16+

Коммерцияле булмаган оешмаларның үз бинасы булачак

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы социаль яктан ориентлашкан коммерцияле булмаган оешмалар арасында конкурс игълан итте. Иң яхшы социаль проект тәкъдим иткән оешмаларны Иҗтимагый палата махсус эш мәйданчыгы белән тәэмин итәчәк. 23 апрельдә башланып киткән бәйге 19 июньгә кадәр дәвам итә. Анда дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрдән кала социаль юнәлешле, коммерцияле булмаган барлык...

Коммерцияле булмаган оешмаларның үз бинасы булачак

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы социаль яктан ориентлашкан коммерцияле булмаган оешмалар арасында конкурс игълан итте. Иң яхшы социаль проект тәкъдим иткән оешмаларны Иҗтимагый палата махсус эш мәйданчыгы белән тәэмин итәчәк. 23 апрельдә башланып киткән бәйге 19 июньгә кадәр дәвам итә. Анда дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрдән кала социаль юнәлешле, коммерцияле булмаган барлык...

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы социаль яктан ориентлашкан коммерцияле булмаган оешмалар арасында конкурс игълан итте. Иң яхшы социаль проект тәкъдим иткән оешмаларны Иҗтимагый палата махсус эш мәйданчыгы белән тәэмин итәчәк.
23 апрельдә башланып киткән бәйге 19 июньгә кадәр дәвам итә. Анда дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрдән кала социаль юнәлешле, коммерцияле булмаган барлык оешмалар да катнаша ала. Конкурста катнашу өчен гаризалар 4 майдан 23 майга кадәр кабул ителәчәк.
Конкурс оештыру идеясе 2011 елда коммерцияле булмаган оешмаларның беренче утырышында барлыкка килә һәм Президент тарафыннан да хуплана.
- Республикада биш мең ярым коммерцияле булмаган оешма эшләп килә. Аларның эшчәнлеген җиңеләйтү өчен без оешмаларны бер бинага җыярга булдык, - дип белдерде Татарстан Җәмәгать палатасы рәисе Анатолий Фомин.
Коммерцияле булмаган оешмаларның үзәге итеп 8 март урамы, 18 нче йорт бинасы билгеләнде. Бүген өч катлы бина хезмәткәрләрне кабул итәргә тулысынча әзер. Офиска телефон, интернет кертелгән, компьютер техникасы белән җиһазландырылган. Ремонт өчен генә дә ун миллион сумга якын акча сарыф ителгән. Үзәкнең икенче, өченче каты бары эш өчен генә җиһазландырылган булса, беренче каты өстәмә белем алу мәйданчыгы булачак: анда төрле очрашулар, конференцияләр оештырырга уйлый Иҗтимагый палата вәкилләре. Беренче катта мөмкинлекләре чикле булганнарга да уңай шартлар тудырылган.
Үзәктә конкурсны җиңгән 20-25 оешма урнашачак. 36 кеше эш урыннары белән тәэмин ителәчәк.
- Әлбәттә, конкурста инде эш тәҗрибәсе булган оешмаларга күбрәк игътибар итәргә тырышачакбыз. Кайбер оешмалар белән ике еллык рәсми килешү төзеләчәк. Ләкин яңа, оригиналь стартапларга да җиңәр өчен бөтен мөмкинлекләр бар, - дип белдерде Анатолий Фомин.
Бина өчен чыгымнарны да дәүләт каплаячак. Оешмалар бары тик торак-коммуналь хезмәт өчен генә түләячәк. Моны Анатолий Фомин палатаның максаты керем алуда түгел, ә оешмаларның эшен бер тәртипкә салу теләге белән аңлатты.
Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар җәмгыять тормышында барлыкка килгән төрле мәсьәләләрне хәл итәргә булыша. Алар арасында яшьләр өчен дә, мөмкинлекләре чикле булган гражданнарга, мигрантларга да хезмәт күрсәтүче оешмалар бар.
Конкурста катнашырга теләүчеләр (843)567-80-96, 567-80-99, 567-80-95 телефоннары аша һәм op.rt@tatar.ru электрон адресы буенча оештыручылар белән элемтәгә керә ала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading