16+

Ирек Богуславский: «Бездә баш бар, эшләргә генә кирәк»

Россия Дәүләт Думасына депутат булып сайланырга кандидатлыкка кандидатлар арасында дебатлар дәвам итә.

Ирек Богуславский: «Бездә баш бар, эшләргә генә кирәк»

Россия Дәүләт Думасына депутат булып сайланырга кандидатлыкка кандидатлар арасында дебатлар дәвам итә.

Чираттагы теледебатта Россия Дәүләт Думасы депутатлары Евгений Гришин, Ирек Богуславский, Ринат Хәйров, Россия финанс министры урынбасары Айрат Фәррахов, «КлинЭкоКазань» директорының юридик мәсьәләләр буенча урынбасары Родион Ефремов һәм «АМИ - Недвижимость» директоры Эдуард Шәрәфиев катнашты. Кандидатлар «Социаль-икътисади үсеш: проблемалар һәм аларны чишү юллары» темасына сөйләште.

Ирек Богуславский фикеренчә, соңгы елларда кабул ителгән социаль программалар ярдәмендә, илдә күп нәрсә алга китте. Әмма ничек кенә булмасын, халыкның тормыш дәрәҗәсе түбән кала бирә. Бу исә турыдан-туры икътисад белән бәйле. Икътисадның үсеш темплары акрын барганга, халыкның хезмәт хакы да түбән.

- Мин бу мәсьәләдән чыгу юлын ил сәнәгате белән фәнне үстерүдә күрәм. Яңа эш урыннары барлыкка киләчәк, җитештерү күләме арткач, хезмәт хакы да күтәреләчәк. Россия һәрчак социаль дәүләт булды. Иң мөһиме - кеше капиталы. Шуны истә тоткан хәлдә генә икътисадны үстерә алабыз. Бездә баш бар, эшләргә генә кирәк. Диванда ятып, могҗиза көтеп яту - мәгънәсезлек, - ди ул.
Айрат Фәррахов та шундый ук фикердә тора.

- Кеше капиталы ул - интеллект, белем, сәламәтлек, тормыш сыйфаты. Боларга икътисадны үстереп кенә ирешеп була. Халыкны хәерчелектән коткарыр­га кирәк, - ди министр урынбасары.

«Әлеге проблемадан чыгу юлын сез нәрсәдә күрәсез?» дигән сорауга ул:
- Социаль пособиеләрдән тыш, дәүләт ярдәме адреслы булырга тиеш. Хәзерге законнар исә фәкать билгеле бер категорияне генә яклый. Ә безгә аны конкрет кешенең конкрет мохтаҗлыгыннан чыгып билгеләргә кирәк. Ул транспортта йөрү бәясе, коммуналь хезмәтләргә, торак өчен компенсация сыйфатында да булырга мөмкин. Гаиләдә эшкә яраклы кешеләр булганда, аларны эшкә урнаштыруда булышлык күрсәтергә була, - дип җавап бирде.

Ринат Хәйров икътисад үсешен нефть белән бәйләнештә күрә. Аныңча, илнең нефть тармагын үстерү өчен, авыр нефтьне табу эшенә керешергә мөмкин.

- Республикабызда гына да мондый нефть запасы - 7 миллиард тоннага якын. Бу - бюджетны үстерүнең төп чыганагы булачак, - дигән фикердә тора ул.
Аның сүзләренчә, шул ук вакытта кече һәр урта бизнесны да үстерергә кирәк. Моның өчен салым күләмен, аларны нигезсез тикшерүләрне киметү дөрес булачак.

Эдуард Шәрәфиевнең чыгышы залда утыручыларда кызыксыну уятты. Аның, укытучыларны укытудан, аларны эш белән күмүдән туктарга, Бердәм дәүләт имтиханнарын, хастаханәләрдәге түләүле хезмәт күрсәтүләрне бетерергә, балаларга спорт секцияләрен, түгәрәкләрне түләүсез итәргә, кирәк дигән сүзләрен кат-кат алкышладылар. Фермерларга ярдәм күрсәтелергә тиешлеген дә искә алды ул.
Евгений Гришин үсеп килүе буынга рухи-әхлакый, патриотик тәрбия бирергә кирәклеген ассызыклады.

- Кадрлар барысын да хәл итә дип дөрес әйткәннәр. Дөрес тәрбия алган буын гына дәүләт алдында торган бурычларны хәл итәргә сәләтле булачак, - ди ул.
Родион Ефремов, депутатлыкка сайланган очракта, ана капиталы программасын туктатмаска, пенсия системасына үзгәрешләр кертергә вәгъдә итте.

Дилбәр Гарифуллина.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading