16+

Евразиянең очрашу урыны – Казан

Татарстан башкаласында 31 июльдә һәм 1 августта Евразиянең җирле хакимиятләре конгрессы эшләячәк. Шәһәр башкарма комитетының туристлыкны үстерүгә теләктәшлек комитеты рәисе Евгения Лодвигова әйтүенчә, әлеге чарада Россия, Казахстан, Кыргызстан, Украина, Молдавия, Монголия, Таҗикстан һәм башка илләрдән йөздән артык шәһәрнең мэрлары катнашачак. Конгрессның төп темасы - «Евразия интеграциясенә таба адымнар: глобаль үсеш...

Евразиянең очрашу урыны – Казан

Татарстан башкаласында 31 июльдә һәм 1 августта Евразиянең җирле хакимиятләре конгрессы эшләячәк. Шәһәр башкарма комитетының туристлыкны үстерүгә теләктәшлек комитеты рәисе Евгения Лодвигова әйтүенчә, әлеге чарада Россия, Казахстан, Кыргызстан, Украина, Молдавия, Монголия, Таҗикстан һәм башка илләрдән йөздән артык шәһәрнең мэрлары катнашачак. Конгрессның төп темасы - «Евразия интеграциясенә таба адымнар: глобаль үсеш...

Татарстан башкаласында 31 июльдә һәм 1 августта Евразиянең җирле хакимиятләре конгрессы эшләячәк.
Шәһәр башкарма комитетының туристлыкны үстерүгә теләктәшлек комитеты рәисе Евгения Лодвигова әйтүенчә, әлеге чарада Россия, Казахстан, Кыргызстан, Украина, Молдавия, Монголия, Таҗикстан һәм башка илләрдән йөздән артык шәһәрнең мэрлары катнашачак.
Конгрессның төп темасы - «Евразия интеграциясенә таба адымнар: глобаль үсеш өчен җирле чишелешләр». Шәһәрләр башлыклары киңәшмәсендә Евразия геополитик регионында бердәмлекне ныгыту, хезмәттәшлекне үстерү турында сүз алып барылачак. Колачлы-глобаль карарлар кабул итү процессында җирле хакимиятләрне активрак катнаштыру, аларның мөмкинлекләрен күтәрү - Конгрессның үзмаксаты. Халыкара чара «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» бөтендөнья оешмасы белән Казан мэриясе тарафыннан үткәрелә. Мәгълүм булганча, Казан мэры - «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» бөтендөнья оешмасының рәистәше, шушы оешманың Евразия бүлеге президенты. Евразия бүлегендә 12 ил әгъза булып тора, андагы шәһәрләрдә һәм торак пунктларда 300 миллион кеше яши.
Конгресста шәһәрләрнең халыкара активлык рейтингы күрсәтеләчәк. Рейтинг билгеләү идеясе узган ел Казахстанның Актау шәһәрендә үткәрелгән Евразия бүлеге советында яңгыраган булган. Әлеге башлангыч «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» бөтендөнья оешмасының быелның 15 февралендә Барселонада үткәрелгән киңәшмәсендә дә яклау тапкан. Мэр Илсур Метшин, рейтингларны билгеләү фикере белән уртаклашып, Барселонада ясаган чыгышында: «Халыкара рейтингны даими үткәрү безнең шәһәрләрнең халыкара эшчәнлегенең активлашуына этәрәчәк, ахыр чиктә аларның танылуына китерәчәк һәм инвестицияләр кертүгә кызыксыну тудырачак, шулай ук туристлар агымын арттырачак», - дип әйтеп үткән иде.
Казанда чакта Евразия бүлегенең генераль ассамблеясы утырышы да үткәреләчәк. Анда киләсе срокка Евразия бүлегенең яңа президенты һәм вице-президентлары сайланачак.
«Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» бөтендөнья оешмасы 2004 елда төзелгән. Ул ирекле рәвештә ун мең шәһәрне, ассоциацияләрне, берлекләрне һәм аерым муниципаль берәмлекләрне берләштерә.
- Конгресста барлыгы 150 делегат, шул исәптән халыкара оешманың җиде бүлегенең дә җитәкчелеге катнашачак. Кунаклар Казанда 1 августта булачак Сабан туен күрәчәкләр, - диде Евгения Лодвигова.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading