16+

«Миңнеханов белән Назарбаевны хезмәттәшлек кенә түгел, дуслык җепләре дә бәйли»

Татарстан белән Казахстан республикалары - яшәешнең күп кенә тармак­ларында иң якын партнерлар. Дуслар ди­сәң дә була. Ике республиканың сәүдә-икътисади өлкәдәге хезмәттәшлеге турында «ШК»га Татарстан Республикасы премьер-министр урынбасары - сәүдә һәм сәнәгать министры Равил Хаммат улы Зарипов сөйләде. - Равил Хамматович, Татарстан белән Казахстан кайчанрак кулга-кул тотынышты? - Республикалар дуслыгы Татарстан...

«Миңнеханов белән Назарбаевны хезмәттәшлек кенә түгел, дуслык җепләре дә бәйли»

Татарстан белән Казахстан республикалары - яшәешнең күп кенә тармак­ларында иң якын партнерлар. Дуслар ди­сәң дә була. Ике республиканың сәүдә-икътисади өлкәдәге хезмәттәшлеге турында «ШК»га Татарстан Республикасы премьер-министр урынбасары - сәүдә һәм сәнәгать министры Равил Хаммат улы Зарипов сөйләде. - Равил Хамматович, Татарстан белән Казахстан кайчанрак кулга-кул тотынышты? - Республикалар дуслыгы Татарстан...

Татарстан белән Казахстан республикалары - яшәешнең күп кенә тармак­ларында иң якын партнерлар. Дуслар ди­сәң дә була. Ике республиканың сәүдә-икътисади өлкәдәге хезмәттәшлеге турында «ШК»га Татарстан Республикасы премьер-министр урынбасары - сәүдә һәм сәнәгать министры Равил Хаммат улы Зарипов сөйләде.
- Равил Хамматович, Татарстан белән Казахстан кайчанрак кулга-кул тотынышты?
- Республикалар дуслыгы Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев һәм Казахстан Республикасының шулай ук беренче һәм бүгенге көнгә кадәрле Президенты Нурсолтан Назарбаев җитәкләгән чордан бирле килә. Төгәл әйткәндә, 1996 елда ике төбәк хөкүмәтләре арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни багланышлар турында килешү имзаланды. Узган елда гына да Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә рес­публика делегациясе Казахстанда берничә тапкыр булды: сентябрьдә Астана шәһәрендә Татарстан көннәре үткәрелде, шул ук айда Атырау шәһәрендә Россия белән Казахстан арасында регионара хезмәттәшлек форумы узды, декабрьдә Казахстанның саклану министры Имангали Тасмагамбәтов чакыруы буенча Татарстан делегациясе Астанага эшлекле визит ясады. Казахстан белән Татарстан җитәкчеләре үзара хезмәттәшлекне тагын да көчәйтергә килеште.
- Саннар теленә күчсәк, ике республиканың сәүдә-икътисади багланышлар күрсәткече нинди?
- 2014 ел нәтиҗәләренә күз салсак, республикалар арасында тышкы сәүдә әйләнеше 387 миллион доллар тәшкил итте, экспорт операцияләре - 374,5 миллион сум, импортныкы - 12,5 миллион сум. Бу бик югары күрсәткеч! 2012 елның июненнән «Эйр Астана» авиакомпаниясе атнага өч тапкыр Алмата-Казан рейсын башкара. Ике төбәкнең төрле өлкәләрдәге нәтиҗәле эшчәнлегенә 2013 елда Казанда ачылган Казахстанның Генераль Консуллыгы һәм 1997 елда Казахстанда ачылган Татарстанның Вәкаләтле вәкиллегенең йогынтысы зур.
2015 елның гыйнвар азагында сәүдә-икътисади хезмәттәшлек турында узган Татарстан белән Казахстанның эшче төркем утырышы үзара дуслыкның бик якын булуы турында сөйли. Утырыш нәтиҗәсендә ике яклы килешү турындагы Протокол имзаланды.
- Татарстанның кайсы оешма-предприятиеләре Казахстан белән аеруча тыгыз хезмәттәшлектә?
- Беренче чиратта ­КамАЗ. Әйтик, 2013 елда, Россиядән кала, КАМАЗ машиналарын иң күп сатып алучы ил - Казахстан. КАМАЗ продукциясе Казахстандагы үз сәүдә челтәре аша тарала. Көкшетау шәһәрендә Россия белән Казахстанның уртак предприятиесе - «КАМАЗ-Инжиниринг» заводы эшли. Республика буенча ­«КАМАЗ»ның автомобильләр һәм запас частьлар буенча 22 дилеры һәм 21 сервис үзәкләре эшли. Нефть өлкәсендә дә элемтәләр ныгый бара. 2004 елдан «Татнефть» Казахстан предприя­тиеләре һәм оешмалары, Нефть һәм минераль ресурслар министрлыгы белән хезмәттәшлек итә. «Татнефть»нең Түбән Камадагы шиналар җитештерү комплексында чыгарылган продукцияне сату һәм хезмәт күрсәтү белән «Кама-Казахстан» сәүдә йорты шөгыльләнә. Әлеге комплекста күргәзмә залы, склад биналары бар, шулай ук шиналарның кайбер төрләрен ремонтлау буенча цехлар ачу күздә тотыла. Складта берьюлы 25 мең йөк һәм 60 мең җиңел автошина саклана ала. Казан вертолет заводы да Казахстан оешмаларын техника белән тәэмин итә.
- Машина белән нефтьтән тыш тагын кайсы өлкәләрдәге нәтиҗәләр сөенечле?
- Яшел Үзәндәге А.М.Горький исемендәге завод 2005-2006 елларда Актау шәһәрендәге «Казмортрансфлот» милли диңгез компаниясенә таш ташый торган 3640 тонна сый­дырышлы дүрт баржа төзеп бирде. «Серго» исемендәге завод 2014 елда 223 миллион сумга көнкүреш һәм медицина максатында кулланылышлы суыткычлар сатты. 2013 ел белән чагыштырганда, бу сан 30 процентка күбрәк дигән сүз. «ЕлАЗ» оешмасы Казахстан базарында җиде ел эшләп, нефть-газ өлкәсендә скважиналар, юл-төзелеш һәм коммуналь техниканы ремонтлау өчен махсус техника белән тәэмин итә. «АГРОМАСТЕР» җитештерү компаниясе Астана шәһәрендәге «АгроТехЦентр-Гарант» предприятиесе аша авыл хуҗалыгы техникасын сата, өстәвенә әлеге техника Костанай шәһәрендәге «АгроСпецТехника» предприятиесе аша Костанай, Акмола һәм республиканың төньяк өлкәләрендә хезмәт күрсәтәчәк. Әлмәт торба заводы, «КМИЗ», «КМПО» оешмалары да Татарстан белән Казахстанның эшлекле хезмәттәшлегенә өлеш кертә.
- Билгеле булганча, рес­публикаларның җитәкче­ләре дә үзара аеруча дус мөгамәләдә...
- Дөрестән дә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаевны эшлекле хезмәттәшлек кенә түгел, дуслык җепләре дә бәйли. 2014 елның 22 сентябрендә Татарстан Президенты Указы нигезендә, Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев «Татарстан Республикасы алдындагы казаныш­лары өчен» ордены белән бүләкләнде. Ә 2014 елның апрелендә Казахстанның Россиядәге Гадәттән тыш һәм вәкаләтле вәкиле Марат Таҗин, Рөстәм Миңнехановка II дәрәҗә «Достык» Орденын тапшыру максаты белән, Татарстанга килгән иде.
Казахстанда даими Татарстан Респуб­ликасы көннәре уза.
Татарстан белән Казахстан галимнәре уртак халыкара фәнни семинарларда һәм конференцияләрдә катнаша.
Казахстан кинематографлары Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә еш килә.
Татарстанның иҗат коллективларын һәм артистларын Казахстанда уздырыла торган мәдәни чараларда, фестивальләрдә һәрчак зарыгып көтеп алалар.
Казахстандагы татарлар чит илләрдәге диаспоралар арасында сан ягыннан икенче урында, анда 220 мең татар яши, бу - республикадагы бөтен халыкның 1,3 проценты.
2014 елда Казахстанның 19 шәһәрендә Сабан туе уздырылган.
Татарстанда ике меңләп казах яшәсә, шуның яртысы - Казанда. «Казахстан» дип аталган милли-мәдәни автономия дә уңышлы гына эшләп килә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading