Бу операция нишләп һәм ничек башландымы? Ул бик кинәт башланып китте. Куркынычсызлык Советы утырышын караган булсагыз, Президент Путин әгъзаларның һәрберсеннән сорады: бу республикаларның (Луганск һәм Донецк Республикалары хакында сүз бара – Авт.) бәйсезлеген таныргамы? Совет әгъзалары югалып калды. Сергей Нарышкин (Тышкы разведка хезмәте директоры – Авт.) хәтта Путин нинди җавап көтүен чамаларга тырышты. Бу аның йөзеннән күренә иде. Барысы да аңлый иде: әгәр дә республикаларның бәйсезлеген таныйлар икән, хәрби хәрәкәтләр булачагы көн кебек ачык.
Донбасска һөҗүм әзерләнүен, иртәме-соңмы Кырым өчен сугыш булачагын белә идек. Ни өчен Президент бу карарны мөстәкыйль рәвештә кабул итте һәм Куркынычсызлык Советы әгъзалары бу хакта белмәде? Гадәттә, мондый чараларга алар әзер текст белән килә. Реакция күрсәтә алган бердәнбер кеше – ул Колокольцев иде (Россия Эчке эшләр министры Владимир Колокольцев – Авт.). Ул: “Мин бу республикаларны тану яклы”, – диде һәм әзер текстын укыды.
Утырыш туры эфирда күрсәтелә дисәләр дә, аны берничә сәгатьтән соң гына, кайбер урыннарын алып атып, халыкка күрсәттеләр. Мин язманың беренче вариантын күрдем.
Бу вакыйгаларның килеп чыгуына, миңа калса, Украинада атом-төш коралы барлыкка килү турында мәгълүматлар нигез булып тора. Ел башыннан алып Украина Президенты Владимир Зеленский актив рәвештә атом-төш бомбасы булдырырга җыенуларын, Будапешт меморандумын таркатырга теләвен сөйли. Бу меморандум СССР таркалганнан соң кабул ителгән иде. Аның нигезендә Россия СССРның элеккеге илләрнең бурычларын үзенә алырга, ә союздаш республикалар атом-төш коралыннан баш тартырга тиеш иде.
Уйлавымча, Донбасска һөҗүм март аенда булырга тиеш иде. Россияне тоткарлап тотар өчен аларның “пычрак” радиоактив материаллары бар иде һәм алар бу материалларны, без Донбасска ярдәм итә башлаган очракта, Россия чикләренә урнаштыру белән яный иде.
Икътисадчы Михаил Хазинның версиясе күпкә куркынычрак. Аның фикеренчә, Донбасска һөҗүм башланганнан соң Белгородка кече атом-төш һөҗүме ясалырга тиеш иде. Бу җәмгыятьтә паника тудыра, ә Украина үзе нәрсә тели, шуны алыр иде.
Киев янындагы аэродромга ни өчен десант гаскәрләре кертелде? Анда “Мрия” самолеты шартлатылды. Чөнки ул атом-төш коралын билгеле бер кабырчыкта күчерә ала торган бердәнбер самолет. Бөекбритания вәкилләре бу коралны бирүләрендә шикләнәм, әмма Украинада Бөекбританиянең “пычрак” радиоактив материаллары һичшиксез бар. Чөнки Бөекбританиянең бу промышленносте бик нык үскән.
Харьковта беренче көннәрдә “физтех” дигән әйбер шартлатылды. Анда атом-төш реакторы саклана. Мондый әйбер саклана торган бердәнбер урын хәзер Киев кына калды. Бу минем шәхси фикерем генә.
– Хәрби хәрәкәтләр башланганнан соң ЛНР һәм ДНР Россиягә кушылачак дигән сүзләр бар. Халкының Россиягә кушыласы киләме икән соң?
– Анда тормыш баллы димәс идем. Луганск һәм Донецк республикаларының күп гражданнары Россия паспортлары алды. Алар Россия белән сату итә, балалары Россиядә белем ала, аларның дөнья буйлап йөрү мөмкинлеге барлыкка килә. Бу республикаларның Россия составына керүе дигән сүз түгел. Алга таба нәрсә булыр? Минем фикеремчә, ул җирләрдә шундый ук республикалар төзеләчәк, алар Россия составына керергә теләк белдерәчәк. Без бу процессны акрынайтачакбыз. Алар бәйсез республикалар булып формалашачак һәм “буфер зонасы” тудырачак. Ул очракта Харьковтан безнең шәһәрләрне утка тоту мөмкин булмаячак.
Хәрби хәрәкәтләр Днепрга кадәр барып, аннан барысы да 2022 елның көз-кыш айларында туктаячак һәм 2024-2025 елларга кадәр “катырылып” куелачак. Аннан Россиянең һәм АКШның яңа җитәкчеләре сөйләшүләр башлаячак.
Комментарийлар