, минемчә. Киров районы үсештә, ләкин эшлисе эшләр күп әле. Депутат булсам, мин районыбыз хакимияте башлыгы Дамир Фәттаховка булышачакмын.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading