Республикада коммерциячел булмаган оешмаларга ел саен ун миллион сум грант биреп барылачак.
Казанда кичә социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның өченче республика форумында катнашучылар Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов чыгышында яңгыраган әлеге хәбәрне алкышлап кабул иттеләр. Татарстанда җәмәгать оешмаларына игътибар күрсәтелми, дип зарланып булмый. Аларның эшчәнлегенә теләктәшлек максатында, 2014-2015 елларда гына да республика бюджетыннан 375 миллион сум күчерелгән.
Ә форум республикада 2011 елда гражданлык җәмгыяте һәм хакимият органнары хезмәтен берләштерү максатыннан уздырыла башлады. Республика җитәкчелеге коммерциячел булмаган оешмалар - Татарстанның социаль үсеше сорауларны хәл итүдә дәүләтнең җитди партнеры дигән фикердә.
Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов быел республиканың Иҗтимагый палатасына 10 ел тулуын искәртте.
- Шул вакыт эчендә ул җәмәгать оешмалары үзәгенә әверелде һәм аның дәрәҗәсе төбәкара дәрәҗәдә үсте. Республикада барлык җитди карарлар да Җәмәгать палатасы фикерен исәпкә алып кабул ителә, - диде ул. Иҗтимагый палатага республиканың парламентына закон башлангычлары белән чыгу хокукы бирү мөмкинлеге турында да әйтеп өметләндерде.
Соңгы форум 2013 елда узган иде.
- Аннан соң шактый үзгәрешләр булды, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтү, Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын уздыру - җәмәгатьчелекнең эшчәнлеге нәтиҗәсе. Сәламәтлек саклау, белем бирү, хокук саклау, хокукый белем бирү, социаль яклау, хәйриячелек, мәдәният өлкәләрен актив җәмәгатьчелектән башка хәзер күз алдына да китереп булмый.
Соңгы ике ел эчендә Татарстанда шактый яңа иҗтимагый һәм гражданнар инициативалары тормышка ашырылды. Шулай ук, яңа хәрәкәтләр дә барлыкка килде. «Президент белән бергә» хәрәкәте шундыйлардан. Сүз уңаеннан, форумда бу хәрәкәт берләштергән иҗтимагый оешмалар да катнашты һәм үзләренең иң яхшы проектларын тәкъдим итте.
Татарстанда хәзер 5 меңнән артык коммерциячел булмаган оешма исәпләнә, шуларның 400дән артыгының эшчәнлек асылы социаль юнәлешле. Җиңүнең 70 еллыгына багышлап күпсанлы патриотик чаралар оештырылган.
- Хәйриячелек, экологияне саклау акцияләре... Казанда, мәсәлән, Хоровое күлен шул ук җәмәгать оешмалары яклап чыкты. Һөнәри берлекләр, дини конфессияләр, милли-мәдәни ассоциацияләр белән берлектә милли традицияләрне үстерү, ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү буенча нәтиҗәле эшләр башкарыла, - диде Анатолий Фомин.
Форумда янәшә утырган мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан, католиклар җәмгыяте башлыгы Диогенес Уркиза да бу сүзләрне баш кагып расладылар.
Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасының милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне җайга салу комиссиясе рәисе Иосиф Дискин үзенең чыгышында «әдәп һәм әхлак җәмгыятьнең нигезен тәшкил итә» дип кат-кат басым ясады. «Кырымның Россиягә кайтуы ватанпәрвәрлек хисен уятты. Җәмәгать оешмаларының эшчәнлеге социаль эчтәлекле булуы бик мөһим», - диде Иосиф Дискин. Россия Федерациясе Икътисади үсеш министрлыгының инновацион үсеш департаменты директоры Артем Шадрин да бу фикерләргә теләктәшлеген белдерде. Ул сөйләгәнчә, Россиядә социаль юнәлешле коммерциячел булмаган 132 мең оешма бар. Инвалидларның мәнфәгатьләрен яклаган «Мөмкинлекле мохит» программасы дәвам итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар