16+

Конституция үзгәрешләре: халык фикере

Ил халкы Конституциягә үзгәрешләр кертүне хуплый. Халык фикерен өйрәнү белән шөгыльләнә торган Бөтенроссия үзәге шулай дип белдерде.

Конституция үзгәрешләре: халык фикере

Ил халкы Конституциягә үзгәрешләр кертүне хуплый. Халык фикерен өйрәнү белән шөгыльләнә торган Бөтенроссия үзәге шулай дип белдерде.

 

 

Үзгәрешләр арасында иң мөһиме дип Россия халкы сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтүне яклауларын әйткән. Шулай ук сораштыруда катнашучылар дәүләт сәясәтендә балаларның өстенлекле юнәлеш булуын һәм социаль ярдәм күрсәтүне мәҗбүри итү өчен күп тавыш биргән.

Ватаныбызның үзенчәлекле табигый күпкырлылыгын саклау хакындагы тәкъдимнәрне 92 процент сораштыручы хуплаган. Адреслы социаль ярдәмне гарантияләнү һәм социаль түләүләрнең индексацияләнүе өчен, шулай ук пенсияләрнең ел саен индексацияләнүе өчен дә шул ук күләмдә кеше тавыш биргән.

Дәүләт тарафыннан фәнни-технологик үсешкә ярдәм күрсәтүне сораштыруда катнашучыларның 91 проценты хуплаган. Хезмәт кешеләренең хокукларын яклау һәм минималь хезмәт хакын яшәү минимумы белән тигезләү өчен һәр ун кешенең тугызысы мөһим дип белдергән.

Конституциядә тарихи дөреслекне теркәп кую да комачау итми, дигән фикердә ил халкы. Әлеге үзгәреш өчен 89 процент кеше тавыш биргән.

Цифрлы мәгълүматны һәм шәхси мәгълүматларны саклауга да ил халкы битараф түгел.

Хайваннарны яклау һәм аларга карата җаваплы карау пункты да 85 процент тавыш җыйган. Шуның кадәр үк кеше, Россиянең халыкара мөнәсәбәтләрдә роленә кагылышлы үзгәрешләр кертелергә тиеш, дигән фикердә.

Муниципаль һәм дәүләт чиновникларына чит илләрдә матди байлыклар тотуны чикләүне һәр ун кешенең сигезе хуплаган. Чиновникларга ике гражданлык булдырмау өчен дә 81 процент сораштыручы тавыш биргән.

Никах институтын ир һәм хатын союзы буларак саклау пункты күпчелек тарафыннан уңай бәя алган.

Ә менә Федерация Советы һәм Дәүләт Думасы вәкаләтләрен арттыруны хуплаучылар аз, ягъни респондентларның 47 проценты гына бу үзгәрешләргә уңай каравы ачык­ланган. Бердәм халык хакимияте системасын булдыруны, булачак президент сайлауларында катнашу өчен элеккеге яки хәзерге Президент өчен чикләүләр бетерүне хуплаучылар да азрак булган.

Лилия МИНСАФИНА.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading