16+

Наказ бер: мәктәп кирәк!

«Бердәм Россия» партиясе "Көчле Татарстан! Бердәм Россия!" гомумреспублика патриотик эстафетасын башлаган иде. Депутатлар командасы Татарстанның барлык 43 районында яшәүчеләр белән очрашып, аларны борчыган мәсьәләләр турында сөйләшә, халыкның теләк-гозерләрен тыңлый.

Наказ бер: мәктәп кирәк!

«Бердәм Россия» партиясе "Көчле Татарстан! Бердәм Россия!" гомумреспублика патриотик эстафетасын башлаган иде. Депутатлар командасы Татарстанның барлык 43 районында яшәүчеләр белән очрашып, аларны борчыган мәсьәләләр турында сөйләшә, халыкның теләк-гозерләрен тыңлый.

Шушы көннәрдә эстафетаны Алабуга кабул итте. Очрашуга Россия финанс министры урынбасары Айрат Фәррахов, Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов, Татарстанның экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Марат Бакаев килгән иде.

Мондый очрашуларда, нигездә, район халкы өчен мөһим булган сораулар карала. Бу юлы шәһәр халкы Алабуганың бер микрорайонында яңа мәктәп төзү турында сүз кузгатты. Шәһәрнең иң зур 10 нчы мәктәбе 1998 елда төзелгән булган, ул 1250 урынга исәпләнгән. Шул вакыттан бирле шәһәр үсте. 1 сентябрьдә мәктәп 1900 укучыны кабул итәчәк. Димәк, ике сменага бүлеп укытачаклар. Микрорайонда яңа йортлар төзелә, аларда күбесенчә яшь гаиләләр яши. Балаларның саны да елдан-ел артып тора. Яңа мәктәпкә ихтыяҗ арта. Ул яңа ачылган балалар бакчасы янәшәсендә урнашырга тиеш. Шәһәр халкы «Бердәм Россия» командасыннан әлеге мәсьәләне контрольгә алуларын сорады.

- Хәзерге вакытта Россия мәктәпләрендә икенче сменаны бетерү буенча дәүләт программасы эшләнә. Башка төбәкләр белән чагыштырганда, Татарстанда вазгыять күпкә яхшырак. Икенче сменада укучыларның 8,5 процентыннан кимрәге генә укый. Әмма моның белән тынычланырга кирәкми. Алабуга халкы җиткергән теләкләр искә алыначак, - диде Айрат Фәррахов очрашуда катнашучыларга.
Минзәлә халкының да яңа мәктәпле буласы килә. "Бердәм Россия" партиясе командасына халык шул гозерен җиткерде. Алар белән Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Әлфия Когогина һәм Татарстанның авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов очрашты. Халыкны иң борчыган мәсьәләләрнең берсе - яңа мәктәп төзелеше. Минзәләнең үзендә өч мәктәп эшли, балаларга ике сменада укырга туры килә. Шуңа да 800 урынга исәпләнгән яңа заманча мәктәп кирәк, ди минзәләлеләр. Партия командасына халык балалар сырхауханәсе кирәклеген дә җиткерде. Балаларны үзәк хастаханә стационары базасында олылар белән бергә кабул итәләр икән.

Очрашуда Минзәлә башлыгы Айдар Сәлахов районда гамәлгә ашырыла торган республика программалары, аерым алганда яңа социаль һәм спорт объектлары төзелеше турында искә алды. Президент программасы нигезендә авыл хуҗалыгына зур булышлык күрсәтелүенә басым ясады. Аңа авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов та кушылды.
- Авыл ул - минем яшәү рәвешем. Соңгы өч елда авыл хуҗалыгы күрсәткечләре тотрыклы рәвештә үсә. Минзәлә җирләре игенчеләрнең сакчыл кулларында, һәм безгә, хәзерге күрсәткечләрне төшермичә алга барырга кирәк, - диде ул.


Рәсем асты: Айрат Фәррахов алабугалыларның теләкләре исәпкә алыначак диде.









Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading