16+

Киләчәк үзебезнең кулда

Татарстанның сайлау участоклары VII чакырылыш Дәүләт Советына депутатлар сайлауларына әзерләнә.

Киләчәк үзебезнең кулда

Татарстанның сайлау участоклары VII чакырылыш Дәүләт Советына депутатлар сайлауларына әзерләнә.

Яңа Савин районының 23нче лицеенда урнашкан 212 сайлау участогы рәисе урынбасары Айдар Закиров сүзләренчә, эшкә алар 10 көн алдан керешәләр – сайлауга чакыру кәгазьләре тутырыла, аннары шушы сайлау участогына караган йортларга таратыла. Сайлау алды көнендә кичтән участок әзерләнә, барысы да тиешенчә, тәртибенә туры китереп оештырылырга тиеш.

Айдар Миңлекәшиф улы Закиров – укытучы, 30 елдан артык татар теле һәм әдәбияты укыта, балаларда туган телебезгә мәхәббәт уята. Россиянең мактаулы мәгариф хезмәткәре исеменә дә лаек булган. Хәзерге вакытта башкаланың 7нче лицей-интернатында хезмәт куя. Дәресләрен ул һәрчак үсеп килүче буынга кызыклы итәргә тырыша. Бу эштә аңа музыкаль уен коралларында уйнау осталыгы бик тә ярдәм итә. Гитарада, курайда һәм фортепьянода милли көй-җырларны яңгыратып, туган телебезнең матурлыгын укучыларының күңелләренә сеңдерергә тырыша. Шулай ук дәресләренә танылган кешеләрне – язучыларны, артистларны, блогерларны чакырып, мастер-класслар оештыруны да гамәлгә кертеп җибәргән. 

Укытучы кеше актив гражданлык позициясенә ия булырга тиеш, дип саный Айдар Закиров. Шуңа күрә җәмәгать эшчәнлегендә теләп катнаша. 2010 елдан рәсми рәвештә сайлау системасында да хезмәт куя. 

-    Сайлаулар белән бәйле эшчәнлегемә 20 ел тирәседер инде. Башта агитатор булып йөрдем. Йорттан-йортка йөргәндә төрле хәлләр булды. Халык белән эшләве җиңел түгел. Аннары эшебезне күреп, сайлау участогында эшләргә тәкъдим иттеләр. Башта 5 еллап сайлау участогы әгъзасы булсам, аннары сайлау участогы рәисе урынбасары вазыйфасын үти башладым. Иптәшем – сайлау участогы сәркәтибе. Шулай бергәләп бик мөһим эш башкарабыз дип саныйм, - дип сөйләде Айдар Закиров. 

Аның сүзләренчә, киләчәк үзебезнең кулда.  

-    Һәрберебезнең үз позициясе булырга тиеш, без моны бөтен халыкка да аңлатырга тырышабыз, - ди укытучы. 
Сайлау көнен алар һәр кеше өчен бәйрәм итәргә тырыша. Иртәнге 7гә сайлау участогына килеп, барысы да тәртиптә икәненә инанганнан соң, гимн яңгыратып аны ачалар. Сайлау участогына килә алмаучылар янына үзләре баралар. Участок ябылганчы эш кайный. Ә инде соңгы сайлаучыны озатканнан соң иң мөһиме – тавышларны санау эше башлана. Өйләренә иртәнге 5тә кайткан вакытлары да була, хәтта. Арыла, билгеле, әмма намус белән башкарылган эшләре күңелләрен җылыта. 

Миләүшә Хөсәенованың гаиләсе күп еллар дәвамында сайлау кампанияләренең актив катнашучылары.  Бу юнәлештәге эшчәнлектә гомуми стажлары 86 елдан артык стаж. Миләүшә ханым үзе – Казан шәһәренең Идел буе районы 332 участокның сайлау комиссиясе сәркәтибе. Бу эшне 2008 елдан бирле, менә инде 15 ел башкара. Моңа кадәр 5 ел (2003-2008 еллар) хәлиткеч тавышлы сайлау комиссиясе әгъзасы булган. 1986-1991 елларда Чүпрәле районының Яңа Кәкерле авылында сайлау комиссиясе әгъзасы булып эшләгән, район советы депутаты булган.  

Миләүшә Хөсәенованың әтисе Җиһангәрәй Алимов 22 ел дәвамында Чүпрәле районының Яңа Ишле авылында сайлау комиссиясе рәисе булып эшләгән. Берничә тапкыр авыл советы һәм район советы депутаты итеп сайланган. 

Өлкән апасы Гөлфия Ходова шулай ук 9 ел Чүпрәле районының Яңа Ишле авылында сайлау комиссиясе әгъзасы булган, шуннан соң 3 ел Самара өлкәсенең Кинель-Черкасс авылында 2 ел - комиссия әгъзасы, 1 ел – комиссия сәркатибе вазыйфаларын үтәгән.

Кече сеңелесе Дилбәр Каюмова шулай ук актив гражданлык позициясенә ия. Ул да Яңа Ишле авылында 1993 елдан алып бүгенгә кадәр сайлау комиссиясе сәркәтибе булып тора. 2021 елда ул Россия Федерациясе Президенты Рәхмәтен алган.

Күп балалы әни (3 малай, 1 кыз тәрбияли) Венера Борһанова шулай ук җаваплылыктан курыкмый. Сайлауларда ул иң башта күзәтүче буларак катнашкан. Бу процесс минем өчен һәрчак кызыклы иде, ди ул. Сайлау комиссиясе рәисеннән хәлиткеч тавышлы сайлау комиссиясе әгъзасы булу тәкъдимен алгач, моңа теләп ризалаша. Менә инде 8 ел ул шушы вазыйфаны намуслы башкара. Мондый җаваплы эштә катнаша алуы аны бик тә сөендерә. 

Искәртеп узабыз, Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау 8 сентябрьдә узачак. 50 депутат партия исемлекләре буенча һәм шул кадәр үк — бермандатлы сайлау округлары буенча сайланачак.

Үзәк сайлау комиссиясе биш сәяси партиянең исемлекләрен теркәде: «Яңа кешеләр», «ЛДПР — Россиянең либераль-демократик партиясе», «Гадел Россия – Патриотлар – Дөреслек өчен», «Бердәм Россия», «КПРФ - Россия Федерациясенең коммунистик партиясе».
100 депутат мандатына барлыгы 397 кандидат дәгъва итә.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading