16+

Казан цифрлы дөнья атнасына чума

Татарстан башкаласына тагын 60 илдән җыелышалар. Казанда 21-24 сентябрьләрдә Kazan Digital Week-2021 халыкара форумы була. Әлеге чара “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә үткәрелә. Инглиз теленнән тәрҗемә итсәк, “digital”-цифр, ә “week”-атна дигән мәгънәне аңлата. Димәк, без атна дәвамында цифрлы дөньяда кайнаячакбыз.

Казан цифрлы дөнья атнасына чума

Татарстан башкаласына тагын 60 илдән җыелышалар. Казанда 21-24 сентябрьләрдә Kazan Digital Week-2021 халыкара форумы була. Әлеге чара “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә үткәрелә. Инглиз теленнән тәрҗемә итсәк, “digital”-цифр, ә “week”-атна дигән мәгънәне аңлата. Димәк, без атна дәвамында цифрлы дөньяда кайнаячакбыз.

Яңалыкны - эләктерәбез, тәҗрибәне - бүлешәбез

— Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика сәнәгатен үстерү, халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту максатында, цифрлы технологияләрне актив рәвештә кулланышка кертү бурычы куйды. Халыкара форум кысаларында Татарстан Хөкүмәтенең сәнәгатьне цифрлаштыру мәсьәләләре буенча киңәшмәсе уздырылачак,- диде республиканың дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында оештырылган матбугат конференциясендә.

— Форум нигезендә республикада нинди яңа технологияләр кулланышка кертелде?- дип, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән министрга сорау бирдем.

Форумда ел саен төрле илләрдән цифрлы технологияләр белгечләре һәм галимнәр катнаша, быелгысына да 60 илдән киләләр. Татарстанда шушы форум этәргечендә дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр порталы булдырылды. Төзелеш тармагына, кече һәм урта предприятиеләр эшчәнлегенә, экология һәм коммуналь хуҗалык өлкәсенә цифрлы технологияләр кертелә. “Акыллы светофор” да шушы форум мисалы. Казанда зур урамнарга урнаштырылган “акыллы светофорлар” хәрәкәт тыгызлашкан юлларга күбрәк вакыт бирә. “Акыллы шәһәр” проекты шулай ук форумнан башлангыч алды. Республикада күп фатирлы йортларга, иминлек тәэмин итү йөзеннән, 60 мең видеокамера беркетелде инде. Гимназиядә ату тудырган адәм дә видеокамерада күренгән, диярсез. Кешене таный һәм уй-ниятен сизеп ала торган программалар кулланышка кертеләчәк озакламыйча. Татарстан цифрлы технологияләрне кулланышка кертүдә Россия төбәкләре арасында әйдаман. Безнең тәҗрибәне ил төбәкләре дә һәм Азия дәүләтләре дә өйрәнә, -дип җавап кайтарды Айрат Хәйруллин.

Электромобиль сайлый башла

“Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе директоры, Татарстан Республикасының цифрлы үсешенә теләктәшлек ассоциациясе советы рәисе Рифкать Миңнеханов югары уку йортларын форум эшчәнлегендә активрак катнашырга чакырды.

Форум кысаларында “Интеллектуаль транспорт системалары” күргәзмәсе эшли. Анда акыллы техника һәм транспорт чаралары күрсәтелә. Электромобильләр дә була. Европада эчке янулы двигательләрдән баш тарта баралар, киләчәк-электромобильләр кулында. Шунлыктан, инде бүгеннән үк электромобиль сайлый башларга була. Татарстанда электромобильләргә ток җыйдырту станцияләре төзеләчәк. Киләчәктә шундый җайланмалар һәр гаражда булачак әле, -диде Рифкать Миңнеханов.

Сәлам, Ворлдскиллс!

“Казан Экспо” үзәгенең 2нче павильонында 21-24 сентябрьләрдә, халыкара форум белән беррәттән, мәгълүмати технологияләр өлкәсендә Ворлдскиллс стандартлары буенча IIIнче тармак чемпионаты була. “Һөнәри осталыкны үстерү үзәге” (“Центр развития профессиональных компетенций”) автоном коммерциячел булмаган оешманың генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин таныштырганча, бәйгедә Россиянең 29 төбәгендәге югары уку йортларыннан, техникумнарыннан, шулай ук предприятиеләреннән студентлар һәм яшь белгечләр ярыша.

— Чемпионат илнең цифрлы икътисадына кадрлар мөмкинлеген киңәйтүгә һәм мәгариф системасын үстерүгә юнәлтелгән. Эпидемия хәле кискен тормаса Ворлдскиллс бәйгесен карарга 10 мең тирәсе мәктәп укучыларын һәм студентларны да алып килү ниятләнелә,- диде Эмиль Гобәйдуллин.


Хакерлар “борыннарын” тыкмасын

Innostage компанияләр төркеме генераль директоры Айдар Гозәеров белән Ак Барс банкының мәгълүмати технологияләр департаменты директоры Тимур Колескин форумда кибериминлек, шулай ук финанс тармагындагы иминлек турында да сөйләшү үткәрелә.

Хакерлар һөҗүмнәре предприятиеләргә генә түгел, ә дәүләт иминлегенә дә куркыныч тудыра. Шунлыктан, кибериминлекне көчәйтү һәм камилләштерү стратегик әһәмияткә ия,- диде Айдар Гозәеров.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading