16+

Рөстәм Миңнеханов Абу-Дабида IDEX-2023 халыкара күргәзмәсен ачуда катнашты

Татарстан Республикасы предприятиеләре күргәзмәдә 1995 елдан башлап катнаша. Россия павильонындагы 30 нчы юбилей күргәзмәсендә "Рособронэкспорт" АҖ, "Концерн "Алмаз-Антей" АҖ, "НПО "Высокоточные комплексы" АҖ, "Технодинамика" АҖ, "Швабе-Медиа" ҖЧҖ, "ОПК" АҖ, "Ульяновск патрон заводы" АҖ, "Казанский ГКПЗ" ФПК тәкъдим ителгән.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әмирлекләр ягы чакыруы буенча Абу-Дабида IDEX-2023 халыкара күргәзмәсен ачуда катнашты.

Рөстәм Миңнеханов предприятиеләр продукциясе белән танышты. Моннан тыш, ул Россия вертолетлары стендында булды.

Татарстан Республикасы Россия-Әмирлек мөнәсәбәтләрен ныгытуга актив ярдәм итә. Берләшкән Гарәп Әмирлекләре - республиканың төп сәүдә-икътисадый партнерларының берсе. Узган елның 9 ае нәтиҗәләре буенча Татарстан белән БГӘ арасында товар әйләнеше 5 тапкырга диярлек арткан һәм 28,6 млн доллар тәшкил итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading